|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2019 Криминал
Билгесез зат өйдәге ике хатынны суйган, әмма 8 айлык сабыйга тимәгәнБүздәк районынының Шыгайкулбаш авылында коточкыч җинаять булган. Бер йортта 35 яшьлек хатынның һәм аның әнисенең мәетләре табыла. Монда сигез айлык бала да була, ләкин җинаятьче аңа тимәгән. Тикшерүчеләр йорттан ерак түгел генә аракы, колбаса һәм балта тапканнар.
Бу көнне әлеге гаиләгә хатынның элекке ире килүе билгеле. Әле аның җинаятькә катнашлыгы бармы-юкмы икәнлеге тикшерелә.
Башка туганнары булмау сәбәпле, баланы приютка алып киткәннәр, дип яза Кызыл таң.
Фото: "МК"
--- |
Иң күп укылган
|