|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2019 Сәясәт
"Бу бик көтелмәгән": Казанда сайлаулар гадәти булмаганча төгәлләнде“Казан-Арена” стадионында бердәм сайлау көненә багышланган Россия эстрадасы йолдызлары катнашындагы концерт төгәлләнде. “Сез шундый күп! Сезнең монда булуыгыз бик шәп, димәк сез битараф түгел”, - дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга Диана Арбенина. Концертта Гүзәл Уразова һәм ВИА “Волга-Волга” катнашты. Сәхнәгә “Песни” телевизион тамашасы финалисты Назима чыкты. Соңыннан шоуның икенче сезон җиңүчесе - Казан рэперы Slame чыгыш ясады. “Концерт бик ошый, бу бик көтелмәгән һәм күңелле. Бөтен гаиләбез белән сайлауга бардык, соңыннан монда концертка килдек”, - дип тәэсирләре белән бүлеште чараның кунагы Дина Тимофеева.
Иң дәртле чыгышларның берсе Диана Арбенина һәм “Ночные снайперы” төркеменеке булды. Соңрак, 21:00 сәгатьтә сәхнәгә бар кеше дә көтеп алган “Любэ” төркеме чыкты. Шулай ук тамашачылар алдында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да чыгыш ясады Ул җыелганнарны бәйрәм белән котлады.
“Татарстан Республикасы Президенты, бөтен Хөкүмәт һәм республика Дәүләт Советы исеменнән сайлауларда катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Актив гражданлык позициягез, сезнең бердәмлек, безнең хезмәттәшлек өчен рәхмәт сезгә”, - диде Премьер-министр урынбасары “Любэ” төркеме чыгышы алдыннан.
Кичә, 8 сентябрьдә Казанда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар һәм Казан шәһәр думасына Кулагин сайлау округы буенча өстәмә депутат сайлаулары узды. Республика башкаласында яшәүчеләр көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрде һәм “Казан Арена”да түләүсез концерт карый алды.
--- |
Иң күп укылган
|