• 06.12-11.12 «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале.
  • 11.12-12.12 Элвин Грей. КРК "Пирамида"
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 11 Декабрь Зиннур Нурмөхәммәтов (1941-2003)
  • 11 Декабрь Мансур Сәгъдиев
  • 11 Декабрь Вәгыйз Минһаҗев
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • 11 Декабрь Искәндәр Сираҗи
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 12 Декабрь Чыңгыз Айтматов (1928-2008)
  • 12 Декабрь Гөлчәчәк Гайфетдинова
  • 12 Декабрь Алмаз Сабирҗанов
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш
  • Сборка и ремонт мебели!Тел.89196484445 Актаныш
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим квартира Габишево ягында) 895066660021
  • Продаётся 2хкомнатная квартира в центре Казани в Вахитовском районе. 110кв.м, черновая. Дом сдан, заселен. Собственник. Тел 89053163640 или ватсап. Риелторов прошу не беспокоить.
  • Казан шәһәре, Адоратский урамындагы 55 йортта 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. 89063204796
  • Тамада. Хәләл мәжлесләр алып барам. Арзан. Телефон: 89274894564
  • Речной техникум тирэсендэ 20яшьлек тэртипле,акыллы егеткэ снимать итеп яшэргэ булмэ кирэк иде. 89375212889
  • Байлар Сабасында ике бүлмәле фатир сатыла.Хәбәрләшү өчен телефон: 89274458736
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында.90 номерлы шәһәр автобусы йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099

 

 
Архив
 

               

09.08.2019 Җәмгыять

Татарстанда шикле оешма "капкын"ына эләгеп, гаиләләре белән кредитка чумып, ярык тагарак алдында калалар

Хәзер халык акыллы, юкка-барга ышанмый, төпле фикер йөртә, дип уйлыйбыз. Дөрес, күпчелегебез чыннан да шундый. Ләкин арабызда белеме һәм тәҗрибәсе җитмәгәнлектән, тиз карар кабул итүчеләр, ерактагы “якты йолдыз”га алданып, булганыннан колак кагучылар да күп икән. Кыскасы, очраклы гына бер сөйләшү язма әзерләргә җирлек тудырды.

– Узган ел безнең авылдагы 12-15ләп кеше (сүз Балтач райо­нының бер авылы турында бара – ред.) бер оешма белән эшли башлады. Хәтта шуңа ышанып, эштән китүчеләр дә булды. Атнага ике тапкыр Казандагы офисларына барып йөрделәр. Ниндидер товарлар, партнерлар турында сөй­ләшүләр булды дип беләм. Берара тынып алдылар. Ул вакыт­та оешма ябылган икән диделәр. Менә хәзер тагын шө­гыльләнә башладылар. Ләкин акча кертеп алданганнар икән, дигән сүз ишет­кәнем юк, – диде әлеге мәгълүматны исем-фами­лиясен күрсәтмәү шарты белән генә сөйләгән яңа танышым.
 
Сораша, эзләнә торгач, әлеге оешмадан зыян күргән берничә кеше белән дә элемтәгә кердек. Баксаң, гаиләләре белән кредитка чумып, ярык тагарак алдында калучылар аз түгел икән.
– Башта без дә ышанып кергән идек. Карап торышка бик җитди компания югыйсә. Әллә ниләр вәгъдә иттеләр. Аларның матур сүзләренә алданып, 150 мең сум акча түләдек, чөнки бик нык басым ясадылар. Үзебездән соң тагын ике кеше табарга кирәк иде. Без китәргә карар кылдык, чөнки кеше алдалыйсыбыз килмәде, – диде Гөлнур Абдуллина (исем-фамилияләре билгеле сәбәпләр аркасында үзгәртелде).
 
Капкынга Айгөл Насыйбуллина да эләккән.
– Безне әлеге компаниягә туганыбыз алдалап кертте. Якын кешебез булгач, ышандык. 130 мең сум түләдек. Күбрәк кызым йөрде инде. Товар алдык, ләкин алар бернигә дә яраксыз булып чыкты. Ике партнер табарга кирәк иде, әмма кызым оешмадан чыгарга карар кылды. Шушы вакыйгалардан соң бөтен ке­шегә: “Мондый оешмаларга ышан­магыз!” – дип кычкырасы килә. Алар барысы да пирамидага корылган, – диде ул.
Әңгәмәдәшләремнең сүзлә­ре­нә караганда, әлеге компания белән хезмәттәшлек итүчеләр башка районнарда да бар. Кемдер кредитка – 50 мең, ә кемдер 150 мең сум акча алган. Районы-районы белән төрле пирамидаларда утыра икән. Димәк, алдакчылар авылларга да үтеп кергән. Туган – туганны, дус дусны алдарлык, ышанычлы эш урыннарын калдырырлык булгач, хәл­ләр чыннан да җитди.
 
Моны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм кор­рупциягә каршы көрәш идарәсе­нең безгә тәкъдим иткән мәгълү­матлары да раслый. Шуңа охшаш оешмалардан зыян күрүчеләр­нең иң күбе – Нурлатта. Анда “Возрождение” компаниясе 50 кешене алдаган. Балык Бистәсен­дә – “Павлова” (30 кеше), Буада – “Куэстра” (3), Арча, Балтач районнары халкын “Фэникс трейд” (25) оешмасы төп башына утырткан.
 
Кызыксынып китеп, мин дә әңгәмәдәшләрем әйткән ком­па­ниянең сайтын табып, кереп, тик­шереп карарга булдым. “Ялтыравыклы”, матур фотолар бе­лән бизәлгән, продук­цияләрен күккә чөеп мактаган компания булып чыкты ул. Үз­ләрен халыкара дәрәҗәдәге оеш­ма дип тәкъ­дим итәләр. Финанс базарында күпьеллык тәҗ­рибәсе булу да ышанычны арттыра. Кыскасы, карап торышка төпле, җитди оешмага охшаган. Бу өлкәдә белеме булмаганнар, тышкы ялтыравыкка алданып, капкынга тиз кабырга мөмкин­нәр, кыскасы.
 
“Капкын”га Айгөл Насыйбуллина да эләккән.
 
– Безне әлеге компаниягә туганыбыз алдалап кертте. Якын кешебез булгач, ышандык. 130 мең сум түләдек. Күбрәк кызым йөрде инде. Товар алдык, ләкин алар бернигә дә яраксыз булып чыкты. Ике партнер табарга кирәк иде, әмма кызым оешмадан чыгарга карар кылды. Шушы вакыйгалардан соң бөтен кешегә: “Мондый оешмаларга ышанмагыз!” – дип кычкырасы килә. Алар барысы да пирамидага корылган, – диде ул.
 
Әңгәмәдәшләремнең сүзләренә караганда, әлеге компания белән хезмәттәшлек итүчеләр башка районнарда да бар. Кемдер кредитка – 50 мең, ә кемдер 150 мең сум акча алган. Районы-районы белән төрле пирамидаларда утыра икән. Димәк, алдакчылар авылларга да үтеп кергән. Туган – туганны, дус дусны алдарлык, ышанычлы эш урыннарын калдырырлык булгач, хәлләр чыннан да җитди.
 
Моны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең безгә тәкъдим иткән мәгълүматлары да раслый. Шуңа охшаш оешмалардан зыян күрүчеләрнең иң күбе – Нурлатта. Анда “Возрождение” компаниясе 50 кешене алдаган. Балык Бистәсендә – “Павлова” (30 кеше), Буада – “Куэстра” (3), Арча, Балтач районнары халкын “Фэникс трейд” (25), оешмасы төп башына утырткан.
 
Кызыксынып китеп, мин дә әлеге ??? компаниянең сайтын табып, кереп, тикшереп карарга булдым. “Ялтыравыклы”, матур фотолар белән бизәлгән, продукцияләрен күккә чөеп мактаган компания булып чыкты ул. Үзләрен халыкара дәрәҗәдәге оешма дип тәкъдим итәләр. Финанс базарында күпьеллык тәҗрибәсе булу да ышанычны арттыра. Кыскасы, карап торышка төпле, җитди оешмага охшаган. Бу өлкәдә белеме булмаганнар, тышкы ялтыравыкка алданып, капкынга тиз кабырга мөмкиннәр, кыскасы.
 
Күтәрелеш сизелә
 
Финанс пирамидаларын ничек танырга соң? Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин аңлатуынча, финанс пирамидасының беренче билгесе – күз күрмәгән, колак ишетмәгән күп акча вәгъдә итү. Мондый процентларны бер генә банк та тәкъдим итми. Пирамиданың икенче билгесе – халык массасы, теге яки бу финанс оешмасына кешенең су урынына агылуы. Өченче билгесе – күпкатлы система. Ягъни табыш алган берәүнең башкаларга мәгълүмат таратуы. Үз артыңнан ун кешене алып киләсең икән, димәк, син пирамидада өскәрәк күтәреләсең – үзеңне иминләштерәсең. Дүртенче билгесе – алар бервакытта да табышның каян алынуын әйтми. Ниндидер проектлар, каядыр салулары турында сөйләсәләр дә, чынлыкта, кешеләр бер-берләренең акчасын ала. Ягъни яңа кергән кешеләрнең акчаларын алдарак кергәннәргә бирәләр. Болардан тыш, финанс оешмасының бик гади, җитди булмаган биналарда урнашуы да шик уятырга тиеш.
 
Финанс пирамидалары 1990 нчы еллар башында дан казанган иде. Россиядә бик зур популярлык алган “МММ”, “Властина” кебек миллионлаган кешеләрне төп башына утырткан оешмаларны искә төшерү дә җитә. Абыйсы һәм хатыны белән “МММ” исеме астында теркәлгән пирамидага Сергей Мавроди, ким дигәндә, 10 миллион кешене җәлеп итә алган. Шул рәвешле ул якынча 2 млрд доллар акча белән эш иткән дип фаразлана. 1994 елда, компания банкротлыкка чыккач, аның халыкка 5 млрд доллар акча бирәсе кала.
 
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Руслан Дәүләтьяров әйтүенчә, финанс пирамидалары бүген дә бик актуаль. Кредит-кооператив һәм микрофинанс оешмаларының күпләп ябылуы 2014-2015 елларга туры килә. Шуннан соңгы елларда финанс пирамидалары белән бәйле җинаять эшләре елдан-ел кими бара. Мисал өчен, 2014 елда – 14, 2015 елда – 24, 2016 елда – 4, 2017 елда – 2, 2018 елда 5 эш ачылган.
 
– Бездә булган гаризалар саны буенча, финанс пирамидалары кабат зур үсеш кичерә башлады, дип әйтмәсәк тә, билгеле бер күтәрелеш сизелә. 2014-2015 елларда пирамидаларның иске формалары буенча күп эш ачылды. Бу елларда 3 меңләп кеше зыян күргән иде. Бер ел тыныч торганнан соң, 2016 ел ахырында яңа формадагы пирамидалардан зыян күрүчеләр мөрәҗәгать итә башлады. 2,5 ел эчендә 500 гариза кабул ителде, ләкин күпләр, гаепнең үзләрендә икәнлеген аңлап, безгә кадәр килеп җитми. Кызганыч, кешеләр әле дә булса хәләл көч белән тапкан акчаларын билгесез оешмаларны баетуга тота, кредитлар ала. Мондый компанияләр бик күпләрне 2 млн сумга кадәр кредит алырга мәҗбүр итеп, төп башына утыртып калдыра, – ди Руслан Дәүләтьяров.
 
Алар да заманчалаша
 
Пирамидаларның тышкы билгеләре артык үзгәреш кичермәгән. Ә менә формалары шактый заманчалашкан икән. Интернет заманында халыкны алдалау тагын да җиңелрәк булуга басым ясадылар. Ягъни алар үзләрен брокер конторасы, инвестицияләр компаниясе яки кредит-кулланучылар кооперативы дип таныштыра. Хәтта интернет-компания, инновацион проект дигән исем астына яшеренүчеләр дә бар. Гадәттә, бу оешмалар акцияләр, облигацияләр алырга куша, әлеге акчаларны табыш китерә торган төзелешкә кертү, алтын, валюта, биткоинга бәйле бизнес белән кызыктыра. Соңгы вакытта оперативниклар игътибарына “Рост”, “Атлантик Глобал”, “Сберфинанс”, “Сберсоюз”, “Телетрейд” оешмалары эләккән. Болар барысы да диярлек – чит ил оешмалары. Берсе дә Россиядә теркәлмәгән.
 
Замана пирамидалары турында Рамил Гарифуллин да сөйләде.
 
– Биткоин (цифрлы валютаның бер төре. Аны еш кына криптовалюта дип тә йөртәләр) формасы да “аңы томаланган” халыктан кергән акча хисабына яши. Аны хәзер зур бер дөньякүләм пирамида итеп оештырмакчы булалар. Мондый идея заманында Сергей Мавродида да бар иде. Биткоинда, чыннан да, махсус программалар ярдәмендә акча әйләнешен карап-күзәтергә була, ләкин кинәт барысы да юкка чыгарга мөмкин. Гомумән, Россиянең икътисады, аның банк системасы үзе үк пирамида сыман, – ди ул.
 
Аның фикеренчә дә, пирамидаларның кабат баш калкыту ихтималы бик зур.
 
– Бүген урта һәм кече бизнес бик аз керем ала. Эшмәкәрләр, зур табыш алырга теләп, менә шундый биткоин уеннарында уйнап калырга омтыла. Алар исә үз артларыннан гади халыкны ияртәчәк, – дип фаразлый танылган психолог.
 
Соңгы вакытта телгә еш алына торган челтәрле бизнес (сетевой бизнес) турында да белешәсе иттек. Белгечләр фикеренчә, аларның да уртак яклары бар, ягъни, алар да пирамида формасына корылган. Эш рәвешләре – бер, ә максатлары төрле. Челтәрле маркетинг интернет аша әйбер сатуны күзалласа, финанс пирамидалары акча урлауны максат итеп куя.
 
Тотып караган – янган
 
Казанда яшәүче Гөлсинә Нәбиева үз башыннан узган хәлләрне тыныч күңел белән генә сөйли алмый.
 
– Тулай торакта яшибез. Өч балабыз һәм урын өстендә ята торган авыру әти-әнием бар. Фатир алырга дип, ай саен аз-маз акча җыеп бардык. Алар хокук саклау өлкәсендә эшләүче иремнең счетында иде. Тәртип саклау өлкәсендә эшләсә дә, ул да алданды. Ничә еллар дәвамында зур тырышлык белән җыйган акчаны бер пирамида оешмасына салган. Анда аны, әлеге акча бер айдан икеләтә арта, дип ышандырганнар. Миңа да әйтмәгән иде. “Акча арта” дип, 6 ай көткәннән соң сөйләп бирде. Акча да юк, теге алдакчылар да юкка чыкты. Төп башына утыртып калдырдылар. Көне-төне елыйм хәзер. Фатир алу хыялда гына калыр, ахрысы, – дип ачынып сөйләде ул.
 
Кызганыч, терсәк якын булса да, тешләп булмый. Халык ни өчен алдануын дәвам иттерә соң? Никадәрле кешене кәкре каенга терәтеп калдырганнарын да күреп-белеп, ишетеп тора бит югыйсә. Рамил Гарифуллин фикеренчә, беренчедән, аның тозагына пирамиданың нәрсә икәнен аңламаган кешеләр эләгә. Икенчедән, финанс мөмкинлекләре булмаган, тиз генә баеп калырга теләгән, ярлы һәм шул ук вакытта азарт яратучылар алдана. Күп акча югалтучыларга кеше йогынтысына тиз бирешү, ышану кебек сыйфатлар да хас. Андыйларны хәтта башкаларның ачы тәҗрибәсе дә куркытмый икән.
 
– Кызганыч ки, бу сыйфатлар россиялеләрнең менталитетына хас. Шуңа күрә бездә андыйлар аеруча күп. Пирамидадан вакытында чыккан кешеләр дә бар, ләкин алар бик аз. Ә инде ул тарала икән, салган акчаларны берничек тә кире кайтарып булмый. Шуңа күрә монда вакытында чыга белергә кирәк, ә аның билгеле бер кагыйдәсе юк, – ди Рамил Гарифуллин.
 
Хокук саклау органнары да шушы ук фикердә тора булып чыкты: югалткан акчаны берничек тә кайтарып булмый. Оперативниклар, күпчелек очракта акчаның кем кесәсен калынайтуга киткәнлеген дә ачыклап булмый, ди. Кырыгалдарларның гаепләрен дә исбатлау авыр. Акчалар очкан-киткән, вәссәлам, кыскасы!
 
Пирамида капкынына ничек эләкмәскә?
 
Бушлай сыр капкында гына була. Шуңа күрә күз күрмәгән, колак ишетмәгән зур суммалар вәгъдә итәләр икән, бу шунда ук шик уятырга тиеш.
Оешманың рәсми адресына игътибар итегез. Әгәр ул Россиядә теркәлгән булса, полиция хезмәткәрләренә аның ни белән шөгыльләнүе турында мәгълүмат соратып алу авырлык тудырмый.
Оешманың Россия банкы лицензиясе булмавы – аның шулай ук ялган оешма икәнлегенә ишарәли. Дөрес, остарып беткән кырыгалдарлар ялган документ да күрсәтә ала. Шуңа күрә “Кредит оешмалары буенча белешмә”, “Финанс базарында катнашучылар буенча белешмә”ләрдән тикшерергә кирәк. Моның өчен www.cbr.ru сайтына кереп карарга мөмкин. Биредә Россия Үзәк банкының финанс оешмалары реестры бар. Лицензиясе булмаган оешмага акча салырга ярамый.
Компания әле яңа гына барлыкка килгән, бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса, үзен еш рекламаласа, күп акча вәгъдә итсә, бернинди дә куркыныч юк дип ышандырырга тырышса, беренче кертем таләп итсә, шикләнерлек урын бар. Компания сезнең акчаны зур табыш китерә торган предприятиегә кертәм дисә, шул оешма турында мәгълүмат, документларын сорашыгыз. Гадәттә, ялган оешмаларның килешүләрендә җаваплы кешеләр турында мәгълүмат бик аңлаешсыз язылган була.
Акча белән бәйле бизнеска алынырга уйлыйсыз икән, финанс өлкәсендә гап-гади белемегез булырга тиеш. Һәрхәлдә Үзәк банкның процент ставкалары белән генә булса да танышырга кирәк.
Әгәр инде ышанып, акча тапшыргансыз икән, һичшиксез, моны раслаучы документ булырга тиеш. Акча бирү фактын исбатлар өчен генә дә полиция хезмәткәрләре бик күп көч куя.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.08.2019
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов