• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Харис Мусин
  • 20 Август Равил Вәли
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • 20 Август Ринат Нуруллин
  • 20 Август Гази Заһитов (1921-1953)
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Наил Зыятдинов
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93
  • Казан шәһәр филармониясенә Видеомонтажер/видеоконтентщик эзлибез. Резюме җибәрү өчен электрон почта: [email protected]
  • Ат сатыла, сау сэлэмэт жигугэ ойрэнгэн, 75000 тел 89083425578
  • Казанда авиатозелеш районда урнашкан стоматология га мед сестра кирэк. Стажы булса бик эйбэт. Зп 25000 мен.89376293950

 

 

 
Архив
 

               

06.08.2019 Язмыш

"Балам гомер буе кимсетелеп яшәргә дучар ителер микәнни соң?!"

Үзәкләргә үтәрлек итеп искән ачы җилгә куәт өстәгән гыйнвар аеның зәмһәрир суыгы тәннең һәр күзәнәген генә түгел, җанны да куырып-куырып ала. Бала күтәргән ирен ышыклап, җилгә каршы алдан атлаган Чулпанның ихтыярсыз бәреп чык­кан күз яшьләре күз төбендә үк бозланып ката...

Машиналарын махсус урында калдырганнан соң, байтак араны җәяүле сукмак аша үтеп, башкаланың Ершов урамында урнашкан психиатрия хастаханәсенә кызларын консультациягә алып килүләре аларның. Билгесезлектән, чарасызлыктан бирегә килергә мәҗбүр булган ата-ананың башында тик бер генә уй. Балага тагын нинди диагноз куелып, киләчәк язмышы ничек тәгаенләнер?!... Вакытыннан күпкә алда, алты ай ярымлык кына булып тугангамы, кызлары Ләйлә бик авырлык белән генә үсеп килә шул. Алты яшь тулып килсә дә, теле ачылмый. Ишетүен, шөкер, яхшы ишетә. Зиһенле, ушлы бала үзе. Үз яшендәгеләрдән буйга шактый кайтыш булса да, төрекөмештәй тере тагын. Республика клиник хастаханәсендә төрле яклап кат-кат тикшерелгәннән соң, генетика анализлары күрсәтүенчә, баланың теле ачылмавының сәбәбе хромосомаларга бәйле икәне ачыкланды. Ләкин баланы инвалидлыкка чыгарып, төрле ташламалардан файдалану, махсус дәвалау курслары узу өчен бу гына җитми икән?! Хәтта бик кыйммәткә төшкән анализлар Мәскәүнең үзендә, фәнни клиник үзәктә ясалып, генетик тайпылыш барлыгы ачыкланса да... Ата-аналар телендә «өчлек хөкеме» дип йөртелгән психолог, логопед һәм психиатрның бергә уртак чыгарган карары нигезендә генә авыру балага инвалидлыкка дәгъва кылу өчен башка инстанцияләргә юл ачылу мөмкинлеге каралган...
 
Чулпанының яшьле күзләрен күрсә дә игътибар итмәскә тырышкан Айнур, үзе дә бик борчыла иде. Үз халәтен сиздермичә, «Чулпан, бар да әйбәт булыр, тынычлана күр», – диде ул, каршыларында эчке калтырану тудырган клиниканың соры бинасы пәйда булгач.
 
Регистратурада теркәлеп, үзләренә бирелгән талон белән кирәкле кабинет ишеге төбенә килеп баскач, чиратның су буе булуы Чулпанның котын алды. Сабыр холыклы Айнурының тыныч йөзен күреп кенә җанлана төшеп, көйсезләнә башлаган кызчыгын юатырга кереште.
 
Шыксыз һәм нурсыз булып тоелган шактый озын коридорда табиб бүлмәсенең ишек төбен саклап торучы ата-аналарны уртак нәрсә бәйли: Үз йөрәк парәләренең шушы «соры йортка» килергә дучар ителүләре...
 
Чулпанның карашы, күз яшьләрен күрсәтергә теләмичә бер читкәрәк башын иеп елап торган бер хатынга төште. 30-35 яшьләр тирәсендәге бу ананың янәшәсендә басып торган ун яшьләр чамасындагы улына берничек тә ярдәм итә алмаудан гаҗизләнүе йөзенә бәреп чыккан иде. Сабыр гына басып торган баланың борчылган анасын юатырга теләгәнен күргән Чулпан бар игътибарын аларның сөйләшүләренә юнәлтте:
– Әнием, мине монда калдырганга син елама, яме. Врач апа, син бит зур инде, зур малайларны хастаханәгә әниләре белән салмыйлар, ди бит... Мин дә еламам.
 
Улының сүзләреннән елмаерга көч тапкан ана, моңсу гына:
– Бар да әйбәт булыр, улым, бар да әйбәт булыр, – диде кабатлый-кабатлый, улын үз кочагына алып. – Тик ничекләр бер ялгызыңны шушында калдырып китим, – дип, тыелгысыз рәвештә тагын сулкылдап елап җибәрде.
 
Ана белән баланы күзәтеп торган Чулпанның йөрәге кысылып куйды. Димәк, болар табибта булганнар да, баланы тикшереп дәвалау ысулы стационар режимда билгеләнгән булып чыга. Әмма нигә? Бала акыллы күренә ич, психик авыруга бер дә охшамаган. Ярдәм кулы суза алмаса да, бу ананың хәленә керәсе килгәнгә һәм бертоташ үзен бимазалап торган сорауларга да бераз җавап тапмаммы дигән уй белән, Чулпан үзенә таныш булмаган хатынга кыюсыз гына сүз кушты.
– Улыгыз бигрәк акыллы күренә. Ни сәбәпле бирегә килергә булдыгыз соң?
Үзенә сүз кушканнарын гына көткәндәй, хатын шундук ачылып китте:
 
– Аксубай районыннан без. Адәм баласын Ходай төрле яктан сыный икән шул. Ике ел элек йөрәк өянәгеннән ирем үлеп китте. Ике балам ятим калды. Дөрес, җиденче сыйныфта укучы улым «дүртле»-«бишле»гә генә укый. Ә менә кечесе мәктәп программасын авыр үзләштерә. Коррекцион мәктәпкә бирер өчен, биредә ятып тикшерелергә кирәк, диләр. Психик яктан сау-сәламәт баламның берүзен генә ничек калдырып китәрмен дип кайгырам...
 
Ниһаять, ике сәгать чамасы талчыгып көтеп утырып, тәмам арып беткәннән соң, үзләренең фамилияләрен атап чакыруларын ишеткәч, җиңел сулыш алган Чулпан, Ләйләсен кулыннан җитәкләп, психиатр кабинетының ишеген ачты.
 
Керә-керешкә кырыс кыяфәтле, олы яшьтәге табибның салкын карашыннан каушап калганга, үзләренә кул белән ишарәләп күрсәткән урындыкка утыргач кына, Чулпанның эченә бераз җылы йөгерде. Ул да түгел, табибә ханым бәйнә-бәйнә үз сорауларын яудыра башлады. Яшь әни баласының акылы зәгыйфь түгеллегенә басым ясап, теле ачылмавына генетик тайпылыш сәбәпче икәнен исбатлаучы белешмәләрне күрсәтергә керешсә дә, үз туксаны туксан булган психиатрия белгече, ул белешмәләргә күз дә салмыйча:
 
– Сез безнең пациент, балагызны монда җибәргәннәр икән, димәк,юкка түгел! – диде.
Һәм, чит кешеләрне күрүеннән куркып калып әнисенә сыенган балага кырыс тавыш белән:
– Достань мне желтый карандаш! – дип, өстәлдә торган карандашлар тартмасына ымлады. Бала бер мәлгә каушап калса да, тартмадан сары карандашны алып, усал апага сузды.
Болай да нәзек иреннәрен тешләре белән кысып, «Д-О-О-ПУСТИ-И-И-М...» сүзен үзгә бер тон белән теш арасыннан чыгарган табиб, үз эш алымнары аша акылы зәгыйфь булган балалар өчен гади генә биремне дә үтәү авырлык тудырган сынавын дәвам итте:
 
– Покажи где круг?!
Өстәлдә яткан рәсемнәр арасыннан бала бу усал апага түгәрәкне дә эзләп табып күрсәткәч, янә, «Д-О-О-ПУСТИ-И-И-М...» диюдән узмаган һәм баланың җавабыннан нәтиҗә ясарга ашыкмаган табиб, «Нарисуй мне круг!» – дип, балага карандаш белән кәгазь бите сузды. Ләйлә, аптырап, әнисенә карады.
– Кызым, менә бу биткә матур итеп түгәрәк яса! Яле, яле, нинди карандаш белән түгәрәк ясыйбыз без өйдә? Ләйлә кызыл карандашка үрелде. Түгәрәк ясалып беткәч, халаты ак булса да, карашы боз кебек салкын булган апага күтәрелеп карарга курыккан бала, түгәрәк ясалган битне әнисенә сузды.
 
– Д-О-О-О-ПУСТ-И-И-И-М, әмма сез – безнең пациент. Балагызны тикшереп төгәл диагноз куяр өчен берәр айга балалар психиатрия бүлегенә салырга кирәк. Калдырыгыз документларыгызны һәм коридорда көтеп торыгыз, шәфкать туташы сезгә стационарга бирелгән юлламаны үзе чыгарып бирер.
 
Сабырлыкның да бер чиге була, диләр. Һөнәре буенча юрист булган Чулпан үзен чак тыеп торып, тавышын күтәрмичә генә:
– Нинди закон нигезендә, ата-­ананың рәсми ризалыгын алмыйча, төп диагнозы генетика белән бәйле икәнен исбатлаучы белешмәләр барлыгын белә торып, сөйләшә белмәгән баланың берүзен генә хастаханәгә салып тикшерүләр уздырырга уйлыйсыз? – диде һәм табибның өстәленә белешмәләрнең үзендә сакланган төп нөсхәләрен чыгарып салды.
 
Бу кадәресен көтмәгән табибның бер мизгелгә каушап калуы сизелсә дә, шул ук тизлектә үз халәтенә кайтып:
– Ә сез ничек уйлыйсыз, бер психиатрда булып кына инвалидлык кенәгәсенә ия булырбыз дипме? Стационарда психолог һәм логопед күзәтүе астында да тикшерелергә тиеш әле сезнең балагыз. Без үз белдегебез белән түгел, министрлык карарларына буйсынып эш итәбез!
 
– Безнең дә, шул ук министрлык карарына таянып, психолог һәм логопедта консультация узуны поликлиникада да тормышка ашыру хокукына ия икәнебезне дә беләсездер дип уйлыйм. Алдан язылып килгәнлектән, сездән чыккач та тиешле ике белгечтә кабул ителәчәкбез.
 
Яшь булуына карамастан, нигезле дәлилләргә таянып эш иткән бу ана белән сүз озайту үз файдасына түгеллеге мин-минлегенә тигән табиб, сезнең белән башка сөйләшер сүзем юк дигәндәй, янәшәсендә утырган шәфкать туташына карап:
– Юлламаны язмыйча тор. Психолог белән логопедта булсыннар әле башта, аннары карарбыз, – дип, баланың карточкасына нидер язырга кереште.
 
– Яхшы, аңлашылды. Сез дә безне аңларга тырышыгыз, кәефегезне бозган булсам, зинһар, гафу итегез!
Мондый салкын атмосферада да сулышны буган тынчу кабинеттан чыккан Чулпан белән Ләйләне коридорда үзләрен түземсезлек белән көтеп торган Айнур үз кочагына сыендырды.
 
Психолог белән логопедның бер кабинетта утырулары, талонда күрсәтелгәнчә үз чиратлары килеп җиткән булуы күңелен бераз күтәреп җибәрсә дә, Ләйләсен җитәкләп кабул итү бүлмәсенә кергән Чулпанның, тагын нинди карар чыгарырлар икән дип борчылудан, йөрәге үз урынында түгел иде. Балага логопедның үз диагнозы куелган белешмә бирелгәч кенә, психолог белән әңгәмә узарга кирәклеген аңлатып, психиатрдан үзгә, мөлаем карашлы логопед өстәле янәшәсендәге урындыкка утырырга куштылар. Җайлап кына бирелгән сорауларга Ләйләсе өчен үзе җавап биреп барган Чулпан, бер үк вакытта психолог янәшәсендә утырган һәм чама белән унсигез яшьләр тирәсендә булган сөйкемле генә егетне күзәтеп, үзе өчен сәер тоелган сүзләргә дә колак салырга өлгерде. Үз алдына куелган рәсемнәрдән берничә яшелчәнең исемен атарга тиеш булган егет, бирелгән сорауны шул мизгелдә үк онытып, үзеннән ни таләп ителгәнен кат-кат кире сорый иде. Пациентының хәтерсез икәнен аңлаган психолог, стационардан килгән авыруга үз палатасына кайтырга кушты. Урыныннан күтәрелгән егетнең, мин кайта белмим шул, дип, үзәк өзгеч җавап бирүеннән соң кабинетны авыр тынлык басты... Кабинетта утыручы шәфкать туташы, бу тынлыкка чик куеп:
 
– Әйдәгез, мин сезне үзем озатып куям, – диде һәм егетне үзе белән ияртеп алып чыгып китте. Ирексездән шундый күренешнең шаһиты булган Чулпанның егетне кызганудан җаны әрнеде. Күңеленнән үз баласы белән чагыштырып, теле булмаса да, мең шөкер, балам камил акылында бит әле дигән уй белән үз-үзен юатты.
 
Логопед белән психолог тарафыннан бирелгән белешмәләр белән, Чулпан, янә, психиатр кабинетына керергә тиеш иде. Бу юлы үзен караңгы чырай күрсәтмичә каршыласалар да, психиатр ханым үзе язган белешмәне сукранмыйча гына бирмәде:
– Все больше врача знают, все свои права качают. По этим справкам инвалидность дается на один год. Так что, моя дорогая, хотите, не хотите, в дальнейшем вам не миновать стационарного обследования...
 
– Шулай ук минем баламның язмышы гомерлеккә шушы хастаханә белән бәйле булып, гомер буе кимсетелеп яшәргә дучар ителер микәнни соң?! Йә, Раббым! Үзең яралткан колыңны рәхим-шәфкатеңнән, мәрхәмәтле ярдәмеңнән ташлама! Ташка җан иңдерсәң дә, кодрәтеңнән килә, чишә күр минем газиз баламның телен бәйләгән чияләнгән төенне!
 
Урамдагы бурандай бөтерелгән уйлар өермәсенә кереп чумган Чулпан, күз яшьләренә ирек куеп туйганчы бер елаганнан соң гына, бераз җиңеләеп киткәндәй булды. Юлда кайтканда тәмам тынычланып, итәгенә башын салып йоклап киткән кызчыгының башыннан сыйпый-сыйпый, җилгә каршы җилдергән машина салонындагы җылыга изрәп, үзе дә татлы йокыга талды...
 
Казаннан кайтканның икенче көнендә, иртәнге җидедән Ләйләсен җитәкләп район хастаханәсенә юл тоткан Чулпан, үз участокларының балалар табибы – педиатрга керү өчен талон алып чиратка басты. Көн төшкелеккә авышканда үз чиратлары җитеп, кабул ителү бәхетенә ирешкән анага, башта районның баш педиатрында теркәлеп, тиз арада кирәкле булган башка кабинетлардагы табибларда тикшеренү узып, (Психиатрия клиникасына юллама бирелгәндә бу кабинетларда йөреп, ничәмә-ничә төрле анализ бирелгән булса да), районның «Ышаныч» үзәгендә ПМП (Психология, педагогика һәм медицина) комиссиясе аша үтәргә кирәклеген аңлаттылар. Ничек кирәк шулай, чиратларда этләшә-тарткалаша, янә ике-өч көн буе төрле кабинетларның ишек төбен таптый торгач, бу этап та үтелде.
 
ПМП комиссиясен дә билгеләнгән алдагы атнада узып, тупланган барлык белешмәләр белән өлкәннәр һәм балалар өчен районда бердәнбер булган табиб-психиатрга да талон алынды. Ләкин, Казанда булган икән баласы, монда анасы дигәндәй, авыру баласына карата булган битарафлык Чулпанны бөтенләй аяктан ега язды. Билгеләнгән сәгатькә талон була торып, егермеләп кешедән торган чиратта «живая очередь». Анысына гына түзәр идең, чиратың якынлаша гына, табиб военкоматка ашыга.
 
Ачылган ишектән ук булып атылган табибның саргаеп беткән халат итәге генә җилфердәп кала... Икенче көнне тагын шул ук хәл, бу юлы табиб киңәшмәгә соңара икән. Чулпан моны да гадәти хәл итеп кабул итте. Әмма, кабул ителүгә ирешкәч, арган-талчыккан баланың йөзенә бәреп, «Бу баланың психик авыру икәне күренеп тора», – диюе, ананың үзеннән битәр, сөйләшә алмаса да, барысын да ишетеп торган алты яшьлек кыз бала өчен гомерлек төзәлмәс җан ярасы икәнен таш йөрәкле табибка ничек аңлатасың?! Шушы дорфалыкка каршы тел әйләндереп бер сүз әйтә алмаган Чулпан, үз йөрәк парәсен яклый алмау гарьлегеннән бәреп чыккан күз яшьләрен эчкә йотып, «Мин сездән Гиппократ антын онытмавыгызны сорар идем», – диде.
 
Мин-минлегенә тигән бу сүзләрдән үпкәсе кабарган табибка шул җитә калды. Кирәксә-кирәкмәсә, төрледән-төрле сәбәп табып, теге яки бу белешмәдән кат-кат җитешсезлекләр эзләп, атна буе тинтерәтеп йөрткәне өстенә, өстәмә белешмәләр ясатып та байтак теңкәсенә тиде Чулпанның.
 
Шулай интегеп йөргәндә, керәсе кабинет ишеге төбендә күптәнге танышы – элеккеге күршесе – Фирая апасы белән очрашты Чулпан. Кочаклашып күрешеп, хәл-әхвәлләрне сорашкач, Чулпанның кызы турында инде хәбәрдар булган Фирая апасы да, үзенең ах-зарлары белән бүлешергә кереште:
 
– Алдагы ике балам да исән-сау, Аллага шөкер. Өченче улым – Фидаилемдә «Даун синдромы» икәнен беләсең бит инде. Диагнозы тумыштан билгеле булып та, артык хромосомага ия булган «кояшлы» баламны ун ел буе, инвалидлык срогын озайту өчен, Казан белән ике арада йөреп, комиссия узарга мәҗбүр итәләр. Ершовада гына да күпме яттык. Өстәвенә Әлмәт шәһәрендә МСЭКта энә күзеннән үткәрәләр. Унсигез яшенә кадәр шулай йөрисе әле. Бер син генә түгел, үз башына мондый хәсрәт төшкән һәрбер ата-ана система корбаны дияр идем мин. Язмыш тарафыннан кимсетелгән һәр сабыйга сират күпереннән үткәннән соң гына, саулыгының чикләнгән икәнлеген раслаучы таныклык бирелә.
 
– Әйе шул,– диде Чулпан,Фирая апасының сүзен куәтләп.
– Аллаһы Тәгалә үзе гомер биргән һәр тереклек иясенең җирдә яшәргә хакы бар. Гәрчә ул хак бик кыйммәткә төшсә дә. Бу очракта үз балаларыбызны күздә тотып әйтәм инде мин. Үз яраткан колларымны төрлечә сынармын дигән бит... Шул авыр сынауларга түзәргә дә Үзе үк ярдәмен бирер, иншаллаһ!.. – Яшәү хакы өчен һәр көнебез көрәштә үтә шул безнең. Ак халатлы табибларны да безгә ярдәм кулы сузучы, күңелләре изгелектә булган ак канатлы фәрештәләр итеп күрәсе килә дә бит...
 
– Әй, Фирая апа! Әгәр дә таза-сау кешеләр Аллаһы Тәгалә каршында барыбызның да бертигез икәнен уйлап караса, саулыклары чикләнгәннәргә болай ук кимсетеп карамаслар иде дим мин.
 
– Дөрес әйтәсең, Чулпан, Раббыбызның ихтыяры белән карт-корылар, гарипләр һәм зәгыйфь акыллы кешеләр аркасында гына Җир шарының үз күчәрендә килеш әйләнүе акылы камил булган сау-сәламәт бәндәләргә кире кагып булмас дәлил югыйсә...
Фирая апасы белән сөйләшкәннән соң, үзен бертоташ изеп торган авыр йөктән котылып, газиз баласының яшәү хакы өчен, үзендә, янә, аяусыз тормышның җил-давылларына каршы торыр көч туплана баруын тойган Чулпанны билгесезлек өркетми иде инде...
 
Роза Сабирова

---
Шәһри Казан
№ --- | 06.08.2019
Шәһри Казан печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом