|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2019 Мәдәният
Кариев театрында башкорт милли яшьләр театрының гастрольләре узаАпрель аенда Кариев театры гастрольләре Башкорстанның Шаран районында узды. Театр шаранлыларга "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" һәм "Шәй-бү!" Шай-бу!" спектакльләрен тәкъдим итте. Шаранлылар труппаны җылы итеп каршы алдылар, кайнар алкышларга күмделәр. Район хакимияте башлыгы Сәмигуллин Илгиз Мәгъдән улы театрга Рәхмәт хаты тапшырып, изге теләкләрен теләгән иде.
Язын кариевлылар Уфада булды, ә көзен уфалылар Казанга килә. 17-19 сентябрь Кариев театрында Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрының гастрольләре узачак.
--- |
Иң күп укылган
|