поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.05.2010 Авыл

АШАРГАМЫ, САТАРГАМЫ?

Әй бу авыл тормышы, эшнең бер беткән чагы булырмы икән? Шәһәр кешесенә ни, бер-ике көнгә генә кайта да: «Авылда саф һава, рәхәтләнеп яшәп ятасыз», – дип кызыгып китә. Салада яшәгән кеше генә чамалый шул аның чын «рәхәтлек»ләрен…

Әле менә кичә агач йортыбызны юып чыгардык, кышның салкын килүе аркасында суыбыз катты, чишмәдән 15 көянтә су алып кайттым, суган, кишер чәчтем, кырда бәрәңге утырттык... Узган елгы уңыш та базда өелеп ята. Артык бәрәңге утыртуның файдасын күрмәсәм дә, җирне буш калдырасы килми. Бәрәңге белән эш итә белмибез, күрәсең, әнә күрше авылдагы Хәтимәләр гектарлаган җиргә бәрәңге утырта, көз көне авылдашларыннан килосын 6 шар сумнан җыеп таш базына салып куя да яз көне кыйммәт бәядән сата. Ә без бер капчык бәрәңгене сата алмый гаҗиз булабыз. Инде былтыр бәрәңге белән азапланганнан соң, кырга башка утыртмыйм, дип антлар иткән идем. Ун сутый җирне сукалатыр өчен читтән килгән тракторчыга ялынырга туры килә, бер-ике көн аның артыннан чапкач, 500 сумыңны түләгәннән соң гына җир әзер була. Элек авылда әртил белән җыелып бәрәңге утырта торганнар иде, хәзер кеше эзләп җан чыга. Күрше-тирәдә әби-бабайлар гына калып бара шул. Ат белән сызып бәрәңге утырткан өчен, тагын 300 сум. Кортка агуга гына 500 сумлап акча китте. Бер сиптергән идек, әллә агуы начар булды, әллә дөрес куллана белмәдек шунда... «Кызыл җиләкләр» икенче көнне үк бәрәңге сабакларын сырып алды. Икенче кат агуларга туры килде. Бәрәңге төбенә өйгән өчен ат хуҗасына 200 сум бирдек. Ниһаять, уңышны алыр вакыт та җитте. Тагын кеше юк! Ат белән алган өчен яңадан 500 сумыңны бирәсең. Җәй кызуында чүп утау, кипкән сабакларын чабу, бәрәңгене орлыкка, ашарга, сатуга аерып базга төшерүләрне санамаган да инде, кеше хезмәте бәяләнми… Узган ел бәрәңге ярыйсы чыкты анысы. Ун сутый җиргә утырткан 6 капчык тирәсе бәрәңгедән 40-45 капчык уңыш алдык. Азрагын сатарга дип аерып куйган идем, алучы юк. Авылга килеп җыючылар килосын бик арзан бәядән сорыйлар. Бирмәдем. Шәһәрдә бәрәңге кирәк кешеләр бар, тик машинасы булмаганнар ничек җибәрсен соң? Ярдәм итүчеләр бар анысы, капчык башына 50 сум түләсәң, бәрәңгеңне төяп китәләр. Кыскасы, былтыр бәрәңгегә 3 меңгә якын акча китте. Сатып 6000 сум тирәсе акча эшләдем. Үзебезгә ел буена 1500 сумлык биш капчык бәрәңге дә җитә иде югыйсә.

 

Гомумән, яшелчәләрнең дә кайберләрен сатып алсаң, отышлырак бугай. Менә былтыр 300 сумлык орлык суган утырткан идем, яшел кыякларын чыгаргач кына суганнарым кибеп, корып харап булды. Помидорларым да кара төшеп череделәр. Югыйсә февральдән үк өйдә аерым савытларга утыртып, хәстәрен күреп, ашламалар сибә-сибә утырткан идем. Булмаса булмый икән инде. Аның каравы, помидорны көзен Казаннан – колхоз базарыннан килосын 20 сумнан гына алып кайтып рәхәтләндем. Салат ясарга да җитте, ашарга да.

 

Шәһәр кешесенә рәхәт аңа, авырлыгын күрми, рәхмәтен әйтеп, әзерне төяп китә. Менә шул, быел тагын шулай азапланасы була инде. Файдасы юк икәнен аңласам да, җирне буш калдырып, башкалардан калышып булмый. Тагын бәрәңгесен, суганын, помидорын утыртабыз. Шәһәрдән кайтканнарга күчтәнәч булыр...


Язгөлем МӨДӘРИСОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»