• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Харис Мусин
  • 20 Август Равил Вәли
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • 20 Август Ринат Нуруллин
  • 20 Август Гази Заһитов (1921-1953)
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Наил Зыятдинов
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93
  • Казан шәһәр филармониясенә Видеомонтажер/видеоконтентщик эзлибез. Резюме җибәрү өчен электрон почта: [email protected]

 

 

 
Архив
 

               

04.07.2019 Ана теле

Кушылма – тел хәзинәсе, сөйләмнең төп чарасы. Фәнни нигезләрен өйрәник, һәрдаим кулланыйк (ДӘВАМЫ)

Грамматика белгечләре, башлыча,кушымталарның ничек ясалуын, сүзгә яисә бер-берсенә ничек кушылуын, ягъни төзелеш рәвешен өйрәнә. Шул ук вакытта алар бит бу формаль төзелешне мәгънәсеннән аермыйбыз, дип танырга тырыша. Бәйләү, кушуны да алар мәгънәгә, ягъни сөйләмгә бәйле дип таныйлар.

Сөйләмият өчен аларның менә шушы тезисны тәфсиллерәк дәлилләргә омтылган фактлары кызыклы, кирәкле, гамәли әһәмиятле. Әйтик, кушымчаларның бер-берсенә бәйләнү тәртибе бер караганда формаль, структур фактор кебек тоелса да моның сөйләмне барлыкка китерү өчен әһәмиятен басым белән әйтергә кирәк, гәрчә грамматика аның шушы максатын үзәккә куеп өйрәнмәсә дә. В.Хангилдин болай бәян итә: “Дөрес, гомумән алганда, кушымчаларның бер-бер артлы ялгануларында аларның функцияләре белән бәйләнгән билгеле тәртип бар. Бу факт ясагычларның элек, төрләндергечләрнең исә аннан соң килүләрендә күренә. Ләкин ул барлык очракларда да бердәй  катып калган күренеш түгел. Телнең үсү процессында, шул ук мәгънә теләве буенча, кайбер ясагыч кушымчалар төрләндергечләрдән соң ялгану мөмкинлеге дә алганнар. Моны раслау өчен авылдагы, фабрикадагы, колхозны(ң)кы, артельнеке, алдынгы (алдангы), өстенге (өстәнге), безнеңчә, аныңча кебек мисалларны гына булса да күз алдына китерү җитә. Боларда ясагыч кушымчалар төрләндергечләрдән соң икенче рәттә килгәннәр. Тарихи яктан бу соңгырак күренеш булырга тиеш”. (Шунда ук, 34–35 бит).
 
Шушы фактны раслау өчен китергән өстәмә дәлиле дә безгә әһәмиятле. Ул битасты искәрмәсе рәвешендә бирелгән: “Татар теле белән системадаш телләрнең берсе булган башкорт телендә сүзнең нигез кисәгенә кушымчалар ялганудагы эзлеклелекнең сәбәбен проф. Н.К.Дмитриев түбәндәгечә аңлата: “ Беренче чиратта нигезгә максималь киң күләмдәге категорияне күрсәтә торган кушымча ялгана, аннан соң таррак күләмдәге категория кушымчасы килә һ.б. Мәсәлән, яз+ма+ясак+ һыгыз сүзендә яз кисәгенә иң элек -ма (1нче дәрәҗә), аннары -ясак (2нче дәрәҗә), аннары -һыгыз (3нче дәрәҗә) кушымчалары ялганалар. Монда -ма кушымчасы башкаларына караганда нигезгә иң якын тора, чөнки ул кушымча ярдәмендә белдерелә торган юклык категориясе үзенең күләме буенча киләчәк заман категориясе кушымчасыннан (-ясак) киңрәк, ә бу соңгы категория исә, үз чиратында, икенче зат категориясенә (-һыгыз) караганда киңрәк. Юклык категориясендә киләчәк заман гына түгел, бәлки башка заманнар да торырга мөмкин бит; шуның белән бергә, ул категориядә икенче затның күплеге генә түгел, бәлки башка затлар да киләләр; киләчәк заман категориясендә, шулай ук икенче затның күплеге генә түгел, бәлки аның башка затлары да торырга мөмкин. Шул рәвешчә кушымчаларның өсте-өстенә үсә барулары нигезнең, дөресрәге, анда белдерелгән төшенчәнең, бер-бер артлы конкретлаша баруына нигезләнгән (Н.К.Дмитриев. Грамматика башкирского языка, 1948, 45–46 б.). (Хангилдин, 1959, 35 б.).
   
Кушылманың сөйләм оештыруга кирәкле кайбер үзенчәлеләрен искә төшерик. Аларны тел фәне дә берникадәр барлаган. Мәсәлән,кушымчаның синонимлыгы сәләте. Абсолют синоним кушымчалар сирәк була – татарның кабатланмау, фикер төгәллеге, кыскалык закончалыклары моңа юл куймый. Шулай да мәгъдәгә кечкенә генә үзгәреш төсмере дә, моны ачык аңлату ихтыяҗыннан, үзенә аерым мәгънәле әйтелә һәм языла торган берәмлек, ягъни синоним таләп итә. Телдә андый мөмкинлекләр җитәрлек: спектакль булачак,... булыр,... була, ...буласы. Мондый синоним мөмкинлекләрен без сөйләм мотивларына бәйләп аңлаткан идек.
     
Кушымчаның омонимлык сәләте. Татарда омоним (бер төрле әйтелеп, язылып та төрле мәгънә яисә мәгънә төсмере биргән) кушымчалар аз түгел. Сөйләмдә кабатланмау, исрафлыкка юл куймау ягыннан уңай күренеш саналса да, сөйләмдә мәгънә төгәллегенә ирешүдә кайбер кыенлыклар китереп чыгаруы сәбәпле аларга тискәре караш та очрый. Менә анализга очраклы гына алынган бер әдәби әсәрдән (Рәмзия Габделхакова. Тау артында кояш бар. К.у., 2010, №4, 73 б.) күзгә ташланган бер өзек:
   
“Әтием җимеш бакчасына таган ясап куйды, шунда атынганда мин гел Бараҗ тауларына карый идем. Бәлки еракта булганга, ә бәлки болытларга, күксел томаннарга күмелеп утырганга, алар миңа (мингә) зәңгәр һәм биниһая серле булып тоела иде. Чынлап та зәңгәр идеме ул таулар, белмим, чөнки беркайчан да аларга барып җитә алмадым”.
   
Шушы өзектә генә дә -га ның өч төрле мәгънә төсмерен аерып күрсәтергә мөмкин. Сөйләмдә мондый хәл шактый кыенлык китереп чыгара. Бөтен әсәр буена да аларга очрап торабыз. Шул хис безне озата бара:  – караңгы мәгарәләрдә без белмәгән үзгә, ят тормыш кайный... (Шунда ук);  – әнә, Сәлим дә бит яраткач, кочакларга гына тора (Шунда ук, 79 б.); – капканы ябарга өлгермәдем...( 85 б.);  – язмышын бергә бәйләгән; ишеп яуган яңгырга рәхмәт; пенсиягә чыккан; ялгызы яшәргә куркып; кухняга табын корырга чыгып китте; чәй эчәргә утырды; авылдан икәнем маңаема (мга) язылган; фатир эзләргә кушканнар; Бәхетебезгә, Катерина апай дустымны кертергә ризалашты; Аларга да әлләни исем китмәде; Мин бу хәлгә бик уңайсызланам; Аңа кеше газапларга, интектерергә булсын; бер-беребезгә сыенып әйләнә башладык; икебезгә дә җиңел; ...үткәннәргә китеп югалды; Башта печән әйләндерергә, төяргә туры килде; сиңа укырга кирәк; Нишләргә икән; Нишләргә икәнен белмәгәнгә; күзгә йокы эленде; ник башкага алыштырмакчы буладыр; авырга узгач, өйләнергә мәҗбүр булды; Ятларга кызыкма, яшьли белгән, йөргән кешегә җитми ул; Кияүгә чыгарга җыенган кеше юк ла!; Утка экономия; Бездән нинди тәрбияче чыга инде; Эчү яхшыга илтә димени; Кифаяны эшкә урнаштырганнар; Иртән өебез хушлашырга килүчеләр белән тулды; Ләкин яшәргә кирәк; Илереп еларга тотындым; Китәргә теләмичә...; Кияүгә чыгарга үгетләделәр; Таганга утырам; бер гаепсезгә читлеккә ябылган;
   
Күренә ки, -га/-гә сөйләм барышында еш куллану белән бергә, мәгънә төрлелеге (омонимлыгы) аркасында төрле аңлашылмаучылык-сораулар китереп чыгара торган, буталчыклыкка да китерә торган кушымчаларның берсе. Мондый хәлләргә юлыкмас өчен бу категорияне сөйләм берәмлеге яссылыгында анализлау, төркемләү дә мәслихәттер. Тел берәмлеге буларак бу категория (аффикс буларак) шактый төпле анализланган. “Татар грамматикасы”нда теркәлгән функцияләрен кыскача гына искә төшерик. Анда хәзерге татар әдәби телендәге омокушымчаларның җыелма таблицасы бирелгән. Чыннан да, -га/-гә (-ка/-кә) иң продуктив кушымчалардан икән. Таблицага ышансак, ул сыйфат сүз төркеме берәмлекләрен ясауда гына кулланылмый икән. Бу татар теленең омокушымчаларының байлыгын күрсәткән уңай күренеш булса да сөйләм оештыруда, әйткәнебезчә, шактый кыенлык тудыруы тискәре күренеш саналырга хаклыдыр. Моны хәтта грамматика үзе дә таный: “Хәзерге татар телендә еш кына авазлары ягыннан бертөрле, әмма төрле мәгънә белдерә һәм төрле чыганакка барып тоташа торган омоним сүзьясагыч һәм грамматик кушымчалар бар. Мәсәлән, тот+ка, сөяр+кә сүзләрендә очраган  -ка/-кә сүзьясагыч кушымчасы һәм юнәлеш килеш кушымчасы -ка/-кә (атка, сөткә) бөтенләй ике төрле мәгънә белдерәләр, телнең төрле яссылыгына карыйлар, аларны нинди дә булса бер чыганакка кайтарып калдырып булмый” (Ганиев, 2006, 17 б.).   
    -га/-гә омокушымчасының грамматикада теркәлгән кайбер мәгънә  үзгәрешенә һәм сөйләмдә бәйләү үзенчәлегенә кагылган факторларга гына тукталыйк. Исем ясау мәгънәсен (тотка, сөяркә) инде күрсәттек. Тел белгечләре -га/-гә, -ка/-кә кушымчаларының  бер тамырдан булуын исбатларга тырыша. Алар башлыча фигыльләр һәм тавыш охшашлыгын белдерүче берәмлекләр: кискә, тотка, ярка, катырка; карга, чәүкә, күркә һ.б. Янә:
– -га кушымчасы кайбер очракларда юнәлеш кушымчалары белән килергә мөмкин: кузгат, меңгәш, бөркән, чиркан, имгәт;
   – кайбер фигыльләрнең нигезләре ачык билгеле түгел: теркә, сөйкә, тиргә, ялга, айка, чолга, болга, карга, чайка;
   – диахранологик яссылыкта менә бу сүзләр дә шушы төр морфема белән ясалган дип фараз кылына: яка, юрга, капка, тамга, серкә, сөпкә, йомырка, җилкә, күләгә, ботка, өлкә һ.б. Диалектизмнар: кәшләкә (кармак), корыска (бәрән тиресе), кылка (сәләмә кием) һ.б;
   – -ка/-кә суффиксы белән ясалган исемнәр күп түгел: бикә, инәкә, сөяркә; андыйлар арасында структур яктан инде таркалмый торган берәмлекләр дә очрап куя: кортка;
   – -га/-гә рәвеш ясауда актив кулланыла; ул гадәттә сыйфатка, кайбер очракларда санга һәм мөнәсәбәтлекләргә өстәлә: бушка, аркылыга, каршыга, корыга, сулга, бүгенгә, тикмәгә, озакка, арыга, бирегә, бергә, юкка һ.б.
   – Яра сүзе яр (тамыр) һәм -а (кушымча)дан тора, -а кушымчасы – сирәк очрый торган  -га, -ка кушымчасының (мәсәлән, там-га, кап-ка, тот-ка) фонетик варианты, шуларда -га – борынгырак, -а – яңарак вариант, “г” авазының төшеп калу юлы белән кушымчаларның яңа варианты килеп чыгуына мисаллар аз түгел (Тумашева, 55 б.).
   – юнәлеш килешендә катып калган исемнәрдән һәм исемләшкән башка сүз төркемнәреннән барлыкка килгән рәвешләр: юкка, бушка, әрәмгә, көчкә, тикмәгә, тиктомалга, бәтенләйгә, бергә, мәңгегә, гомергә, күпкә, озакка (Шунда ук, 87 б.).
   
Бәйләү чарасы буларак кушымчаларны күзәткәндә, -да/-дә, -та/-тә кушымчаларының активлыгына игътибар ителә. Грамматикада аларның функциональ мөмкинлекләре болай билгеләнә:
   – -дә суффиксы гәүдә сүзендә береккән (бу нигез рәвеше кәүсәдә дә сакланган икән);
   – нигездә бу кушымча тавыш охшашлыгын белдергән фигыль нигезләргә өстәлә: дыңгырда, быгырда, чөкердә, чытыда, кетердә, мыгырда, мекердә, лыбырда, шыгырда һ.б;
   – образлы охшату рәвешендә ясалган фигыльләр: кыймылда, кыбырда, җилфердә, лыҗырда һ.б. Шунысы игътибарга лаек, мондый төр фигыльләрдән парлы сүзләр дә ясалучан: богыр-богыр, кетер-кетер, мыгыр-мыгыр һ.б;
   – нигезе мөстәкыйльлеген югалткан фигыльләр очрый: тукта, үртә, сылта, селтә һ.б;
   – нигезе исем булган ясалмалар: өндә, алда;
   – нигезе ымлык ясалма: әйдә;
   – төрле сүз төркемле нигезләргә кушылып, рәвешләр дә ясала: еракта, якында, уңда, биредә, тегендә, кайчакта, шушында, тегендә, соңында, кайчакта һ.б.
   
Ә без күзәткән романда менә мондый фактология: Дөньяда яхшы егетләр күп; Вакытында китә белергә кирәк; хушлашканда кистереп әйтәм; Ул да бездә яши икән; Ниләр майтарып ята икән ул монда; Чәчәкләр арасында йөри иде; Баскычтан күтәрелгәндә; Әби артында кемдер бар иде; Әби гомердә дә болай төчеләнеп сөйләшмәде; Кояш баеганда каберлеккә керергә ярамый; Әниемә караганда кадерлерәк иде; Әнинең юклыгы һәрнәрсәдә сизелә; саклыйсы урында; бер мизгелдә; Миндар абыйларда мин бер генә булдым;
 Минем янымда кыбырсый ; Киткәндә: Өебез иркен, кайт, дип кала; Бер кайтуда, аулакта калып...;  Күңелдә генә калды; Бала тапканда...; Исегездә дә юк;
 
Омоним кушымчаның сөйләмдә төгәлсезлек китереп чыгаруы ихтималын татар тоемлаган, моңа юл куймау хәстәрен төрле чара белән ирешергә теләгән. Хәтта каршылыклы чаралар белән булса да. “Шуның белән сүз беткәнен, сөйләшергә теләмәвен белдереп, Женя чытык йөзен стенага таба борды” (К.у., 2010, №4, 87 б.). Бу очракта табаны урынсыз тавтология дип бәяләү гадел дә булыр кебек, шулай да, шулай да -ганың омонимлык очрагын искә төшерү, ә моңа сизгер булырга тиешлек артыклыкка сизә торып юл куюны аклый булса кирәк.
   -га/-гә, -ка/-кә кушымчасының грамматик норма буларак юнәлеш мәгънәсеннән тыш омоним вариантларын барлауны дәвам иттерик:
 
Бу төр кушымчаларның бәйләү чарасы буларак гамәли әһәмияте турында кайбер фикерләр:
   
Нәкъ менә кушымча булу: 1) кыскалык бирә; 2) калып (калька)дан коткара. Әйтик, өстәлгә (табынга) утырырга: өстәлдә (табында) утыра. Артына, янына мөнәсәбәтлекләре белән калка ясап куллану чын кәсәфәткә әйләнде, ләбаса. Күпме кисәтүләрнең бер файдасы юк. Менә янә бер мисал:
   – Сез, яшьләр, арттагы урыннарны биләгез,– диде ул. Үзе рульгә утырды. (А.Хәсәнев. Данәгөл. К.у., 2010, №7, 23 б.). Чын татарча уйлап язганда ул үзеннән-үзе шулай (дөрес) языла. Урысча уйлап, яисә татарча уйлаганыңны урысча ничек була дип яза барганда инде руль артында дип язарга күнегәсең.
   
“Татарчалык” дигәндә, кушылмаларның сөйләмдәге урыны турындагы тезислар да саф татар берәмлекләре мисалында өйрәнелгәндә, күнегелгәндә күпкә тәэсирлерәк.
 
Мәсәлән, “Ң”авазы белән ясалган кушымталарга белгеч язмасыннан (А.Сафинның “Азатлык” радио-сайтында бәян ителгән мәкаләсеннән) нәтиҗәләрне китерәбез: “Мөстәкыйль сүзләрдән башка, "ң" авазы һәм борын сузыклары исемнәр, фигыльләр, алмашлыклар, сыйфатларның бик күп кушымчаларына керә. Шуңа күрә килешләр, затлар, саннар, юнәлешләр, заманнар һәм башка категорияләргә карап төрләнгәндә алар күп тапкыр калкып чыгалар. Нәтиҗәдә өзлексез сөйләм барышында җөмләләр эчендәге сүзләр берберсенә бәйләнешеп һәм чорналышып кергәндә борын сузыкларының ягымлы яңгыравы кушымлыклар аркылы һәр татар сузенә һәм башка телләрдән кергән бөтен сүзләргә дә керә ала, мәсәлән: исемнәрнең, сыйфатларның, исем фигыльләрнең, сыйфат фигыльләрнең иялек килешләренә: китапның, көннең, урамның, зәңгәрнең, кызылның, кайтуның, язуның, эшләүченең...; зат һәм күрсәтү алмашлыкларының юнәлеш килешләренә: аңа, миңа, сиңа, моңа...; тартым алмашлыкларына: синең, сезнең, аның, тегенең, моның...; кайтым алмашлыкларының төрле килешләренә: үзең, үзеңә, үзеңдә...; исемнәрнең тартым белән төрләнеш формаларына: атаң, әниең, улың, арбаң, арбаңның, урамың, урамыңның; күләм-чама, ысул, вакыт рәвешләренә: аныңча, моңарчы; сыйфатларның һәм рәвешләрнең артыклык дәрәҗәсенә: иң матур, иң тиз, иң кызу; фигыльләрнең заманнар, хикәя, кабатлау, теләк, шарт, фарыз юнәлешләре, барлык-юклык һәм башка категорияләр буенча төрләнеш формаларына: укыйсың, көләсең, килдең, килгән идең, алгансың, алган булгансың , алып ята идең, алгаладың, ала торган идең, алырсың, алачаксың, алгансыңдыр, укысаң, укысаң иде.
 
Телебезнең ялганмалык асылын хасыйл иткән кушылма чаралары бихисап, аларның һәркайсының сөйләмебезне тәэсирле итү өчен мөмкинлекләре чиксез, гомер буе өйрән дә өйрән! Без исә алдагы язманы сөйләм оештыруның яңа синтаксик чараларына күчәрбез.Уйлана торыйк: телнең ярдәмче дигән берәмлекләре бәйләгеч була аламы? Фәндә мөнәсәбәтлек синтаксисы (нәхүе) бармы?
                                          Илдар Низамов,
                                 филология фәннәре докторы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом