|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2019 Шоу-бизнес
30 мең штраф түләргә мәҗбүр булган Вадим Захаров Зөфәр Хәйретдиновка дәгъва белдердеТатарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов җырчы һәм композитор гына түгел, ә авторлык хокуклары сагында торучы Россия авторлар җәмгыятенең Татарстандагы вәкиле дә. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров белән Зөфәр Хәйретдинов арасында көчле генә низаг туды. Дөресрәге, Зөфәр Хәйретдинов позициясе әлегә билгеле түгел. Ә Вадимның карашы ачык. Ул аны үзенең инстаграм битендә урнаштырган. Захаров язуынча, авторлык хокуклары белән килеп чыккан хәлләр аркасында ул 30 мең сум штраф түләгән. Әле 140 мең сум түләү куркынычы да булган. Вадим Захаров шул нисбәттән Зөфәр Хәйретдиновка үпкә һәм ризасызлык белдерә. Бу мәсьәләгә башка иҗат әһелләре дә битараф калмый. Кемдер Вадим Захаровны яклый, ә кемдер Зөфәр Хәйретдиновны. Низагның асылын һәм комментарий язучылар фикерен Вадим Захаровның инстаграмдагы битеннән укый аласыз. Кем хаклы, кем юк - үзегез хәл итегез: https://www.instagram.com/p/By6A-WMAhzq/
--- |
Иң күп укылган
|