поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.06.2019 Ана теле

Сөйләм ул җекләрдән (кушылмалардан) тора. Аларны иҗек синтаксисы (нәхүе) өйрәнә. Беләбезме?

Аваз үзе генә сөйләм барлыкка китерми. Аваз авазга кушылгач кына мәгънәле берәмлек – морфема (кушымча, иҗек һ.б.) барлыкка килә, ягъни сөйләм берәмлеге. Авазны авазга кушу (кушылу) барышы – катлаулы физиологик күренеш. Бездә тел фәнендә авазларны аерым-аерым, аеруча сузыкларны аерым-аерым өйрәнүгә игътибар кирәгеннән артык булды.

Ә менә аларның бәйләнешенә тирәнтен анализ, гамәли әһәмиятен ачыклау, каршылыкларны аңлатуга игътибар җитмәде.  Моны заманында классиклар, аерым алганда Гыйбад Алпаров, күзәтә башлаган булса да. Аның беренче нәтиҗәләре игътибарга лаек.
   
Сузыклар бәйләнешенә диккать итик әле. Сүз өлешләре арасында ике сузык янәшә килә алмый. Боларның икесе арасында иҗек тудыручы бер өстәмә аваз килеп керә. Мәсәлән: күз+е=күзе, әмма бала+ы=баласы, кил+әчәк, кара+ачак=карайачак (караячак), бел+әчәк=беләчәк, белмә+әчәк=белмәйәчәк (белмәячәк), атым+а=атыма, аты+а=атына (Алпаров, 47 б.). 
   
Бездә бервакыт сузык у (ү), и авазлары мөрәккәпме (кушмамы – дифтонгмы), бәситме ( гадиме) дигән бер мәсьәлә күтәрелеп үткән иде... Су, бу, алу, ки, ти кебек у, и авазына беткән сүзләрнең азагына э(е)-ы  белән башланган кушымчалар килгәндә, сувы, алувына, кием (кийэм), тиеш (тийэш) кебек, берәр в, й авазы арттырып әйтелгән кебек була. Башка авазлардан соң э(е)-ы кушымчалары килгәндә, мондый яңа аваз арту юк. Мәсәлән, ат–аты, кирәк–кирәге... Моның сәбәбен тикшереп караганда, югарыгы сүзләрнең борынгы телебездә суб, буг, алгу, тиг булып әйтелгәнлеге, соңыннан бу авазларның в,й гә әйләнеп, андагы у, и авазларының ы–э(е) авазларына әйләнеп киткәнлеге мәгълүм була. Ябык иҗек булганда, бу ы–э(е) авазларының барлыгы ачык сизелми; азагына сузык аваз кушылганда, иҗек ачылу белән, ул ы–э(е)нең барлыгы бик ачык беленә. Шуңа күрә боларның дөрес әйтелеше у(ү)+в яки и+й белән түгел, бәлки сывы, алывына, тэйэш рәвешендә була.
   
Димәк, су, ти сүзләренең азагындагы у, и асылда сузык түгел, бәлки тартык в, й дән гыйбарәт, ыв, эй дән кыскарган катлаулы аваз була.
   
Ләкин кул, куй, йук (юк), тик, кил, син кебек, сүз уртасындагы у, и авазлары бездә ялгыз авазлар – сузык авазлар. Бу соңгылары – башка төрек телләрендә о, э (е) тавышы белән әйтелгән сузык авазлар. Алар татар, башкорт телләрендә дә, рус телендәге кебек, саф у, и авазы белән әйтелмиләр, о, э (е) гә якын әйтеләләр. Чын у, и бездә саннары бик аз гына булган су, бу, ти, ки, и ... сүз азакларында гына алу, бирү, бирми... кебек кушымчаларда гына очрыйлар. Алар да булса асылда бәсит у – и булмыйча, ыв – эв (ев), эй (ей) дигән катлаулы авазлардан гыйбарәт. Моны телебезнең морфология төзелеше (кушымчалар җәдвәлен, аларның калыпларын карагыз) бик ачык күрсәтеп тора. Димәк, татар телендәге мый-ми,  лый-ли, дый-ди... кушымчалары башка шивәләрдәге май–мәй, дай–дәй, - лай–ләй кушымчаларындагы а–ә авазы урынына ы–э(е) белән әйтелгән мый–мей, дый–дей, лый–лей ... төреннән; көри, төзи, бирми, эшли сүзләре, укый, ашый, карый, бармый сүзләре кебек үк, көрей, төзей, бирмей, эшлей ... дән гыйбарәт була (Шунда ук, 44 б.).
   
Бәйләнеш (кушылу) барышында, ягъни сөйләм оешканда авазларның үзгәрүе турында фәндә ниләр теркәлгән?  Телдә һичбер аваз аерым әйтелеп кулланылмый, башка авазлар белән бергә кушылып йөри. Шуңа күрә авазлар һәрвакыт бер генә төсле әйтелмиләр, күршесенә ияреп, бераз үзгәрәләр.   
   
Тартыклар бәйләнешен күзәтик. “Төп сүзгә кушымчалар тоташкан чагында авазларның бер-беренә йотылуларын аңлар өчен иң элгәре төп сүзнең азаккы туктар авазы белән кушымчаларның башлар авазын игътибарга алырга кирәк.
   
Туктар авазлар белән башлар авазларның нинди төркемнән булып, ничек әйтелүләренә карап, бу авазларның бер-беренә йотылуы да төрлечә була. Югарыда әйтелгәнчә, бу урында йотылыш уңайга таба да, кирәгә таба да булырга мөмкин. Татар телендә бу йотылышлар түбәндәге урыннарда очрый: 1) Төп сүзгә кушымчалар тоташканда, тавыш коралы тартуы сәбәпле, яңгыравыклы яки яңгыравыксыз аваздан гыйбарәт булган туктар яки башлар авазларның берсе үзенең янәшәсендәге яңгыравыксыз яки яңгыравыклы авазга йотыла: а) туктар яңгыравыксыз авазлар (п, т, ч, с, ш, к, ф) яңгыравыклы башлар г, д авазларын йотып, үз тиңдәшләре булган яңгыравыксыз к,т авазларына үзгәртәләр (уңайга таба йотылу): Мәсәлән: ат+га=атка, кит+де=китте, ач+ды=ачты, үс+гән= үскән, баш+дан=баштан, юк+дан=юктан, чик+дән=чиктән, юк+дыр=тыр; б) туктар яңгыравыксыз авазлардан п,к авазлары башлар сузык (яңгыравыклы) авазлар белән янәшә килгәндә, юлдашлары булган яңгыравыклы б,г авазларына әйләнәләр (кирегә таба йотылу). Мәсәлән: күп–күбе, тап–таба, юк–югы, кирәк–кирәге, сук–суга, түк–түгә... кебек.
   
Искәрмә. Көньяк төрек телләрендә туктар т,ч авазлары да яңгыравыклы д,җ авазларына үзгәрә: ач–аҗы, ат–ады.
   2) Кече тел тартуы белән янәшә авазларның бер-беренә йотылулары бездә түбәндәге урыннарда очрый: а)дан–дән кушымчалары һәм л авазы белән башланган 2–3 авазлы кушымчалар, туктар м,н,ң авазларыннан соң килгәндә, бу авазларның уңайга таба тәэсире белән, н авазы белән башланып әйтеләләр. Мәсәлән: Казандан–Казаннан, үзендән–үзеннән, урамдан–урамнан, берәмләп–берәмнәп, комлы–комны, утынлык–утыннык, тыңла–тыңна, миңле–миңне, җанлы–җанны, килгәнләр–килгәннәр... кебек; б) туктар н авазы, башлар к һәм г авазларына очраганда, ң авазына үзгәрә (тел төбенең кирегә тәэсире белән). Мәсәлән: иртән–иртәнге–иртәңге, борын–борынгы борыңгы, күтәрен–күтәренке–күтәреңке, мин–миң генә, сүн–сүңгән, сузын–сузыңкы... кебек.
   
Искәрмә. Н авазының ң авазына үзгәрүе, башлар к,г авазлары икенче сүз башында булганда да мөмкин: син килдең–сиң килдең, ун кат–уң кат, мин күрәм–миң күрәм ... кебек; в) кайбер урыннарда башлар г авазы туктар м,н,ң авазларының түбәнгә тәэсире белән ң авазына үзгәреп әйтелә. Мәсәлән: туң–туңган=туңңан, уң–уңган=уңңан, үзем генә=үзем ңенә, син ген =сиң ңенә, соң гына =соң ңына ... кебек; 3) Туктар з,с авазлары кушымчадагы яки икенче сүздәге башлар с,ч,ш,җ,й авазларына очраганда, тел һәм тавыш коралы тартуы белән соңгыларына әйләнеп әйтеләләр (кирегә тәэсир): кыз+са=кысса, сүз+чән=сүссән яки сүччән, кыз+чык=кысчык яки кыччык, йөз шәм =йөш шәм, сүз юк=сүҗ җук, каз йолкырга = каҗ җолкырга, тоз чиләге= точ чиләге, сез шундагымы / сеш шундагымы... кебек. ( 49 б.); 4) Туктар н, ң авазлары икенче сүздәге башлар ирен авазларына (м,б,п,ф) очраганда ирен тартуы белән, юлдашлары булган м авазына үзгәрәләр: син бар=сим бар, мин барыйм=мим барыйм, таң белән=там белән, ун пар=ум пар, ун пот=ум пот, үзең беләсең=үзем беләсең... кебек; 5)Туктар б авазы кайбер сүзләрдә тартык в авазына үзгәрә: каб–кавып, таб–тавып, чаб–чавып...;  ..............................;  Кайбер алмашлыкларга кушымчалар тоташкан чагында, туктар авазның бөтенләй югалу гадәте дә бар: мин+гә=миңа (миңә), син+гә =сиңа, шул+ны=шуны, шул+лар=шулар, ул+лар=унлар–улар–олар–алар...; Сирәк сүзләрдә, кушымча тоташканда, л авазының  төшеп калуы да бар: кил+тер= китер, үл+дер=үтер...; Кайвакыт төшеп калган аваз үзе яки шуңа якын башка бер аваз яңадан килеп чыга: шул+да=шунда, ул+да=уда-ода–анда...; Тартык авазның икенче бер якын авазга үзгәреп әйтелүен бу–моны, моннан сүзләрендә күрергә мөмкин; Казакъ, төрекмән, башкорт телләрендә к авазы белән башланган сүзләрнең, сузык авазга беткән сүзләр артыннан килгәндә, г авазына үзгәреп әйтелүләре бар: ала карга–ала гарга, бире кил–бире гел, ары карап–ары гарап, ни кирәк–ни гирәк ... кебек (Алпаров, 50 бит). 
   
Сизәмсез, аерым авазлар хәрәкәте белән барлыкка килгән кушылмаларның (иҗекләрнең) дә  ялгызының гамәли әһәмияте юк. Сөйләм өчен иҗектәге бәйләнеш әһәмиятлерәк. Борынгыларның да җеккә җек килә дигән әйтеме бар бит.
   
Дилбегәне янә остага тоттырыйк әле. Г.Алпаровка.
   
“Сүз әйтергә булганда, без үпкәбезгә күп итеп тын алабыз да сөйләшкәндә шул тынны бүлеп-бүлеп кенә чыгарабыз. Һәрбер бүлеп тын биргәндә, сүзнең берьюлы әйтергә уңай булган бер кисәген әйтеп калабыз. сүзнең бер тын белән, берьюлырак әйтелеп калган өлешенә иҗек (буын) дип әйтәләр. Бер иҗектә бер яисә берничә аваз булырга мөмкин. Боларның берсе, әлбәттә, сузык аваз булырга тиеш. Сузык аваз, ул – иҗекнең төп хуҗасы, ансыз иҗек була алмый. Иҗекнең ачык яки ябык дип аталуы шушы сузык аваз (а,ә,ы...)ның торган урынына карап йөри, сузык аваз иҗекнең азагында килсә, ул  иҗек ачык дип, иҗекнең азагында тартык аваз килсә, ул иҗек ябык дип атала (Алпаров, 52 б.).
   
Г.Алпаров “иҗек калыплары” дигән бөтен бер төшенчә-категория тәкъдим итә, татар иҗекләрен ул алты калыпка төркемләп анализлый, бөтен бер таблица рәвешендә бәян итә. Моны ул нәкъ менә иҗекне куллану предметы, сөйләм категориясе буларак күздә тотып эшләгән, дияргә нигез бар. Бу бүлектәге искәрмәләрдә ул иҗекне әйтү-язу мәсьәләсен куя да. Менә бу фактны теркәве очраклы түгел: “Яңалифкә күчкәнче, татар орфографиясендә сүзнең беренче иҗегендә һәм барлык ябык иҗекләрендә иҗекнең икенче авазы булып килгән ы-е язуда күрсәтелми иде... 1929 елдан соң яңалиф орфографиясендә дә ы-е авазларының язылышы шактый чикләнгән иде. Мәсәлән, хәзерге орфографиядә ындыр, энҗе, белем, тынычлык рәвешендә языла торган сүзләр 1933 елга чаклы ндыр, нҗе, блем, тнчлык рәвешендә язылып килде. 1933 елда орфографиягә кертелгән төзәтмәләр ы-е авазларының язылышын киңәйтеп җибәрде, татарча сүзләрдә бу авазларны язу фонетик принцип буенча кагыйдәләштерелде”  (Шунда ук, 94 б. ). Бу – язмага редакция  биргән искәрмә.
   
Алга таба Г.Алпаров үзе мондый искәрмә өсти: “Чит телләрдә баштан ике, азактан өче янәшә тартык авазлы иҗекләр дә бар. Мәсәлән, схема, школа, Шмидт, грамм, Чарльз. Без татарчада бу авыр иҗекләрне бүлеп кенә әйтә алабыз. А-лек-сан-дыр, Чар-лез, гы-рам, эс-хи-ма, ыш-ку-ла.
   
Галимнең шушы беркем үзгәртергә тиеш булмаган хакыйкый кагыйдәсенә “Редакция” тагын менә мондый искәрмә ясый: “ Татар сүзләренең иҗек калыплары бик гади. Иҗек башында бер генә тартык, иҗек азагында ике генә тартык аваз була ала. Татар теленә рус теленнән һәм рус теле  аркылы Европа телләреннән кергән сүзләрдәге катлаулы иҗекләрне дә, менә шушы законга ияртеп эс-хи-ма, пы-лан, ыш-каф, ыш-ты—рыф, ти-а-тыр рәвешендә гадиләштерелгән иде. Яңалифкә күчкәнче, хәтта яңалифнең беренче елларында да, шулай кагыйдәләштерелгән иде. Хәзерге татар орфографиясендә мондый сүзләрнең язылышы һәм әйтелеше рус телендәге кебек итеп алына, орфография һәм орфоэпия нормалары шулай билгеләнә: схема, план, шкаф, штраф, грамм, театр, шрифт... Шулай итеп, хәзерге татар әдәби теле орфографиясендә һәм орфоэпиясендә яңа нормалар туды. Хәзерге татар әдәби телендә иҗек калыплары алты гына түгел, бәлки уннан артык санала” (Шунда ук. 9 б.).
   
Нигә шулай, нигә тел кануны бозыла? Фәнни хезмәттә бу исбатланырга тиеш иде, нигә галимнең фәнни исбатлавы, дәлилләре инкарь ителә дә бу исбатланмый, фәнни нигезләнми!?
   
Нигә менә шул исбатланмаган, фәнни дәлилләнмәгән орфография, орфоэпия кагыйдәләре бүген дә яшәп ята? Бүген дә мин менә мондый канунсызлыкларга юлыгып, аптырап утырырга тиешмен: “...Тишекне столяр кләе белән сыларга ...”. Моны укып утырган беренче класс баласына нишләргә кала? Башын кашып “тишек” , “кләй” бер төрле әйтелеп тә икенче төрле язылган тел белән нишләрсең, дип газетны атып бәрергә генә кала... Хәер, Матбугат,руда без бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрына ачык хат белән мөрәҗәгать иткән идек инде. Җавабы гына әлегә күренми. Көтәбез.
   
Шулай да мондый кыенлыкларны хәл итәр өчен иҗек нәзәриятен җентекле өйрәнергә кирәк. Аллыһы кушса, дәвам иттерербез.
                                   Илдар Низамов,
                         филология фәннәре докторы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.06.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»