поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
08.06.2019 Ир белән хатын

"Өйләнергә хатын юк". Читләр күргәнне үзебезнкеләр ник сизми?

Маршрут автобусында бер ирнең өч баласын да урындык­ларга утыртып баруы шау-шу куптарды. Таҗик кешесенә эштән кайтучы хатыннар ябырылды. “Берәр балаңны алдыңа алсаң да була инде. Болай да урын юк”, – дип кычкырды берсе. “Бөтен дөньяны бастыгыз инде”, – дип мыгырданды икенчесе. Ир-ат сүз кузгатмады. Хатын-кыз белән сүз көрәштерүдән мәгънә юк. Ураза аенда бигрәк тә.

Тукталышыбыз бер икән. Тө­шеп калгач, Аликның теле ачылды. Өч баласы да Россиянең төр­ле төбәкләрендә туган. Шунлыктан аларга монда яшәр өчен рөхсәт бар икән.
 
– Ике бала туганчы, Свердловск өлкәсендә яшәгән идек. Татарстанда тормыш авыр түгел. Безгә барып яшәп карагыз сез! Дөрес, безне яратмаучылар күп. Килмешәкне кем колач җәеп каршыласын?! Телегез дә, динегез дә чит түгел. Туганнарым алдан килгән иде. Алар чакырды, без каршы килмәдек, – дип сөйли ул.
 
Алик Үзәк базарда җиләк-җимеш саттыра, бер кафеда  пылау пешерә икән. Уфа базарында да бер сату ноктасы бар. Мохтаҗлык кичермибез, акча гаиләне алып барырга җитә, ди. Хатыны Гөлсуны эшләтми икән.
 
– Сездәге хатыннарның ат урынына эшләвен күреп шаккатам. Безнекеләр өйдә утыра. Ирләрне кадерләп озатырга, елмаеп каршы алырга тиеш. Гаилә иминлеге – аның өстендә. Сездә­ге хатын-кыз белән хәтта танышып та булмый. Каядыр ашыгалар, тормыш куалар. Сездәге хатыннар ирләргә әйләнгән. Алар бар нәрсәне үзләре булдырырга маташа, – ди ул.
 
Ник танышырга теләвен дә яшермәде Алик.
 
– Әле менә берәр хатын табып, өйләнергә уйлыйм. Безгә бит дүрт хатын алырга ярый. Ак­чаң җитсә, рәхәтләнеп өйләнеп була. Башта аны, үзебезнең якка алып барып, туганнарыма күрсә­тер идем. Алар ошатса, өйләнәм. Яулык бәйләмәсә дә ярый. Әгәр мохтаҗлык күрмәсә, матур сүз­лә­реңне кызганмасаң, алтын, чәчәк, тәм-томнар бүләк итсәң, яулык бәйләвен  үзе дә сизми калыр, – ди юлдашым. Балаларны  күпме була, шуның кадәр табачакбыз, ди.
Гаҗәп, безнекеләр таныша бе­лә, әмма өйләнергә ашыкмый. Сәбәбен Казандагы “Гаилә” мә­чете имам-хатыйбы Рөстәм Хәй­руллиннан сорадык.
 
– Аллаһы Тәгалә, өйләнеше­гез, ди. Мөмкинлегегез булса, ике, өч, дүрт хатын алсагыз да була, диелә. Әмма өйләнгәнсең икән, гадел булырга кирәк. Әгәр хатын алдында барлык бурычларны үти аласың икән, рәхәт­ләнеп өйлән. Сугыштан соң ир­ләр дефицит заманда, тол хатын үзе генә тормасын, балаларын үстерергә ярдәм булсын дип өйләнгәннәр. Бу – күркәм гамәл, – ди хәзрәт. – Ә чит ил кешеләре безгә акча эшләр өчен генә килә. Безнең кызларга алтын таулар вәгъдә итә. Алтыны булгач, ник безгә эш эзләп килгән соң? Үзенә җайлы җир эзләп йөрүчесе дә юк түгел. Кайберләре, җәй узгач, юкка да чыга әле. Ә кызларыбыз бала белән утырып кала. Шушындый хәлгә калган хатын-кызлар мәчетебезгә көн дә шалтыратып ярдәм сорый. Гаилә корганда сак булырга, ирләрне үзебездә яшәү­че буйдаклар арасыннан эзләргә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.06.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»