|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда Идел буе базары янды (ФОТО)Кичә төнгә каршы Идел буе базарында (Приволжский рынок) янгын чыкты. Халык башта үзе сүндерергә тырышты. Соңрак янгын сүндерүчеләр килде. МЧС хәбәр итүенчә, бер кешегә зыян килгән. Янгын башлануын Матбугат.ру хәбәрчесе үз күзләре белән күреп фотога төшереп алды. Төтен күренә башлау белән кешеләр йөгерешергә тотынды. Төнге сәгать 11 тирәсе булуга карамастан, кайбер сатучылар китеп тә бетмәгән иде. Кемдер йөгереп түбәгә үк менеп китте. Күрше кибетләрдән шешә белән су ташыдылар. Түбәдән ялкын чыга башлады. Ләкин ул сүндерелде, тирә-якны кара төтен камап алды.
Бераздан янгын сүндерүчеләр, алар артыннан ук ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте.
Алар соңрак хәбәр итүенчә, базар эчендә әйберләр янган. Ут 350 кв.м мәйданны камап алган. Бер кеше төтенгә исергән, аңа табиблар ярдәм күрсәткән.
Янгынның башы, Матбугат ру. фотосы
МЧС фотосы
МЧС фотосы
МЧС фотосы
--- |
Иң күп укылган
|