|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2019 Шоу-бизнес
Иркә: "Абыйның ап-ак кроссовкалары эченә йомырка cытып куйдым"
Җырчы Иркә балачак хатирәләре белән уртаклаша. Аның абыйсы барлыгын беләсездер. Бер караганда, рәхәт инде ул абыйлы булу, сине гел яклый, саклап йөри. Ә икенче яктан, үзенең артыннан бик ияртып йөрисе дә килми. Иркә дә абыйсыннан клубка алып баруын сораган... Менә нәрсә яза җырчы әлеге вакыйга турында.
«Минем зур ирләр аяк киемен күрүгә, кылт итеп бер хәл искә төшә... Миңа 8-9 яшьләр чамасы булгандыр... Абый клубка китәргә дип юына, җыена... Бер чиләк җылымса су алды да, дустыган белән, мине ияртеп өй алдындагы бакчага чыктык... Ике аягын зур итеп аерып баса, бөгелә, миңа су салып тор дип кулыма дустыган тоттыра... (сүзсез дә аңлыйм инде, көндәге эшем бит)... Юынганда абыйның кәефенең яхшы икәнлеген чамалап алдым да «Абыыый мине дә клубка алып баар әле», - дип сорарга булдым.. 100% юк дип әйтәсен белсәм дә. Күзгә яшьләр тулды... Ачу чыкты!!! Яраар мин әйтәм, син дә бүген барма дидем дә, ишек төбендә өр яңа, әле теге атнада гына әти Чистай базарыннан алып кайткан ап-ак кроссовка эченә ике күкәйне бер-берсенә бәреп алдым да салып куйдым.....Эээләәәктеееее, нуууу эләәәктееее... Абый клубка бармады... Мин дә бармадым... Ярый әле дустыган капрон иде... маңгай озаак төзәлер иде бит алайса... P.S. Дустыган ул, әдәби телдә чүмеч!», - дип сөйләде Иркә.
--- |
Иң күп укылган
|