Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2019 Җәмгыять
Карамагыз! Казан руферы 26 катлы йортның түбә читендә йөри (ВИДЕО)
Казан руферы (түбәләрдә һәм биек корылмаларда йөрүче) яңа видео чыгарды. Бу юлы ул 26 катлы йортның түбә читендә йөри. Нервылары нык булмаганнар, карамагыз. "Руфингның яңа чыгарылышы. Түбәгә эләгү авыр булмады, гәрчә бу Казанның биеклеге буенча икенче урында торучы йорт. Гадәттәгечә, рәшәткә арасыннан кердем. Адресын әйтмим, сорамагыз да", диелә видео астында.
Руфер видеода күргәннәрне кабатламауны сорый. Матбугат. ру исә, йөрәкләре яки нервылары нык булмаганнарны видеоны карамаска киңәш итә. Чөнки бу егет түбә читендә страховкасыз йөри.
Элегрәк ул Миллениум күпере өстенә менеп, кулында асылынып торган иде.
--- |
Иң күп укылган
|