поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.05.2019 Ана теле

Ана теле: Сөйләм – ул мәгънә төене, аны бәйли дә, чишә дә белергә кирәк. Синтаксис (нәхү) шуны өйрәтә.

Бүген без яңарак темага язмалар тәлгәшен башлап җибәрәбез. Моңарчыгы язмаларыбыз башлыча тел төзелеше гыйлеменә (лексикология, фонетика, грамматика) караган иде, аваз, иҗек, сүзләрнең һәм бүтән берәмлекләрнең фәнни асылын төзелеше яссылыгында ачыкларга омтылган идек.

Шул ук вакытта аларны күзәтү максаты  гадәти программалардан үзгәрәк иде, аларны нәкъ менә аралашу ниятендә куллану мөмкинлекләрен һәм сыйфатларын күз алдында тотып өйрәнү иде. Ягъни сөйләм яссылыгын үзәккә куеп. Хәзер безнең төп максат: әлеге берәмлекләрне бер-берсе белән бәйләп, сөйләм оештыру.
 
Бу юлы да безгә эшне, берникадәр кабатлау булса да,  кайбер төшенчә-терминнарны, беренче чиратта тел һәм сөйләм төшенчәләрен тәмам ачыклаудан башлап җибәрергә кирәктер. Гәрчә соңгы егерме елда тел фәне белән бергә сөйләмият фәне мөстәкыйльлек алып, ул үз термин-категорияләре белән яши башласа да, көндәлек-көнкүреш кулланышында, хәтта тел фәненең үзендә дә, мәктәптә тел фәнен укытканда-өйрәнгәндә, телне куллану мәсьәләләрен анализлаганда да тел, сөйләм терминнары һаман  бер-берсен алыштырып, синоним сыйфатында кулланыла килә; “сөйләм теле”, “телдән сөйләм” рәвешендә бер-берсенә керешкән, буталчык төшенчәләр рәвешендә дә очратабыз. Мондый буталыш  һич тә фән файдасына да, тел файдасына да түгел; сөйләмгә исә бөтенләй дә зарарга гына.
 
Бу тискәре күренештән үзеннән-үзе котылып булмасы аңлашылса кирәк –  махсус  кыйблалы тикшеренү-анализ-нәтиҗәләр зарурдыр; шул ук вакытта телебезнең кулланыш хәләте турындагы уйлану-тикшеренүләрдә бу термин-төшенчәләрне эзлекле рәвештә һәркайсын мөстәкыйль, анык итеп кулланылуына игътибарны юнәлтеп, бер-беребезгә таләпчән калырга кирәктер.
 
Моңарчы тел гыйлемендә бу ике төшенчәнең ничек-ничек кулланылуын күзәтүне дә әһәмияткә ия дип саныйбыз. Әйтик, тел гыйлемендә “сөйләм” терминына беренче тапкыр билгеләмә бирә башлаган Гыйбадулла Алпаровның фикер агышын күзәтү файдалы булыр.  Хезмәтләрендә “тел” белән “сөйләм”не аеру ягында торган, моны фәнни нигезләгән галимәбез Илидә Бәширева фикеренә диккать итик: “... Сөйләм дигән төшенчәне Алпаров та куллана, тик ул монда тел дигән мәгънәдә файдаланыла: “Аерым бер милләтнең бөтен социаль катлаулар, андагы төрле сыйныф кешеләре бары да монолит бер тел белән сөйләмиләр. Аларның сыйныф булу ягыннан аерылулары телләрендә дә мәгълүм микъдарда аерманың булуын китереп чыгара. Масса теленә, эшче теленә элгәреге аристократиянең, бай сыйныфның, “урам теле”, “гавам теле” дип, түбән күз белән каравы юкка гына түгел”. Аңлашылганча, тел һәм сөйләм абсолют синонимнар буларак, берсе икенчесен алыштырып кулланыла. Әмма шуның белән бергә, автор болай дип тә белдерә: “...Социаль мөнәсәбәт берәмлеге булу ягыннан, телдә иң нигез булган факт – сөйләм (фраза –высказывание). Шуңа күрә аерым сүзләр сөйләмнән, җөмләдән аерып каралмый, бәлки шул тулы бөтеннең бер кисәге итеп, бөтен бер комбинациядә, контекстта карап тикшерелә. Ялгыз сүз бөтен фикернең кисәге генә, шуңа күрә ул сөйләм эчендә генә аңлана ала. Шуның белән бергә, бирелү, саклану, төзелү өчен уңайлы булу ягыннан, телдә аерым сүз дә бик әһәмиятле бер бөтен саналырга тиеш” (Алпаров, 1945, 249 б.). “Сөйләм дигәндә авторның, асылда, җөмләне күз алдында тотуы күренә”, ди И.Бәширева ( Бәширева, 2008, 284 б.).
 
Сөйләм төшенчә-терминын фәнни кулланышка кертсә дә Г.Алпаров аның фәнни хәсиятен ачарга алынмаган иде. Бу җитди бурычны М.Зәкиев хәл итә алды. Баштагы синтаксик эзләнүләрендә үк ул: “Тел – аралашу коралы, сөйләм – аралашу ысулы, димәк, сөйләм – телнең  хәрәкәттәге формасы. Төрле диалектларда һәм төрле обстановкада (“төрле мотивларга бәйле рәвештә”, дип өстик – И.Н.) сөйләм төрлечәрәк төзелә. Ләкин билгеле бер тел коллективында, бигрәк тә язып аңлашу, аралашу өчен, сөйләмнең уртак нормалары эшләнгән була. Хәзерге әдәби тел курсының бер өлеше булган синтаксис фәне әнә шундый әдәби нормага салынган сөйләм төзелешен өйрәнә.
 
Сөйләм – ул гаҗәеп катлаулы күренеш, аны гомумән берьюлы алып өйрәнү мөмкин түгел. Шуңа күрә иң элек  аның төп берәмлеге булган (сөйләмнең барлык  үзенчәлекләрен дә  үзенә туплаган) (барысын да микән? – И.Н.) җөмлә  төзелешен өйрәнәләр. Соңыннан җөмләләрнең сөйләмгә (текстка) оешуын тикшерәләр” (Зәкиев, 1984, 5 б.).
 
Җөмләне сөйләмнең төп берәмлеге дигән раслауны сорау хәлендә калдырып, аңа алда тәфсиллерәк тукталырга ниятләп, шул ук вакытта аңа сөйләм оештыруда  төп корал-чараларның берсе буларак җитди әһәмият биреп, М.Зәкиев –  аны иң төпле өйрәнүче, дип расларга җөрьәт итәбез. Э.Яруллинның “Проблемы изучения синтаксического строя татарского языка в трудах академика М.З.Закиева” дигән кандидатлык диссертациясе авторефератына (Казань, 2011) язган бәяләмәмдә болай икърар иткәнмен:
 
“Авторефератының керешендә үк диссертант: “М.Зәкиев синтаксисның төп объекты итеп телнең хәрәкәттәге хәлен тәшкил иткән сөйләмне ала,  шуны  өйрәнүгә алынып, хезмәтләрендә синтаксиска яңа колач, фәнни тирәнлек, күп кырлылык бирде,” дип бәяләп, менә шул үзенчәлекләрне тәфсилле ачып бирергә тырыша. Синтаксик берәмлекләрне М.Зәкиев төрле елларда, төрле эзлеклелектә тикшергән-анализлаган, нәтиҗәләре дә төрле басмаларда, төрле елларда бәян ителгән булса да диссертациядә алар мәгълүм бер система-эзлеклелек белән анализлана – өч бүлектә сүзтезмә, җөмлә, текст эзлеклелегендә бәян ителә.
 
Бер әһәмиятле факторга игътибар итик: галимебез бит синтаксик категорияләрне сөйләм белән, нигездә, аерылгысыз бәйләп, сөйләм яссылыгында өйрәнсә дә вакыт-вакыт аларны “чиста” тел фәне яссылыгында, тел берәмлекләре дип алып, структур-норматив аспектта да анализлый. Кайбер хезмәтләрендә, чыгышларында кайбер категорияләргә карата бу юнәлеш өстенлек иткән очраклар да бар. Диссертантыбыз, шөкер, моңа карап  авторефератында икърар иткән әлеге кыйбладан тайпылмаган – төп тезисын диссертациянең буеннан-буена эзлекле алып чыга. Мәсәлән: “морф – как речевой элемент...” (10 б.); “основной наибольшей единицей речи является словосочетание...” (16 .); “проблема определения сложного предложения как единицы речи...” (21 б.); “исследование структуры сплошной речи (в том числе текста – И.Н.) именно для обеспечения системного и основательного изучения структуры речи...” (27 б.).
 
Автореферат белән танышу барышында “сүзтезмәне, җөмләне, башка категорияләрне нәкъ менә сөйләм системасында тикшергәнгә күрә дә М.Зәкиев бу категорияләрнең үзенчәлеген, мөмкинлекләрен тулырак ачуга иреште”, дигән нәтиҗәгә килә барасың. Э.Яруллин безне мондый нәтиҗәгә китерү өчен саллы дәлилләргә таяна. Мәсәлән, М.Зәкиев концепцияләрен  классик синтаксистларыбыз Җ.Вәлиди, В.Хангилдин тәҗрибәләре, тезислары белән чагыштыра. Мондый алымның нәтиҗәле икәнен үз мисалымда да раслый алам. Күренекле галимебезнең хезмәтләре журналист иҗаты өчен дә кирәклеген тоемлап, кызыксына башлагач, үткән гасырның алтмышынчы елларында ук әле Башкорт дәүләт университеты укытучысы, синтаксис белгече  Әмир Хәбиб улы Фатыйховның лекцияләрен тыңлаганда, хезмәтләре белән танышып (“Башкорт һәм татар телләрендә кушма һөйләмдәрнең кайһы бер үзенчәлекләре”, Уфа, 1962) күп мәгълүмат алдым. Галим анда синтаксисның күп кенә катлаулы мәсьәләләрен нәкъ менә М.Зәкиев ясаган яңалыклар белән чагыштырып төшендереп биргән иде...”.
 
Сөйләмнең төп берәмлеге дип без хәбәрләмәне таныйбыз. Тел берәмлекләренең барысы да (аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, микротекст, макротекст, текст) хәбәрләмә була ала. Мәгънә белдерү сәләтенә ия һәр категориясе. Тик аларның һәркайсы нәкъ менә сөйләм берәмлеге чарасы буларак тиешенчә, бертигез дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, барланмаган. Иң төпле, колачлы өйрәнелгәне, әлбәттә, сүз һәм җөмлә. Җөмлә “белгечләре” дип без М.Зәкиевкә кадәр әле Г.Алпаровны, В.Хангилдинне саныйбыз.
 
Шулай да хәбәрләмә ул күпчелегендә күләме ягыннан җөмләдән зуррак берәмлекләрне файдалана. Аларны да җентекле өйрәнә башлау М.Зәкиевкә насыйп булган. Җөмләнең кушма, иярчен кушма, катлаулы һ.б. күләмлерәк төрләрен, җөмләдән зуррак берәмлекләрдән синтаксик бөтен, тезем, микротекст, макротекст, текст категорияләрен киң планда колачлы өйрәнгән галимнәрне дә М.Зәкиевне дәвам иттерүче дип санарга тиеш булабыз. Текстны, аның өлешләрен нәкъ менә сөйләм оештыру “өлеш”ләре дип өйрәнүче галимнәрнең арта баруы табигый хәлдер. Өч зур хезмәтне бүген аерып алып күзәтергә, өйрәнергә була: Ф.Сафиуллинаның “Текст төзелеше”, В.Гарифуллинның “Газета тексты төзелеше” И.Низамовның “Уем – тел очында” китабының икенче бүлеге “Сүзне сүзгә тоташтырсаң, ип булыр (Фикерне ничек бәйләргә?)”.
   Аңлашыла булса кирәк, бу төргәк язмаларыбызның максаты татарча сөйләмнең барлыкка килү, оешу, хәрәкәт итү механизмын, беренче чиратта телнең  төрле чаралары белән үзара бәйләнешеп, безгә аңлашырга, аралашырга ярдәм итә торган бөтен бер система барлыкка китерү. Сөйләм барлыкка китерү. Гадыерак әйткәндә, без синтаксиска әйләнеп кайтабыз. Әмма яңачарак юнәлеш алып. Хәтерләсәгез   синтаксис ул грек сүзе (syntaxis), (syn) бергәләшеп дигәнне аңлата, ә taxis ( tasseinнан), оештыру, тәртипкә китерү,  бер рәткә салуны белдерә. Хәер, безгә мәдрәсәләребездә йөз еллап кулланылып күнегелгән  нәхү термины (гарәпчәдән) әйтергә дә, язарга да кулаерактыр.
 
Әлбәттә, сөйләм нәхүен дә, тел синтаксисы кебек үк, катгый система белән өйрәнергә, укытырга кирәк.       
 
Татарстан хөкүмәте карары белән “Мәгариф” китап нәшриятендә “Татар теле – дәүләт теле” сериясе ачылып, шунда беренчеләр рәтендә минем “И туган тел...” (1998 ел), “Ярдәмең берлән синең...” (2009 ел) китаплары басылган иде; “И туган тел...” сөйләмнең ни икәнен төшендерергә тырышкан иде, “Ярдәмең берлән синең...” шушы сөйләмне барлыкка китерү өчен телнең төп чараларын (аваз, иҗек, сүз) барлап, сөйләмгә ничек җәлеп итеп, ничек куллану турында гәп куерткан идек; Шуннан соң  образлы итеп күзаллап, әбиемнең хикәят сөйләү үрнәгендә, ягъни татар әдәби сөйләме мисалында, аңардан сабак алырга, сөйләмнең ничек барлыкка килүен, хәрәкәт итүен күзәтергә өйрәтүне күздә тотып, циклның соңгы өлеше (”Әбкәм әкият сөйләгән”...) язылды. Әлегә бәян ителмәгән. Биредә аралашу барышында сөйләм оештыру “механизмы” ачып бирелә, ягъни телнең һәр категориясенең ,– авазның авазга, иҗекнең иҗеккә, сүзнең сүзгә, сүзтезмәнең сүзтезмәгә, җөмләнең җөмләгә, башка эрерәк бөтеннәрнең бөтеннәргә,– үзара бәйләнеше, аларны бәйләү чаралары тәфсилле анализлана, сөйләм мотивларына карап төрлеләнүе, мөмкинлекләре ачыклана, яшәешнең төрле өлкәләреннән мисаллар китерелә, күнекмәләр тәкъдим ителә. Бүген башлап җибәргән  яңа тәлгәш язмаларыбызда, Алаһы боерса,  шуларның төп эчтәлеген бирергә тырышырбыз.
Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы
Матбугат.ру
№ --- | 23.05.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»