Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2019 Фаҗига
Йорт яна! "Хатын-кызлар су ташый, ирләр кулларын кесәгә тыгып карап тора" - Эльвира Шакирова төшергән ВИДЕО халыкны битараф калдырмадыМамадыш районының Югары Кыерлы авылында йорт янган. Интернетта аның видеосы чыкканнан соң, бәхәс купты. "Карап торып яндыралар", ди халык. Журналист Эльвира Шакирова Инстаграмга Югары Кыерлы авылында янган йортны сүндерү турында видео элде.
"Бүген көпә-көндез авылда йорт янды. Сәбәбе төгәл билгеле түгел әле. Күреп торасыз: көне рәтсез, җиле көчле. Ялкын телләренең янәшә торган йортларга ташлану ихтималы да бар иде. Ләкин авыл халкы тиз җыелды, без дә өстәл артына утырган җирдән түбән очка чыгып чаптык. Кая андый чакта ашап утырасың инде?! Барысы да чиләк-чиләк су ташыды. Сүнәр кебек түгел иде, ләкин янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче янгын сүндерелде, Аллага шөкер. Йортның түбәсе янып бетте. Ярый әле халык авылда чак булды, кайтучы яшьләр бик булышты. Югары Кыерлы халкына зур рәхмәтем, тирән ихтирамым. Шулкадәр бердәм халык яши биредә! Кеше кайгысын үзе аша үткәреп, көченнән килгәнчә ярдәм итәләр. Яшәсен авыл, яшәсен авылдашлар! Мондый хәсрәтләр бер йортка да килмәсен!" - дип язды ул.
Социаль челтәрләрдә утыручылар исә хатын-кызларның чиләк күтәреп йөрүләренә, ә ирләрнең читтә басып торуларына игътибар итте.
"Бу авылда ирләрне эшкә өйрәтергә кирәк. Кесәгә кулын тыгып басып торучылар күп. Хатын-кыз чилэклэп су ташый. Вот китте замана, ирләр чупрәккә әйләнде. Аллам сакласын янгыннардан", диде берсе.
"Күпме ир заты... Карап торып яндыралар. Янып бетмәгәненә аптырап торалар. Кемгә зыян килгән, Аллаһым, җиңеллеген бирсен!", дип тотып алды башкалар.
--- |
Иң күп укылган
|