поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.05.2019 Мәдәният

"Нәүрүз" фестиваленә Румыния, Грузия, Төркия, Польша, Германия, Венгрия һәм Норвегиядән продюсерлар килә

2019 елның 1-8 июнендә Казанда Төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. “Нәүрүз” тарихында беренче мәртәбә шоукейс үткәрелә – фестиваль спектальләрен карарга Румыния, Грузия, Төркия, Польша, Германия, Венгрия һәм Норвегиядән продюсерлар чакырыла.

Румыния – «Иоан Славичи» Классик театры директоры Богдан Костя һәм Сату Мареда Төньяк театрның сәнгать җитәкчесе Овидиу Кайца.
 
Грузия – Валериан Гуниа исемендәге Дәүләт профессиональ театры һәм Региональ театрларның Потийский халыкара театр фестивале директоры Тенгиз Хухия һәм Михаил Туманишвили исемендәге Халыкара сәнгать фестиваленең сәнгать җитәкчесе Кэти Долидзе.
 
Төркия – Истанбул театр фестиваленең сәнгать җитәкчесе Леман Йылмаз.
 
Польша – рус әдәбияты тәрҗемәчесе (проза һәм драматургия), театр проектлары кураторы, Варшавада Адам Мицкевич Институты хезмәткәре Агнешка Пиотровска.
 
Германия – фестиваль продюсеры Рөстәм Әхмәтшин.
 
Венгрия – әдәби хезмәткәр, Венгрия милли театрының халыкара программалары координаторы Андраш Козьма.
 
Норвегия – Ибсен Интернешнл генераль директоры Гри Вай, Ибсен Интернешнл сәнгать җитәкчесе Ингер Буресунд, Ибсен Интернешнл проектлар менеджеры Фабрицио Массини.
 
«Шоукейс форматы безнең өчен бик мөһим. Без танылган театр продюсерларының төрки телле илләрнең спектакльләренә игътибар итүен телибез. Бу күренеш халыкара театр фестивальләрендә гадәти практика булып тора һәм региональ театрларның үсешенә этәргеч бирә, – ди фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.
 
Исегезгә төшерәбез, “Нәүрүз” фестивале программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. Фестивальнең махсус кунагы Nottara Theater (Бухарест, Румыния) Ж.-Б. Мольер һәм М.Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры – Роман Феодори (Красноярск). Фестивальдә 1000нән артык кеше катнашачак.
 
XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече залларында, Тинчурин, Кариев һәм Казан яшь тамашачылар театрлары сәхнәләрендә. Шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яры буенда да спектакльләр уйналачак. Билетларны театр кассалары һәм сайтларыннан, шулай ук, билет сату операторларыннан алырга мөмкин.
 
Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
 
                                                              ***
 
"Нәүрүз"нең төп максаты - Россия Федерациясе һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларның мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту. Беренче тапкыр "Нәүрүз" фестивале 1989 елда СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан соң, ел саен уздырыла торган фестиваль 5 ел үткәрелми. "Нәүрүз" фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы буенча янәдән тергезелә. Хәзерге вакытта фестиваль Татарстанның башкаласы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. 2010 елдан Фестиваль эгидасы астында "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы эшли. Әлеге форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр сәнгате белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә.
 

---
Камал театры
№ --- | 12.05.2019
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»