поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.05.2019 Бәйрәм

Парадтан – салютка. Җиңү көнен ничек бәйрәм итәбез? (ПРОГРАММА)

Сугыш һәм тыл ветераннарына – игътибар, күчтәнәчләр, бәйрәм открыткалары, өстәмә түләүләр, мәдәни чаралар белән күңелләрен күрү, “Үлемсез полк”, “Георгий тасмасы”, “Кызыл канәфер” акцияләре. Татарстанда бәйрәм көннәре әнә шундый рухта узачак.

Татарстан Премьер-минис­тры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, игътибар берничә көн белән генә чикләнми, әл­бәт­тә. Бөек Ватан сугышында катна­шучыларның торак шартларын яхшырту, диспансеризацияләү кебек эшләр ел дәвамында оештырыла. Шулай ук апрель ахыры – май урталарына кадәр сугыш һәм тыл ветераннары өчен мә­дәният, мәгариф, социаль яклау, яшьләр сәясәте учреждение­лә­рендә, спорт объектларында төр­ле чаралар һәм акцияләр уздырыла.
 
Бәйрәм чаралары, һәр төрле акцияләр артып тора да бит, Бөек Ватан сугышында катнашу­чыларның сафльары гына елдан-ел сирәгәя. 2015 елда республикада 2441 кеше булса, быелгы Җиңү бәйрәмен нибары 834 ветеранга гына каршыларга насыйп булачак. 
 
“Үлемсез полк” акциясе
 
9 Май көнне узачак иң төп чараларның берсе ул, әлбәттә, “Үлемсез полк” акциясе. Казан башкарма комитетының мәдә­ният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов аңлатуынча, “Үлемсез полк” акциясе, узган елгы кебек үк, 2,5 чакрымга сузылган маршрут буенча узачак. Әлеге чарада катнашырга теләге булганнар Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә сәгать 13.00дә җыела башлаячак. Ә колонна 15.00дә кузгалачак.
 
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, уз­ган елгы теләк-тәкъдимнәрне ис­кә алып, авыру һәм өлкән яшьтәге кешеләр колоннага өстәмә урыннарда – Ленин бакчасы һәм Черек күл паркы янында кушыла алачаклар. Сораулар була калса, волонтерларга мөрә­җәгать итәргә мөмкин булачак. Биредә шулай ук медицина хез­мәткәрләре дә эшләячәк. Моннан тыш, үзегез белән авыр һәм зур сумкалар алмаска да киңәш иттеләр.
 
6 – 9 май көннәрендә транспорт хәрәкәтендә үзгәрешләр булачак. Шуңа күрә машина йөр­түчеләргә маршрутларын алдан планлаштыру хәерле. 
 
Социаль ярдәм чаралары
 
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, игътибар бәйрәм көннәрендә генә түгел, ел дәвамында күрсәтелә. Сугыш ветераннары торак белән тәэ­мин ителә, йортлары һәм фатирлары төзекләндерелә. Социаль ярдәм күрсәтелә торган кеше­ләрнең дә 22 проценты аларга туры килә. Картлар йортында 160 сугыш ветераны яши. Авылда яшәүче ялгыз яки балалары шәһәрдә торган сугыш һәм тыл ветераннарына социаль хезмәт бушлай күрсәтелә. Бүген мондый ярдәм алучыларның саны 1343кә җитә. Моннан тыш, инвалидлар өчен социаль-тернәкләндерү үзәк­ләре эшли.
 
Эльмира Зарипова аңлат­кан­ча, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар 10 мең сум күләмендәге түләүне май пенсияләре белән бергә алачак. Әлеге түләүләргә республикада 1480 кеше өмет итә. Сораулар булса, 279-21-17 телефоны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 
Сәламәтлек саклау минис­тры­ның беренче урынбасары Аль­мир Абашев ветераннарны өйлә­ренә килеп дәвалаучы та­биб­лар, ташламалы дарулар белән тәэмин итү турында сөйләде. 
 
9 майда Казанда узачак чаралар исемлеге
 
Тантаналы чаралар Архангельск һәм Арча зиратларында, Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасыннан башланачак
 
10.00 сәгатьтә – Парад
10.00 – 18.00 сәгатьтә – Җиңү паркындагы чаралар 
11.00 – 13.00 сәгатьтә – Меңьеллык мәйданда концерт 
15.00 сәгатьтә – “Үлемсез полк” акциясе 
19.00 сәгатьтә – “Казан-Арена” каршындагы мәйданда бәйрәм концерты
22.00 сәгатьтә – Бәйрәм салюты

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.05.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»