• 02.08-18.08 Салават концертлары. 31 сезон. Камал театры. 19:00
  • 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 17.08-18.08 "Печән базары". Казан. Кабан күле яр буе. 12.00-22.00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 18 Август Шамил Фәхретдинов
  • 18 Август Рөстәм Хәмитов
  • 18 Август Газинур Морат
  • 18 Август Маннур Саттар
  • 19 Август Харис Мусин
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Ринат Нуруллин
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93
  • Казан шәһәр филармониясенә Видеомонтажер/видеоконтентщик эзлибез. Резюме җибәрү өчен электрон почта: [email protected]
  • Ат сатыла, сау сэлэмэт жигугэ ойрэнгэн, 75000 тел 89083425578
  • Казанда авиатозелеш районда урнашкан стоматология га мед сестра кирэк. Стажы булса бик эйбэт. Зп 25000 мен.89376293950
  • Начар гадәтләре булмаган ике кыз балага яки яшь парларга озак вакыт яшәп тору өчен бүлмә тапшырам. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Казан, ул. Бр.Касимовых, 22/7. 89506670933
  • Казаннын Киров районында Базарная 2 ур общ 18 м2 бетен унайлыклары булган булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Тел. 89274544590. Т
  • Актанышта йорт сатыла. Мәйданы 128 м.кв. Су үзәкләштерелгән челтәрдән, канализаөия- септик, газ, электр - яшәү өчен бар нәрсә бар. Җире 16 сутый. 3 ой аркылы балалар бакчасы, Ерак тугел "Пятерочка", спорткомплекс, больница, 4-5 км да урман, елга. Ватсапп.89061165630.
  • Дача сатыла. Казан шәһәре Дальние Сады 4 сот. 89272491829
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча ШӘҖӘРӘләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 [email protected] Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казань совет районы ак губкина урамында зур булме сатыла 18кв.м балконы бар.89509469991

 

 

 
Архив
 

               

07.05.2019 Җәмгыять

“Дәүләте бетсә, милләтне шәхесләр туплап тота”

Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылына елына, ким дигәндә, ике мәртәбә барам. Беренчесе – май аенда, икенчесе – августта. Иртә язда бик вакытсыз арабыздан китеп барды Туфан ага Миңнуллин.

Шөкер, каләмдәшләре, Камал театры артистлары, авыл халкы үзенең газизен онытмый. Хәер, әгәр “Таттелеком” элемтә оешмасы аның йорт-җирен тәртипкә китермәгән, музей ачмаган һәм музей-биләмәне бү­генгә хәтле карап тотмаган булса, авыл белән бергә Туфан абый, Туфан абый белән бергә Олы Мәрәтхуҗа хәтердән юыла башлап, әдип нигезенә сукмак та бетәр иде бәлки.
 
Инде менә ничә ел май һәм август айларында әдип­нең туган нигезендә Коръән укыла. Аш-су өстәлен Туфан абыйның кызы Әлфия һәм авыл халкы әзерли.
 
Коръән ашына, гадәттә, Туфан ага белән якыннан аралашып яшәгән, иҗат иткән шәхесләр чакырыла. Аларның ни сөйләгәннәрен нечкәләп язып тормыйм. Юксыну хисләреннән кү­ңел мөлдерәмә тулы була. Бүген әйтәсе сүзем – башка. Бактың исә, Туфан аганың музей-биләмәсе хәзергә кадәр караусыз икән, ягъни рәсми рәвештә бер оеш­маның да карамагында тормый. Ә бит бу хакта сүз күптән бара, һәр елны төрле вәгъдәләр ишетеп таралышабыз.
 
Музейда Туфан ага чыгышының аудио язмасы саклана. Аны монда килгән һәркемгә тыңлаталар. Әдип­нең үзе исән чакта Дәүсоветта ясаган соңгы чыгышларыннан берсе ул. Татарны дөньяның иң мә­дәниятле халыклары рә­тендә күрергә теләгән әдип­нең мондыйрак сүз­ләре бар: “...дәүләте бетсә, милләтне шәхесләр туплап тота...” Әлеге сүзләрне әйткәндә, Туфан ага, әлбәт­тә, үзен күз алдында тотмагандыр. Ул милләт язмышында шәхесләрнең нинди роль уйнаганын тагын бер кат искә төшерергә телә­гәндер. Ә асылда, бу сүзләр – аның турында.
 
Хәтерлим, әле “Таттелеком” егетләре әдипнең нигезен тәртипкә китерә башлагач һәм монда музей оештырырга ниятләгәч, кай­берәүләр: “Район үзә­гендә Туфан музее бар бит инде, Олы Мәрәтхуҗага нигә кирәк ул?” – дип сөйләнде. Болар – үзләре берни дә эшләмәүчеләр, алай гына да түгел, берни дә эшләргә теләмәүчеләр. Бәлки, күңелләрендә битарафлык белән хөсетлек бергә үрелгән кешеләрдер. Кызганыч ки, андыйлар бар шул, кәнәфи биләп утырганнар арасында да очрый. Әлфия әтисенең музей-биләмәсен дәүләт карамагына тапшыру кирәклеге турында төрле оешмаларга үтенеч хатлары да язган, әмма анык кына җавап алганы юк әле.
 
Инде соңгы өмет – Президентта, ди ул. Олы Мә­рәтхуҗага килгән саен без: “Бу авыл үзенә күрә бер мәдәни үзәккә әйләнсен иде, монда Туфан шәхесенә бәйле төрле вакыйгалар барсын иде”, – дип сөйлә­шәбез. Мәсәлән, район театрлары арасында Туфан пьесалары буенча куелган спектакльләр бәйгесе оештырырга мөмкин. Бездә халык театрлары бихисап бит! Бу фикерне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та хуплый. Мондый бәйгене язучылар оештыра алмый шул. Ә Данил әфәнде Биектау районының Олы Битаман авылында “Туфан рухлы” яшь драматург­лар һәм режиссерлар семинары уздыра башлаган инде. Үземчә, бер нәзер әйткән идем, ди. Хәзер семинарга Россиянең башка төбәкләреннән дә яшь иҗатчылар килә башлаган. Ни өчен Олы Битаманда? Баксаң, Туфан ага Данил йорты белән янәшә үзенә дә бер йорт салган булган. Инде Данилның үзенең дә драматург икәнен искә тө­шерсәк, ике шәхес арасында “күңелләр берлеге” булу гаҗәп түгел. Уемча, яшь иҗатчылар семинарын Олы Мәрәтхуҗада да уздырсаң, шәп булыр иде.
 
Минем бөтен асылы белән авыл кешесе булган әдипләрне күргәнем юк. Туфан ага Олы Мәрәтхуҗаны Казанга да алыштырмады, алай гына да түгел, туган авылын дөнья илләренең иң гүзәл башкалаларыннан да өстен куя иде ул.
 
Юлга чыгар алдыннан, Дәүләт Советының матбугат үзәге хезмәткәре, ша­гый­рә Чулпан Әхмәтова (Таңчулпан) белән гәплә­шеп утырган идек. “Мин Туфан абый сөйләве буенча Олы Мәрәтхуҗаны зур, төзек бер авыл итеп күз алдына китерә идем. Үзем барып күргәч, шаккаттым: кечкенә генә бер авыл, хәтта урамнары да юк кебек, кем кайда тели – шунда йорт салып куйган. Ник үз авылын шулкадәр яратты икән Туфан абый?” – дип сөйләгән иде ул. Хәер, Чулпан бу сорауга җавапны үзе дә белә, авылны, татарны яратмаса, ул Туфан була да алмас иде, ди.
 
Шундый кешенең туган нигезен оныту ул – мил­ләтне тотып торган олуг шә­хесне оныту дигән сүз. Бәс, шулай икән, нигә әле хакимият аның музей-билә­мә­сен карап-саклап тотуны үз өстенә алмый?
 
Дөрес, Кама Тамагы райо­нының яңа җитәкчесе Наил Альберт улы Вазыйхов әлеге мәсьәләне хәл итәргә өметләндерде үзе. Көтеп карыйк инде.
 
(Риман Гыйлемханов. “Ватаным Татарстан”,   /№ 65, 07.05.2019/)

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом