|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2019 Мәдәният
Тинчурин театрында Арча якташлыгы концерты узды (ФОТО)5 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Арча якташлыгы концерты узды. Кичә Арча Якташлыгы җәмгыятенең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов һәм Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның сәламләү сүзләреннән башланып китте. Быел әлеге концерт Театр елына багышлануы белән үзенчәлекле иде. Г. Камалның “Беренче театр” пьесасы нигезендә театральләшкән тамаша җыр һәм бию белән бергә үрелеп барды. Фойеда урнаштырылган күргәзмә дә кунакларыбызның игътибарыннан читтә калмады. Талантлы һәм данлыклы Арча якларыннан чыккан милләттәшләребез Татарстанның халык артистлары Гөлзада Сафиуллина, Фердинанд Фәтхи, популяр җырчыларыбыз Нурзадә, Рәфинә Ганиуллина, Лилия Хәмитова, Фәрит Низамиев, Арча үзешчәннәре, бию коллективлары һ.б. кичәгә ямь өстәде.
--- |
Иң күп укылган
|