поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.04.2019 Ир белән хатын

Хыянәтнең “хакы” күпме?

Хыянәткә карашым гомергә катгый бу­лды. Яши торгач, эч­ке кичерешлә­рең­­не анализлау, элекке тормышың­дагы кыйммәтләрне яңадан бәяләү чорына килеп ке­рә­сең. Бу эштә бала чагыңда әти-әниең биргән тәрбиягә, тормыш тәҗрибә­ңә, намусыңа таянасың. Без якты дө­ньяга Хак Тәгалә та­­ра­фын­нан сыналыр өчен җибәрелгәнбез. Шу­шы бөек тәгълимәтны аң­лар­га теләгән һәм аң­лый алган бән­дә­­ләргә бу гөнаһлы дөньяда яшәү җи­ңел түгел.

Ярыйсы гына зур гаи­ләне тәэ­мин итү өчен ми­ңа пенсиягә ка­дәр шабашкаларда эшләп йөрергә туры килде. әлеге мөмкинлекне өлешемә тигән иң зур бүләкләрнең берсе дип саныйм: нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашмадым, акны карадан аерырга өйрәндем.
 
Шабашкада йөргәндә хыянәткә карата катгый фикеремне бераз йомшарткан вакыйга да булды. Иптәшләрем белән ярыйсы гына олы яшьтәге абзыйның бакча йорты түбәсен үзгәртеп ясадык. Эш беткәч хуҗа кеше миннән эш бәясен сорады, пенсионер икәнлеген исәпкә алып, кимрәк бәя әйттем. Абзый: “Ярар, мин эшегездән канәгать, акчаны сезгә ике меңгә арттырып бирәм, әгәр дә хатын чылтыратып сораса, син сөйләшкәннән дүрт меңгә арттырып әйтерсең”, — диде. “Син нәрсә инде, абзый, миннән ришвәтче ясарга җыенасыңмы? Илебез болай да шундыйлар аркасында алга китә алмый», — дидем, шаяртып. Абзый бер мизгелгә югалып калгандай булды, аннары үзен кулга алып: “Карале, егет, мин хәзер җитмешне ку­ып барам, шушы яшемдә икенче хатын белән таныштым. Ниһаять, аңарда хатын-кыз җылысы тойдым, ләкин аның янына буш кул белән барырга күңел тартмый. Син мине аңлый алсаң, аңла», — диде. Ничек аңламыйм ди инде?! “Андый хәл булгач, безгә артыграк итеп бирергә җыенган акчаны да үзеңдә калдыр”, — дидем.
 
Икенче очрак. Совет заманында җитәкчеләр өчен төзелгән йортка, биш бүлмәле фатирга килеп эләктем. Хуҗа тиешле кешегә 70 яшьләр тирәсе, инсульттан соң бик авырлык белән генә йөри. Фатирын сатарга әзерли икән, иске ишекләрне яңа­ларга алыштырырга кирәклеген әйтте. Соңыннан, эшләрне бетергәч, абзый, ачынып, үзенең язмышын сөйләде. Төзелештә зур начальник булып эшләгән икән. Илле яшендә яшь кенә бухгалтер кызга гашыйк булган һәм ике баласы белән хатынын аерып, шуңа өйләнгән. Балалары туып, әйбәт кенә яшәп ятканда чирләп киткән, вакыты җиткәч, пенсиягә чыккан. Шуннан гаиләдә ызгыш, аңлашылмаучанлык баш­ланган. Ир тагын чирләп больницага эләккәч, яшь хатын баласын алып, икенче иргә яшәргә киткән, фатирны бүлү мәсьә­ләсен күтәргән. Хыянәт иткәне өчен элеккеге гаиләсе дә гафу итә алмаган үзен&
 
Өченче хыянәт тарихы болайрак: бер ханым бакча кишәрлегендә терраса төзергә чакырды. үзе ярыйсы гына чибәр, сөйкемле, ачык күңелле. Тумышы белән күрше республикаларның берсеннән икән. Мин сөйләгән “сы­гылмалы” мәзәкләрне аң­лый гына түгел, үзе дә өс­тәп җибәрә, көләргә, шаяртырга ярата. ә тормыш иптәше бөтенләй дә аның капма-каршысы. Бервакыт төшке ашка ресторанга кергәч, янәшә өстәл артында бик матур парны абайлап алдым. Карасам, шул хатын урта яшьләрдәге, сөйкемле ге­нә ир бе­лән чөкердәшеп утыра. Ир тәмәке тартырга чыгып киткәч, ханым янына килеп:
 
— Карале, матурым, син иске ботинканы яңасына алыштырдыңмы әллә? — дип сорадым.
 
— Әйе, шулайрак иде, без аның белән бергә яшибез, — диде безгә тер­раса ясаткан хатын. — Ул Украинадан. Моннан КамАЗ запчастьләре килеп ала да үзләренә алып китеп сата. Законлы кавышырга уйлап торабыз.
 
— Кара аны, матурым, саграк бул, ул як кеше­лә­ре сүзгә дә бик оста, хә­тәр үткеннәр дә, — дип кисәттем үзен. Ул:
 
— Мин дә төшеп калганнардан түгел, — дип елмайды.
 
Ничәдер ел үткәч, мин тагын шул бакчага барып берәүләргә баскыч ясап бирдем. Шунда хуҗабикәдән бездән терраса ясаткан хатын турында сорадым. Үкенечкә, аның язмышы бик аяныч тәмамланган икән. Украин “мә­хәббәте” башта аны төрле бүләкләргә күмгән, киендергән, ә соңгы ки­лүендә хатыннан, биш кеше яшә­гән ике бүлмәле фатирларын залогка салып булса да, бурычка зур суммада акча алуын үтенгән. өс­тәмә запчастьләр саткан акчага яңа фатир алырмын, балаларың бе­лән яшәрбез дип сүз биргән. Ләкин шуннан суга төшкән балта кебек юкка чыккан. Ярты елдан соң кредиторлар, хәтәр егетләр җибәреп, хатыннан фатирын сатып, бурычны түләвен таләп иткәннәр, түләмә­сәң, кискен чаралар кулланачакбыз дип куркытканнар. Шуннан хатын кунакха­нәдән “мәхәббәтенең” паспорт мәгълүматларын табып, Украинага киткән. Ләкин пропискада күрсәтелгән торакка килеп тә, ни ирне, ни аны белгән бер кешене дә таба алмыйча кайткан. Шуннан ваннасына кереп юынган, чиста киемнәрен кигән, иреннәрен кызарткан һәм... башын элмәккә тыккан.
 
Һәр зур хыянәтнең тө­бендә алдау, ялган, кечкенә хыянәтләр ята. Хыянәттә ирләр дә гаепле, гүзәл затларыбыз да алар­дан калышмый. Бервакыт сатучы булып эш­ләгән хатын йортында эшләдек. Кызы сәүдә колледжын бетергән, хәзер кибеттә сата икән. “Кызыгызга әйбәт киңәшләр бирә аласыз инде алайса?” — дигәч: “Яшьләргә безнең киңәш­ләр кирәкми, алар бездән дә әйбәтрәк алдый белә­ләр”, — дип куйды. Икенче ханым үзенең кызын беркемгә дә баш бирмичә яшәргә өйрәтеп тәрбияләвен, нәти­җәдә кызының тормыштан уңуын: фатирлы, машиналы егеткә кияүгә чыгуын, каенанасын да үз урынына утыртуын, ирен дә орчык урынына тотуын горурланып сөйләде... Өченче очракта хуҗа хатынның кызы минем танышым булып чыкты. “Әйе, безнең олы кызыбыз дөньяның кирәген бирде, бик рәхәтләнеп гуляйт итте, безнең кебек бер ирнең чыраена гына карап тормады, — дип сөйләде ул, куангандай. — Ничә мәртәбә кияүгә барды, барыбер үз бәхетен оттырмады, хәзер менә дигән ир белән яшәп ята”.
 
Бу әниләрнең кызларының “казанышларын” шулай югары бәяләүләрен ишеткәч, чәчләрем үрә торды. Игелек кылсаң да, яманлык эшләсәң дә үзе­ңә кире әйләнеп кайтуын ничек белмиләр икән алар? Югарыда китерелгән мисаллардан аңлашылганча, хыянәт өчен дә иртәме-соңмы түләргә кирәк була.
 
Марат МӨХӘММӘТШИН. Чаллы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 04.04.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»