|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2019 Җәмгыять
Татарстанның иң зур ришвәтчесе Кукмара китапханәсендә эшлиме?Татарстанның төньягында, Кукмарада урнашкан Янил авылы бөтен илгә яңгырады. Район газетасы ярдәмендә авыл китапханәсе мөдире Гөлнур Галимуллина республиканың баш ришвәтчесенә әверелгән. Аның бөтен гаебе — ул китапханәгә йөрмәгән авылдашларына формулярлар тутырган.
Өстәвенә, түрәләр үзләре әлеге язулар берни бирмәвен таный, китапханәчеләр оклад буенча эшли.
Депутат Рафил Ногманов фикеренчә, Гөлнур Галимуллина моны китапханә ябылмас өчен эшләгән.
Гөлнур Галимуллина бу вазыйфада 15 ел эшли. Ул китапханәдә курчак театрын оештыручы һәм шуңа грант та откан. Әмма хәзер дәрт югалган.
«Бу хакта ишеткәч, мин шок хәлендә калдым. Бу күптән булган хәл, суд, җинаять эше булмады», — дип сөйли китапханәче.
--- |
Иң күп укылган
|