поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.03.2019 Фаҗига

Түбән Камада үтерелгән полиция хезмәткәренең гаиләсенә матди ярдәм күрсәтеләчәк (ВИДЕО)

Түбән Камада хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган полиция хезмәткәре Динар Саматовның гаиләсе закон буенча каралган түләүләрне алачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президент бу вакыйгадан хәбәрдар. Куркыныч җинаятьчегә аткан полиция хезмәткәре дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк. Динар Саматовның гаиләсе закон буенча каралган түләүләрне алачак. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәлак булган полицейскийның гаиләсенә ярдәм итү өчен чаралар күрә», – диде Лилия Галимова.
 
Закон буенча хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең гаилә әгъзалары 3,8 миллион сум бервакытлы түләүләр, 2,6 миллион сумнан артык иминият акчалары алырга хокуклы. Шулай ук балаларны тәрбияләү һәм башка түләүләр өчен ай саен пособие бирелә.
 
Үтерүчене аткан Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк. Хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган полицейскийның гаиләсе закон буенча каралган түләүләрне алачак, дип яза Татар-информ.
 
Динар Саматов 1985 елда туган, 2007 елның октябрендә эчке эшләр органына эшкә кергән. Соңгы вакытта ул полиция өлкән участок уполномоченные вазифасында хезмәт куйган.
 
Җитәкчелек тарафыннан Динар Саматовның аеруча катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәгән өчен бүләкләнгән булуын әйттеләр. Полиция хезмәткәренең хатыны калган, балалары юк.
 
Полицейскийга һөҗүм итү төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралган.
 
Видеода участок уполномоченные юлга арты белән басып тора. Шул вакытта аның артыннан билгесез ир-ат килә, очраклы узып баручының китүен көтеп тора. Аннары полиция хезмәткәренең муенына берничә тапкыр пычак белән кадый.
 
Полицейский һөҗүм итүчегә ташлана һәм аны тоткарларга тырыша. Әмма полиция хезмәткәре егыла һәм җинаятьче чабып китә.
 
Фаҗига нәтиҗәсендә полиция хезмәткәре һәлак булган, икенче полиция хезмәткәре һөҗүм итүчене атып үтергән.
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 24.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»