поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.03.2019 Шоу-бизнес

"Мин бу җырга Тукай бүләге бирдертер идем" (ТАТАР ЭСТРАДАСЫ ТУРЫНДА ФИКЕР)

Сәхнә сабан туе мәйданы да, банкетлар залы да түгел, ул кешене рухи тәрбияләү урыны. Шуңа күрә сәхнәдә кеше күңеленә ятышлы күркәм сүзләр сөйләнергә, кешене моңландыра-уйландыра торган җырлар яңгырарга тиеш. Кызганычка, бүген ул үзенең изге урын булуын югалтты. Кемнең җырлыйсы килә, барысы да җырлый, кемнең теләге бар, шул сәхнәгә менә.

Сәхнә колхоз базары шикелле алыш-биреш урынына әйләнде. Телевидение, радиоларның ишекләре һәркемгә ачык. 30-40 мең түләп клип төшерү һәм аны тәүлек буе “Мәйдан”, “ТМТВ” кебек каналларда әйләндерү чүп эшкә әйләнеп калды.
 
Тагын советлар заманын искә төшермичә булмый. Чөнки без бүгенге шикелле зәвыксыз җырлар тыңлап үсмәдек. Илһам абыйлар, Әлфия апалар заманы безне чын җырның ничек булганын, татар моңының ничек яңгыраганын йөрәгебезгә сеңдерде. Артист бит ул тамашачының күңелен ачудан бигрәк, тәрбия эшен башкарырга тиеш. Зәвыкны исә җырлый белгән һәрбер кеше дә тәрбияли алмый. Татар – моңлы һәм җырлый белә торган халык. Әмма җырлый белгән бөтен кеше дә сәхнәгә менә алмый. Тиеш тә түгел. Кызганыч, бездә әлегә әзерлеклесе дә, чиле-пешлесе дә сәхнәдә, чөнки табын артында җырлап йөри торган, юбилейлар алып бара торган йөзләгән тамадалар сәхнәгә менде. Кайвакыт алар үзләренең кайда җырлаганнарын да онытып җибәрәләр. Шулай булмаса, сәхнәгә чыгу белән: “Әйдәгез, бергәләп!” – дип акыра башламаслар иде. Кеше концертка акчасын түләп, җыр тыңларга, тамаша кылырга килә. Җырлап утыруның үз урыны бар: бераз “чиртеп” алганнан соң өстәл артында җыр сузалар, сабан туе мәйданында авылын сагынып кайтканнар моңланып, яшьлек җырларын яңгыраталар. Боларын аңлап була. Ә концерт залында, минем колак төбендә ярык барабан тавышлары чыгарып үкереп утыручыны аңлап та, кабул итеп тә булмый. Сәхнәдәге теге җырчы тагын да ярсыбрак: “Бергәләп, бергәләп!” – дип сикеренә. Залдан акырган, чинаган тавышлар көчлерәк ишетелгән саен аңа шәбрәк, чөнки аның җырының сүзләре ташка үлчим, көе сазлыктагы бака туен хәтерләтә. Болай тавыш күп чыккач, залдагы халыкка да күңелле. Үзе концерт буе шыңшып утыргач, сәхнәдәге җырчыны да шәп җырлады дип кайтып китә.
 
Көчләп кул чаптыру
 
“Кемнәр шулай җырлый?” дигән сорауга җавап язарга алынмадым, чөнки җырчыларны берәм-берәм тәнкыйтьләү өчен минем музыкаль белемем дә, әзерлегем дә юк. Әмма акча түләгән тамашачы буларак, үземә хезмәт күрсәтүчеләр турында нидер әйтергә хакым бардыр дип уйлыйм. Шуңа күрә сәхнәнең бүгенге аяныч хәле турында гына сүз алып барам.
 
Икенче ямьсез күренеш. Җырчының куплет саен: “Куллар, куллар!” – дип кычкыруы. “Кулларыгызны күрмим. Ишетмим!” – дип унар-егермешәр тапкыр кабатлыйлар. Кул чаптырырга чакырып әллә нинди ишарәләр, ымнар ясыйлар. Тамашачы үзенә ошаган җырга кул чаба инде ул. Артист үзе шуннан үзенең кемлеген чамаларга тиеш. Берәү дә билет алып кул чабар өчен концертка килми. Кул чәбәкләү өчен фитнес заллары бар. Көчләп кул чаптырырга тырышу артистның дәрәҗәсен төшерә. Дискотекада җырласыннар андый кул чаптыра торган җырларны. Ә концертта артистка ихтирам йөзеннән кул чабу-чапмау тамашачы ихтыярында. Безнең шикелле зәвыклы җырлар тыңлап үскән буын өчен җырчыларның мондый әдәпсезлекләре бөтенләй кыргыйлык булып күренә. Чыгып басарлар иде сәхнәгә, җырның сүзен, көен кем язган – шуны әйтерләр иде дә, концерт буе җырларлар иде дә җырларлар иде. Кая ул бүгенге шикелле ярты концерт буе сөйләнеп тору!
 
Буш сүз...
 
Буш сүз сөйләп тору – безнең эстраданың тагын бер кимчелеге. Хәзер концерттан җыр тыңлап түгел, гайбәт тыңлап кайтып китәсең. Кем кем белән йоклаган, нинди эчке күлмәк кигән, эчеп кайткан ирен ничек акылга утырткан, аның өстеннән кемнәр жалу язган... Алар ни мәзәк түгел, ни гыйбрәт түгел. Тыңлап утыра-утыра укшыта башлый, билләһи! Артистлык сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Ә бит җыр кечкенә спектакльне хәтерләтә. Сәхнәгә чыккансың икән, синдә тамашачыны җәлеп итү, сихерләү сәләте булырга тиеш. Кирәкмәгән “пүчтәк” сүзләр сөйләп аны үзеңә каратып булмый. Сәхнәне ямьсез сүзләр белән тутыру – әдәпсезлек. Тамашачыны үз артыңнан ияртеп бару көче булмаса, сәхнәгә чыгуның кирәге бармы икән?
 
Татар җырчыларының күбесе татар теленең үзенчәлекле авазлары – “һ”, “ә”, “ө”ләрне дөрес әйтеп җырламый, шулай ук “а” авазын урысча әйтә. Татар телендә беренче иҗектә “а” авазы “о”лаштырып әйтелә. Мин гомерем буе рус балаларына да, татар балаларына да татар теле һәм әдәбиятын укыткан укытучы. Шуңа күрә татар телен бозып җырлау минем җен ачуларымны чыгара. Ничек чыгармасын ди! Еллар буе дөрес сөйләшергә, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтәм. Ә бала өенә кайта да, татар теленең үрнәге булырга тиешле телевизордан “сиям сине, сиям сине картлык җиткәч тә” дигән җыр тыңлый.
 
Кайбер акыллыбашлар җыр телне, милләтне саклый дияргә яраталар. Алар моны бүгенге эстраданы күздә тотып әйтәләр. Моның белән килешеп булмый. Бүгенге җырлар телне дә, милләтне дә сакламый. Бүгенге җырлар телне һәм милләтне үтерә. Телне саклау һәм үстерү аның бөтен нечкәлеген тоеп, милләтеңнең үзенчәлеген белеп, үткәнен-бүгенгесен күзаллаганда гына булырга мөмкин. Сүзнең бер иҗеген генә ялгыш әйтсәң дә, мәгънә үзгәрә; татар авазларын әйтә белмәсәң, җыр имгәнә.
 
Руслашу
 
Бөтен өлкәдә руслашу бара. Татар җырлары да шуңа хезмәт итә. Бүген тарихта булмаган хәл күзәтелә: җырның бер юлын татарча, икенчесен русча әйтеп җырлау башланды. Элеккеге кичке уеннар вакытында яшьләр җырлый торган җырларда кайбер урыс сүзләрен җырга керткәннәр. Әмма татар, рус сүзләреннән ботка ясап, халыкка тәкъдим итү беркайчан да булмаган. Моңарчы татар телен ватып-җимереп сөйләшү урамда гына ишетелгән булса, хәзер күкрәген киереп сәхнәгә менеп басты. Бу нәрсә нәтиҗәсе? Бу – татарча юньле шигырьләр язылмау нәтиҗәсе. Чөнки сәхнәдән яңгыраган өч җырның икесе мәгънәсез рифмалар җыелмасыннан тора. Хатыны шигырь яза, ире көен әвәли. Аннан икәүләп шуны сәхнәгә менеп мырлыйлар. Кайберләре бөтенесен: сүзен дә, көен дә үзе маташтыра. Аларны җыр дип әйтеп булмый, алар русның частушкалары.
 
Доганың урыны монда түгел
 
Кабул итеп булмый торган тагын бер нәрсә бар. Яшь кенә кызлар түгел, хәйран гына олыгаеп барган ханымнар да сәхнәгә чыгып сөйләнгәннән соң, Аллаһы Тәгаләнең исемен дә телгә алмыйча, “бу җырым фәлән фәләнгә дога булып барып ирешсен иде” дип җыр суза башлыйлар. Җырның эчтәлеге бу кешене искә алуга бөтенләй туры килми. Ләкин эш анда түгел, хикмәт җыр белән доганы аера белмәүдә.
 
Күңел ачу урынында сикерә-сикерә биегән җыр фани дөньяга күчкән кеше рухына берничек тә барып ирешә алмый. Ә менә рәнҗетергә мөмкин. Һәр нәрсәнең үз урыны бар. Дога-гыйбадәтнең үзәге – нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Догалар күп, әмма сәхнәдән җыр җырлап сорау догасы юк. Аның кадәр кеше каршында вафат булган якының өчен җырның дога булып барып ирешүен теләү зур гөнаһка батырырга мөмкин. Дога кабул булсын өчен Коръән аятьләрен уку фарыз. Көлке сүз белән тулган сәхнәдә дога сүзен телгә алу үзе ялгыш гамәл.
 
«Үзгәреш җиле» кайсы якка үзгәртте?
 
Бер җырчы белән берничә ел элек “Татар-информ” үткәргән әңгәмәдә “Үзгәреш җиле” татар балаларына кечкенәдән дөрес музыкаль тәрбия бирүгә йөз тота” дигән фикер ишетелеп киткән иде. Кем әйткәнен төгәл хәтерләмим. Ашыгыбрак әйтеп ташлаган сүзләр булды бугай бу. Бәлки алар шулай хыялланганнардыр. Президент тарафыннан тәкъдим ителгәч һәм аңа миллион сумнар бирелгәч, бу фестиваль татар эстрадасын яңартыр, күтәреп җибәрер дигән иллюзияләр булгандыр. Әмма монда тагын “яхшырак булырга теләгән әйбер гадәттәгечә килеп чыкты”. Гадәттәгечә генә чыккан булса, түзәр дә идең әле. Татар җырын, татар моңын бөтенләй бетереп ташладылар. Татарның бәгыреннән өзелеп төшкән халык җырларын таптап изделәр.
 
Раязның “Сарман” җырын ишеткәч, сарманлылар килеп җырчыны кыйнап китмәгәйләре дип шикләнгән идем. Юк, йоттылар. Түзем халык, ай-һай битараф халык шул без. Тарихыбызны бозганнарына ис китми. Татар җырларын Африканың кара тәнле халкы калыбына салып, джазга төреп бирү кемгә, ни өчен кирәк? Заманында татарның танылган җырчылары башкарган халык җырларын бозып-имгәтеп дөньяга ишеттерәселәре килә кайберәүләрнең.
 
Аларны үзгәртәсе юк. Алар инде заман сынавын үтеп чарланган, асылташ кебек шомарган. Европага, Америкага чыгарасы килгән кешеләр җырларны үзләре язсыннар. Аннан акырсыннар барабан тавышына. Сикерсеннәр үзләренә бирелгән акча күләменә карап. 40-50 мең сум җырны бозарга да, сикерергә дә җитә ул.
 
Безгә ниндие кирәк?
 
Татар җырын читләргә ишеттерү өчен халык җырларын суеп, туныйсы юк. Иң элек талант кирәк, моң кирәк, мәгънәле җыр кирәк. Аның өчен Шамил Әхмәтҗанов, Зөһрә Сәхәбиева, Рафаэль Сәхәбиев, Хәйдәр Бегичев, Әлфия апалар кирәк. Безгә шулар шикелле җырлый белүчеләр, татар моңын саклап калучылар кирәк. Саклап калу бер эш. Аны киләчәк буыннарга тапшыру тагын да катлаулырак һәм җаваплырак. Бер кеше гомерендә (үземне күздә тотып әйтәм) җыр шулкадәр бозыла, шулкадәр үзенең кыйммәтен югалта икән, оныкларыбызга татар моңын ишетү бөтенләй мөмкин булмаячак.
 
Ни өчен сәхнәбез бүген шундый мескен хәлгә төште? Чөнки җыр сәнгать булудан туктады. Ул кәсепкә әйләнеп калды. Халык талымсызланды, концертлардагы чиле-пешле җырлар өчен дә акча түли. Алучысы булганда сатучысы табыла. Димәк, андый җырлар алга таба да булачак. Алыш-биреш урынына әйләнгән сәхнәдә чын сәнгатькә урын калмый. Телевизион фестивальләрдә номинацияләр буенча призлар сатып алына. 40 меңне түлисең дә, “иң үзенчәлекле тавыш” яки “иң халыкчан җырчы” дигән исемгә лаек буласың. Кемне алдыйбыз? Үзебезне үзебез алдыйбыз түгелме?
 
Әгәр совет заманы булса, бүгенге 800ләп җырчыдан 8е генә калыр иде. Җыр сәхнәгә менгәнче бернинди тикшерү үтми. Элекке худсоветларны сагынып әйтүем түгел. Ул вакытта да гаделлек булмаган. Әмма тозсыз җырлар худсовет иләге аша үтә алмаганнар.
 
Ә шулай да вакыт-вакыт, болытлар арасында уйнаган аҗаган шикелле, чын җырлар да ялтырап китә. Татар рухына, татар йөрәгенә үтеп керерлек бер җырны мисалга китерәм. Габделфәт Сафин җырлый торган “Бөек татар” дигән җыр ул. Әгәр көчемнән килсә, мин бу җырга Тукай бүләге бирдертер идем. Ә нигә? Салаватка “Мин яратам сине, Татарстан” дигән җыр өчен бирделәр бит. Болай барса, яратырлыгы калырмы-юкмы әле – белгән юк. Ә “Бөек татар” җырын тыңлаганда каз тәннәре чыга. Менә шундый җырлар кирәк бүген. Ваемсыз татарны уята торган, үткәнен исенә төшереп уйландыра торган, аяныч хәленә төшенеп моңландыра торган. Кирәген кирәк, тик булыр микән?..
 
Фәрит ВАФИН. Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.03.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»