поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.02.2019 Мәгариф

Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан

Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан. Өч ел элек 16 төбәктән 80 укучы катнашкан булса, быел 22 регионнан 140 укучы катнаша.

Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина сөйләде.
 
“Быелгы олимпиада төбәкләрдән укучыларның күпләп килүе, татар теле белән кызыксынулары белән аерыла. Без олимпиадага балаларны дуслаштыру, таныштыру максатыннан да җыябыз. Чөнки олимпиададан киткән һәр бала үзләренең социаль челтәрләрендә аралашып китәләр, үзара элемтәләрне ныгыталар”, — диде ул.
 
Олимпиаданың максаты – сәләтле укучыларны барлау, аларны үстерү, татар теленең чит төбәкләрдә сакланышын камилләштерү. Укучылар Башкортстан республикасы, Әстерхан, Саратов, Киров, Түбән Новгород, Курган, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Пермь, Новосибирск, Красноярск өлкәләреннән килгәннәр.
“Олимпиада эшләреннән куркырга кирәк түгел. Һәр елдагыча биремнәр төбәкләрдәге укыту үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән”, — диде Гөлия Мусина.
 
Олимпиада биремнәре өч өлештән тора: укучылар бүген татар теленнән, иртәгә татар әдәбиятыннан көч сынашачак. ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, сәнгатьле сөйләм конкурсы үткәреләчәк. Анда катнашучылар Татарстан, Казан һәм татарлар турында сөйләячәк, үзләренең шигырьләрен комиссиягә тәкъдим итәчәк. Жюрида — КФУ мөгаллимнәре.
 
Мәскәү шәһәреннән килгән унынчы сыйныф укучысы Илнар Каюмов олимпиадага үзе теләп килгәне хакында әйтте. “Олимпиадага килер алдыннан бераз борчылдым. Быел кыен сораулар да булды: грамматик, морфологик яктан, тәрҗемә итү биремнәре. Җиңеп чыгарга өметләнәм”, — диде ул.
 
“Программа кысаларында К.Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театрына бару каралган. Балалар язучы Нәбирә Гыйматдинова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, җырчы Миңгол Галиевтан мастер-класс алачак”, — диде Гөлия Мусина.
 
Төбәкара олимпиадада беренче һәм икенче урыннарда җиңү яулаган укучылар 22-25 апрель көннәрендә үтәчәк татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлегенә ия була. Моннан тыш, аларга сертификатлар, дипломнар һәм бүләкләр дә биреләчәк.
Татар-информ

---
Addnt.ru
№ --- | 27.01.2019
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»