|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2019 Мәдәният
Кариев театрында түгәрәк өстәл узаҺәрбер театрның бурычы – татар мәдәниятенең милли традицияләрен саклап калу. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балаларга тәрбия бирүдә генә түгел, телне саклап калуда да зур роль уйный. Күптән түгел 30 еллыгын билгеләп үткән театр бүгенге көндә зур проектлар оештыру белән шөгыльләнә. Безнең максат – балаларда, яшьләрдә театрга мәхәббәт тәрбияләү. 21нче февраль Халыкара туган тел көнендә, Кариев театры Казан татар мәктәпләре директорларын җыеп, театр һәм мәктәп темасына багышланган түгәрәк өстәл үткәрә. Әлеге очрашу театр белән мәктәпләр арасындагы элемтәләрне ныгыту, якынрак танышу максатыннан эшләнә.
ПРОГРАММА:
12:00 – Театр белән таныштыру (экскурсия).
12:45 – Түгәрәк өстәл. Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, баш режиссер, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, “Алтын битлек” милли премиясе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Кәмәрия Хәмидуллинаның чыгышлары яңгыраячак. (Театрның кече залы).
13.30 – Дискуссия.
14.00 – “Кәҗүл читек” спектакле (Театрның зур сәхнәсе).
Журналистлар өчен аккредитация һәм элемтә: Кариев театры пресс-службасы Альбина Мөһәммәдиева
+ 7 (843) 237-93-27; +7 (996) 402-72-65
kariev_theatre@mail.ru
--- |
Иң күп укылган
|