|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2019 Җәмгыять
Татарстанга килүче чит ил туристлары саны буенча яңа рекорд куелган2018 елда Татарстанга 345 мең 757 чит ил туисты килгән. Бу хакта Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте. «Татарстанга килгән чит ил гражданнары саны, 2017 нче ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 24,3% артты. Бу – барлыгы 345 мең 757 кеше дигән сүз», — дип сөйләде Иванов.
Моннан тыш, 2017 елда Татарстанга килгән чит ил кешеләренең саны 278 меңнән артык, ә 2016 елда – 250 меңнән артык иде.
ТР туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, аеруча да Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркиядән килүче туристлар саны арткан.
Татар-информ
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|