|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2019 Җәмгыять
"Ростелеком" электрон килешүләргә күчә"Ростелеком" Татарстанда абонентлар белән килешүләрне электрон рәвештә төзи башлады. Цифрлы сервис документ рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерә һәм аны саклауның ышанычлылыгын тәэмин итә. Бу хезмәткә абонентларга өстәмә хезмәт күрсәтү дә керә. Электрон килешү төзү өчен клиентка үз смартфоны яки башка шәхси җайланма ярдәмендә «Ростелеком» ның махсус ресурсында кирәкле имзалар куярга кирәк. Цифрлы имза аналогы булып sms аша алынган код хезмәт итә. Документ автомат рәвештә компаниянең электрон архивына җибәрелә, ә абонент аны үз җиһазларында саклый. Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|