поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.01.2019 Әдәбият

"Марсельнең очасы килә, ә шигьрият - ул очыш!": Арчадан отставкадагы майор Марсель Шәрәпов ШИГЫРЬЛӘРЕ

Арчада яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрь Шәрәпов Марсель Гаптрауфов улының беренче шигырь җыентыгы басылып чыкты. Шәрәпов Марсель Гаптрауфов улы 1961 елның 24 ноябрендә Татарстаннның Арча районы Сарай-Чокырча авылында дөньяга килә.

Мәктәп елларыннан соң Казан самолет моторлары төзү заводында токарь булып эшли, ике ел армия сафларында  Байконкурда хезмәт итә. Солдат хезмәтен тәмамлап кайткач, авыл хуҗалыгы институтында укый. Инститтан соң  авыл хуҗалыгында  6 ел баш инженер булып эшли. Аннан соң 22 ел МВД сафындахезмәт итә, майор дәрәҗәсендә отставкага чыга.

Хәзерге вакытта Шәрәпов Марсель үз авылында культура йортында директор булыр эшли.

Элек үзе өчен генә язса, 2017 елдан чынлап иҗат эшенә тотына. Шигырьләре, пьеса, хикәяләре район РТ газеталарында, интернет челтәрләрендә күренә башлый.
 
“Мәктәп тәмамлаганнан соң Марсель очучы булырга омтыла, очучының да ниндие әле - истребитель! Минем уйлавымча, аның шагыйрьлеге шушында ята. Марсельнең очасы килә, ә шигьрият - ул очыш! Марсельнең иҗаты күпкырлы, анда мәхәббәт, сугыш, туган ил, милләт, татар теле, милли йолалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, гаделсезлек, туганлык хисләре, эчке матурлык темалары урын алган.
 
Мәсәлләр дә киң кулланылган, гражданлык пафосы, патриотлык та сизелә.”  -дип яза  Марсель Шрапов иҗаты турында, китапка беренче кереш сүзне язган , язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, галим, Һади Такташ Такташ әдәби бүләк иясе Рифат Җамал.
 
Шулай ук китапны дөньяга чыгару өчен матди ярдәм күрсәткән Гилязетдинов Рауф  Курса ширкәте директоры, Закиров Айдар  Тайд Фойл кибетләр челтәре директоры, Лукманов Әгьләм Западный сәүдә үзәге директоры, эшмәкәр авылдашы Габдельхаков Инильгә  олы рәхмәтебезне белдерәбез.
 
 
Җыентыкка кергән берничә шигырь:

Кырым

Сау бул диңгез, ерак Кырым иле,
Бакча Сарай, Кырым ханы өе,
Изге хатирәләр, "елак фонтан",
Пушкин узе аңа җырлаган дан!

hәр ягында ошбу җирдә биек таулар,
Бездәге кук булмаса да, усә таллар,
Бу туфракка кардәшләрнең каны тамган,
Арысландай гайәр ирләр башын салган!

Озатып калды башын иеп бер ак тополь
Каршылады мәшhур шәhәр-Севастополь,
Батыр ис(е)мен юкка гына ул алмаган,
Дошман явын иң беренче каршылаган!

Сәфәремне дәвам итәм, Ялта алда,
Җылы диңгез, зур дулкыннар бәрә ярга,
Сулыш алу шундый рәхәт, чиста hава,
Бар сырхавың-чирең монда син дәвала!

Әйе якташ, куркәм, хозур Кырым җиле,
Ташкыяда замок - "Карлыгачның өе",
Ә шулай да якын миңа Арча җире,
Бернигә дә алыштырмам туган илне.

Сугыш җиле

Кыяр-кыймас кына аяк басам
Идел шәhәренең уренә,
Кургандагы кызның кылычында,
Зур дәхшәтнең чыңы куренә!

Ипләп атлыйм биеклеккә таба,
Барган саен куңел шомлана,
Сарылган кук йөзгә ачы төтен,
Ирексездән кузләр дымлана!

Шушы җирдә бабайларның каны,
Диварларда соңгы язулары,
Ут яңгыры тоташ яуган мәлдә,
Соңгы тапкыр яуга барулары!

Сугыш афәтенең корыч җиле,
Талкып кахәрләгән бу җирне,
Аркылыга-буйга таптап йөргән,
Дага каккан фашист итеге!

Дога укыйм ошбу биеклектә,
Битләремнән убә җылы җил,
Кургандагы гузәл дәшә кебек,
"Дошман кермәс, йокла туган ил!"

Әткәемнең моңлы тальяны

Көзләремдә, моңсулана куңел,
Тынгы бирми, ни айкый җанны ?
Хөрмәт белән алам буген әти
Шурлектәге синең. тальянны !

Бу гармунның каешы да җылы,
Тартмалары зирек-куактан,
Әткәй-әнкәйләрнең тәуге җыры
Ишетелә сыман ерактан!

Монда сыйган синең куңел җылың,
Яшеренгән яшьлек җырларың
Нинди генә көйләр көйләсәм дә ,
Туймыйм тыңлап тальян моңнарың!

Бик сагынам әти моңлы итеп,
Тальян тартып җырлап кайтуың,
Шул гармунның бер очкыны миндә,
Кабызды кук иҗат ялкынынын!

Кайгырма

Кайгырма хич әгәр сине "курмәсәләр",
Эшләгәнең - "эш бу" диеп белмәсәләр,
Артларыңнан нахак гайбәт сөйләсәләр,-
Бер сәбәпсез кара янып сөймәсәләр!

Аптырама, синең арттан "чәйнәсәләр",
Димәк дускай, алар артта сөйрәләләр,
Надан "көту" чәйнәренә азык табар,
Хич югында, авызына әрем кабар!!!

Тырнак астыңнан кер эзләсә әгәр йолкыш,
Тубәнсенмә! Аңышмыйдыр бу тутый кош !
Кенәри кук сайрый алмый, шуңа зары,
Чөнки җыры өч нотадан тора бары!

Таш атканга аш ат диеп әйткән бер карт,
Тик бу заман өчен тугел ошбу сабак,
Купме яхшы гамәл кылсаң син алдында,
Шул кадәрле яман ясар ул артыңда!!!

Борчылма ла, бәндә синнән әгәр көлсә,
Ачык авыздан упкәсе куренсә,
Бер атнага җиде тапкыр ул исерсә,
Аңлашыла, адәм тугел, улдыр - кемсә!

Иң хәтәре - бу исерек айнып алгач,
Чөнки аның хәтер ягы - шыр ялангач!
Бар җиханга сөрән сала әрсез ырбач,
Нәҗес тулы зур чиләген тышка оргач!!!

Хәр гали зат, ул барында, чирле бөҗәк,
Тиз онытты, ничек тотты кичә бизгәк!
Хуҗалар хәм янындагы олпат адәм,
Бу бәндәгә әллә кеше, әллә тизәк!!!

Ә чынлыкта төкер сәнә, ис китмәсен,
Дөнья шулай корылгандыр, нишләтәсең!
Буре хаман йөри торыр, ә эт өрер,
Колагына кич кермәсә, иртән керер !!!

Алтын бөртек

Иген кыры, киң басулар, тук башаклар
Авырлыкка тузә алмый башын игән
Балачактан таныш аваз -көзге иңрәу
Хәтеремдә "ДОН" иярләп, кырлар иңләу!

Әле дз истә беренче көн, кырга чыккач,
Тәуге тапкыр аргамакны эшкә җиккәч ,
Бу гигантның тыңламыйча азаплавы,
Яш тай кебек тәртә тибеп чыгымлавы!

Аргамагым сизде ахры каты кулны,
Төшендеме тимер атым изге уйны,
Китап аша мин дә аның "телен чиштем",
Хәр ел саен зур уңышларга ирештем!

Курәм, буген басуларда "ДОН" нар сирәк,
Заманасы шундый дускай, аңлау кирәк,
Кырмыскадай бар да эшли, юктыр ятлар,
Кырны иңли "читтән" кайткан тимер атлар!

Иярләгән ул атларны гаярь ирләр,
Йоклап ятса мондый көндә, таза - чирләр,
Алтын бөртек көн-төн кайта амбарларга,
Игенченең зур хезмәтен кумә данга !

Инде шактый таушалса да төрле яктан,
Кызыл төсен "тимер атым" югалтмаган,
Хич каллышмый легендар "ДОН" чит корабтан,
Бирешәсе килмидер шул, хаман сафта,
Утыз елга якын авыр йөкне тарта!!!
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»