|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2019 Җәмгыять
"Сәхнә түрләрендә җыр сузды да туктап калды җырчы сандугач": шагыйрә Гөлнур Айзат Фәния Халиулловага багышлап бәет язганБуада яшәүче шагыйрә Гөлнур Айзат сәхнәдә "Елама, ярсыма" җырын җырлап җан биргән укытучы, җырчы, "Карлыгач" ансамбле җитәкчесе, Сембер, Дмитровград сандугачы Фәния Хәлиуллованың якты истәлегенә багышлап бәет иҗат иткән: Сүнде йолдыз
Сәхнә –серле, сәхнә -фаҗигале,
Мин ышандым ничә мәртәбә.
Гомерләрен аңа багышлаган
Чын артистлар үлә сәхнәдә!
Мироновны кара, Соломинны,
Глузский, Тальков, Барыкин!
Бик күп алар: барлый, саный китсәң,
Сәхнә чиратында тагын кем?
Тукай үлемен уйнап Дамир китте,
Рәхимкулов, инде Фәния!
“Сүнмәс йолдызлар”ның чын йолдызы
Кинәт сүнде, язмыш, я нигә?!
“Карлыгач”лы иде бит ул әле,
Күпме бала көтәр остазын.
Соңгы тапкыр сәхнә алкышлады
Фәниянең моңлы,тын сазын.
Җыр-ул шундый галиҗанәп нәрсә:
Ул исемең күккә күтәрә.
Аннан кинәт мәңгелеккә ата-
Сагыш утын ташлап күпләргә.
Моңга гашыйк балаларга – кояш,
Бөтен җиһан иде Фәния!
Сембер карлыгачы канаткаен
Ник көйдердең, язмыш, я нигә?!
Үз моңнарын ихлас яратканнар
Чынлап җырлый ,өзеп йөрәктән.
“Елама”дип җырлап моңсулатты,
Елатты да җырчы кинәттән.
Сәхнә түрләрендә җыр сузды да
Туктап калды җырчы сандугач.
Тик исемен телләр тибрәтерләр
Сагынып аны һәр көн таң тугач.
Тыныч йокла,Сандугач!
Гөлнур Айзат. Буа. 22.01 19
--- |
Иң күп укылган
|