|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2019 Җәмгыять
Татарстанда корпоративта Кар кызының стриптиз биюе бәхәс чыгарды (ВИДЕО)Интернетта корпоративта Кар кызы киемендәге ханымның провокацион биюе турында бәхәс куерганнан-куера. Вакыйга исә Мөслимдә булган дип хәбәр итә ren.tv каналы. Күңел ачу чарасы Мөслимнең коры сөт заводы эшчеләре өчен оештырылган. Корпоративка чакырылган "Кар кызы" берничә провокацион хәрәкәт башкарып, аның тирәли тезелешеп утырган ир-атлар алдында киемнең бер өлешен салып ташлый, кунакларның тезләренә дә утыра.
Аның биюе вакытында алып баручы бу күренешкә комментарий биреп, аны "хатын-кызлар анатомиясе дәресләре" дип шаярта.
Соцчелтәрдә утыручылар арасында бик күпләрдә мондый корпоратив оештыру ризасызлык уяткан. Ә сез моңа ничек карыйсыз?
--- |
Иң күп укылган
|