поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.01.2019 Милләт

"Гаҗизләнгән халык буй җиткән, үсмер кызларын сата башлады...Ул кызларның илереп елаганнарын ишетсәң"

Cебер татарлары белән кызыксынуыбыз Казан дәүләт университетында укыган еллардан башланды. Искиткеч зыялы яраткан укытучыбыз, үзе Себер тумасы, танылган тел галиме, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева саз эчендәге авылларда гомер кичеп ятучы себер татарлары, аларның көнкүрешләре, себер сөйләше турында кызык-кызык мәгълүматлар җиткереп куя иде.

Аннан инде Себер ханлыгы тарихын өйрәнү, тарихи язмышыбыздагы фаҗигаи уртаклыклар безнең бербөтен, бүленмәс халык икәнлегебезне яшь аңыбызга сеңдереп куйды. Тагын бер Себер тумасы, затлы Галимәбез Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче белән танышу халкыбызның гаҗәеп тирән байлыгына - зур өлеше Себер якларында сакланган дастаннарыбызга алып керде. Бер чорда укып йөргән студент дусларның Төмән, Тубыл якларына татар теле укытырга китеп барулары исә ерак Себер белән араларны тагын да якынайткандай итте. Тик себер татарлары белән без чын-чынлап «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивальләрендә генә аралаша башладык, һәм, бу якларда әле без белмәгән, без күрмәгән никадәр рухи байлык сакланганлыгын аңлап, таң калдык. Ул халык авыз иҗаты, төйдерүләр, музыкаль фольклор, йола-гадәтләр... Даими укучыларыбыз хәтерлидер, Себер якларындагы үзебезне сокландырган табышлар белән басмабыз битләрендә (алар арсын да Көнбатыш Себер татарларының музыкаль фольклорын җыйган Илгиз Шәфикъ улы Кадыйровның кызыклы табышлары аерым игътибарга лаек) һәрдаим уртаклашып килдек.
 
2009 елда Төмәндә үткән «Түгәрәк уен» фестивале вакытында Төмән, Тубыл җирләрен бер барып күргәч, күңелдә бу якларга яңадан иркенләп килү теләге калды. Ниһаять, дистә елга якын вакыт үткәннән соң, безнең ниятебез
 
тормышка ашты. Фестивальләрдә аралашып, инде якын дусларыбызга әйләнгән Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы Тарман авылы ханымнары янына киттек. Рәсми итеп түгел, гадәти кунак булып барып, Себер авыллары тормышын эченнән күрәсебез килде. Күрдек. Күрдек кенәме?! Гаҗәеп ачышларга юлыктык без бу якларда. Бу ачышлар яраткан шагыйребез Хәсән Туфан биографиясендә әлегәчә ачыкланып бетмәгән серләр белән бәйле...
 
 
Безгә шундый матур дөньяны ачкан Екатерина (Мәргубҗамал) Әхмәтҗановага аерым рәхмәт! Безне үз йортына сыендырып кунак иткән Разия Муллакова һәм аның бертуган апасы Фәүзия ханымга мең-мең рәхмәтләр! Халкыбызның борынгыдан килгән кунакчыллыгын раслап, өйдән-өйгә кунакка йөрткән, мул табыннар корып каршы алган, күңел байлыклары белән бүлешкән Кафия Балдашова, Зөлфирә Абдеразакова, Зөлфирә Хәмидуллиналарга рәхмәт хисләребез чиксез! Төмән телевиденисеннән «Очрашулар» тапшыруының мөхәррире Ләйсән Фазлуллинаның килеп, сәяхәтебез турында тапшыру эшләп китүе үзе безнең өчен көтелмәгән бер очрашу булды. Бер күрешү бер гомер, дип, армый-талмый татар мәдәниятенә хезмәт итүче Ильяс Бакиев белән Юлдаш Кәбиров йөзләгән чакрым араны узып, Ялутор районының Аслана авылыннан ук килеп җиттеләр. Чынлап та, бер гомер яшәп кайткандай булдык Себер якларында. Тарманның аккошлар төшкән күлләре, бу күлләрнең алтынсу табан балыклары, якты урманнары, «пичиннәр-җеннәр яшәгән» серле атаулары... барысы, барысы күңелгә якты хатирәләр булып кереп калды.
 
«Ахманым-Урманбашым»
 
Себрәкләр белән аралашканда әледән-әле казанлылар турында сүз чыккач, безнең казанлыларны, ягъни якташларыбызны да күреп китәсебез килде. Екатерина Әхмәтҗанованың Тарманнан 50 чакрым ераклыктагы Ахман авылында бик якын танышлары бар икән, ул безне шунда алып барырга булды.
 
Авыл халкы кырылып бәрәңге алып ятканга, машина табу шактый четерекле мәсьәлә булып чыкты. Алай да, берәү үз машинасында илтеп куярга ризалашты тагын. Урман эченнән салынган юлның күп өлеше шактый начар, сикәлтәле булуга карамастан, як-яктагы мәһабәт наратларга, күз камаштыргыч төсләр белән балкыган корама аланнарга хозурланып бара торгач, Ахманга барып җитүебезне сизми дә калдык.
 
Вакыт әле иртә, авыл халкы хуҗалыктагы иртәнге эшләрен карый булыр, урамда кеше-кара күренми. Бара торгач, капка төбендәге тракторы тирәсендә йөренүче ир-атны күреп, себрәкләрчә сәлам бирәбез: «Яхшымысез!» Катя көлеп җибәрә: «Полар пит сеснекеләр, «Исәнмесез!» тияргә кәрәк!» Бөтен килеше, йөз-кыяфәте белән безнең яклардагы авыл агайларын хәтерләткән бу кеше, Казан артына хас телдә, укытучы Гөлнур апа Хәйруллинаның йортын өйрәтеп җибәрде.
 
...Капка төбеннән үк башланып киткән түтәлләрдәге көзге чәчәкләргә сокланып, ишегалдына үтәбез. Болдырда безне, яше шактый өлкән булуга карамастан җитезлеген җуймаган гәүдәле, мөлаем йөзле, кызларныкыдай нәфис тавышлы апа каршы ала һәм гөлдер-гөлдер килеп эчкә алып кереп китә.
 
Тәрәзә төпләрендә янып торган яраннар. Идәнне тутырып җәйгән паласларны, «ялга гына» туктап калган тегү машинасын күргәч, күз алдына ерак балачакта калган дәү әниле өйләр килеп басты.
 
- Мин Гөлнур Әкрәм кызы Хәйруллина булам, - дип сүз башлады хуҗабикә. - 1937 елда Эске авылында туганмын. Бабайларым Казан ягы кешеләре. Әтием ягы Кайбыч районының Кошман авылыннан. Әниемнең бер ягы Баш-кириядән, икенче ягы шулай ук Казан ягы дип беләм. Алар башта Киндерлегә килеп утыралар. Аннары Сәләхетдин бабайны Эскегә мулла итеп җибәрәләр.
 
һөнәрем буенча укытучымын. 38 еллык педагогик стажым бар. Тубыл педагогия училищесын тәмамлагач, өч ел Эскедә укыттым. Аннары урыслаштыру сәясәте башлангач, Эскедәге җидееллык мәктәпне яптылар да бабалаларны урыс авылы Чугунаевога җибәрделәр. Мин Ахманга килеп башлангычта укыта башладым, һәм шушы авылда тормышка чыгып, төпләнеп калдым. Хәзер бу авыл миңа туган авылым кебек инде. Бик яратып яшәдем, табигатен, кешеләрен... Бу хисләрем «Ахманым-Урманбашым» дигән китабымдагы шигырьләремдә, хикәяләремдә дә чагыла.
 
 
Биредә яшәү чорымда авылның тарихы белән дә байтак кызыксынырга туры килде. Ахман бу тирәдәге иң борынгы авыл. Аңа 1720 елда нигез салына. Беренче фараз буенча, авылга урыс яулап алуларыннан соң качып килүчеләр нигез салган. Икенчесе буенча, бирегә халыкны күчереп утыртканнар. Башлап себрәкләр авылы булган дип санала. Аннары Свердловск өлкәсе аша бу тирәләргә казанлылар килгән. Бездән кул сугымында гына Свердловск өлкәсенә керүче Салаер, Тәгән дигән татар авыллары бар. Казанлылар Ахман өстенә ишелеп торган калын урманнарны күргәннәр дә: «Менә монда икән ул урман башы», - дип шаккатканнар. Шуннан Урманбашы дигән икенче атама да барлыкка килгән. Ә Ахман атамасын «ак ман, ак су» дигән мәгънә белән бәйләп аңлаталар. Авыл уртасыннан Ахман елгасы ага, чыннан да бик чиста, саф сулы елга.
 
Күчеп килгәннәр белән аралашып яши башлагач, себрәкләрнең теле йомшарган, казанлыларныкы бераз катыланган. Уллар өйләндереп, кызлар бирешеп уртак тормыш белән көн күрә башлаганнар. Килгән халык үзе белән дин, аң-белем, бик күп һөнәрчелек (тимерче, тукучы, тегүче, ташчы, мичче һ.б.) төрләре алып килә, шул ук вакытта алар себрәкләрдән Себернең кырыс шартларында көнкүреш итәргә, табигать байлыкларыннан файдаланырга, аучылыкка өйрәнә.
 
Авыл зурая. Колхозларны эреләндерү чорына хәтле ул аерым хуҗалык булып торган. Урман төпләп, чәчү җирләрен арттырганнар. Тырыш, намуслы хезмәт белән көн күрә ахманлылар. Авыр эшләрне бергәләп, өмә ясап башкарырга тырышалар. Шул ук вакытта, динен дә саклап кала халык. Бездә мәчет булмаган. Бер йортны мәчет итеп җайлаштырып, шунда гыйбадәт кылганнар. Даими рәвештә Коръән ашлары үткәреп, никах укытып, улларын сөннәткә утыртып яшәгәннәр. Әле менә сөенечле хәбәр бар: Төмән янындагы авылдагы (ул авыл инде шәһәр эченә кереп беткән) мәчетне сүтеп, безгә күчерергә җыеналар.
 
Безнең Түбән Тәүде районына казанлыларның зур күпчелеге 1921 елгы ачлык чорында килеп төпләнәләр. (Гомумән исә, Казан татарларының Себергә күпләп күченүе XX гасыр башында, Столыпин реформасыннан соң башлана. Чукындырудан качып килүчеләр бик күп була.) Минем кайнанам белән кайнатам - Фатыйма белән Шиһап Хәйруллиннар - Кайбыч районының Мөрәле авылы кешеләре. Алар да шул ачлык елны кузгала. Кайнанам сөйли иде: «Вагоннарга төялеп, Иркутски ягына юл алдык. Кайбыч районының Мөрәле, Кошман, Чәчкаб авылларыннан байтак кеше җыелдык. Сәяхәтебез ике айга сузылды. Бераз барабыз да туктыйбыз. Кайчагында туктап икешәр көн торабыз. Шәһәр тирәсе булса, таралышып хәер сорашабыз, ирләр баерак гаиләләрдә эшләп алалар. Кайбер вагоннарда тиф авыруы башланды. Солдатлар мәетләрне, авыруларны носилкаларга төяп алып чыгып китәләр. Әгәр авыруларны яшереп калдырганны белсәләр, поездны тупикка куялар, ул чагында икешәр атна торабыз. Минем килендәшем дә авырый башлады. Кайнатам иртәгесен госпитальгә хәлен белергә барса, килендәшем инде үлеп киткән. Аның балалары да безгә калды хәзер... Ачлык җелеккә төште. Менә бер-заман вагон тирәсендә казахлар күренә башлады. Гаҗизләнгән халык шуларга буй җиткән, үсмер кызларын сата башлады...Ул кызларның илереп елаганнарын ишетсәң...» Менә шул михнәтләрне кичеп, 5 балаларын югалтып, Байкал тирәсенә килеп урнашалар алар. Ә абыйлары Минхаҗ Ахманга килеп төпләнеп, колхоз рәисе булып эшли башлаган булган. Минһаҗ, урыс арасында ятмасыннар дип, боларны үз янына чакыртып алган.
 
Себергә күченү тарихын Гөлнур апа шигъри юлларга да салган:
 
Егерме бернең афәтле ачлык елы
 
Тарихка фаҗига булып кереп калган.
 
Үле гәүдәләр өстенә ятып аналар
 
Кан аралаш ачы яшьләрен койган.
 
Калган җаннарны саклау өчен бабайлар
 
Күчеп килгән Себер дигән кырыс җиргә.
 
Урман-суның күплегенә куанганнар,
 
Әзерәк булган игенчегә тик җир генә.
 
Җиң сызганып керешкәннәр алар эшкә,
 
Агач кисеп, тамыр төпләп җир ачарга.
 
Маңгайлардан кайнар тирләр аккан җиргә,
 
Уңдырышлы туфрак белән кушылып бергә...
 
Шунысын да әйтергә кирәк, килгән казанлыларга караш төрлечә булган. Мәсәлән, минем туган авылым Эскедә җирле себрәкләр аларны кертмәс өчен сәнәкләр белән каршы чыкканнар. Нурмөхәммәт бабай әйтә иде: «Үзем авылга керттермәдем, ә аннары кызымны казанлы Гыйлаҗ Хәмидуллин улы-на бирдем», - дия иде. Алты ир бала белән килгән була Гыйлаҗ Себергә. Алар Чугунаевода урыслар арасында яшәп алалар да барыбер Эскегә күченәләр. Өч улы сугышта ятып кала...
 
Бирегә килеп ач үлемнән котылып калсалар да, туган якларын бик сагыналар иде. Эскедәге балачагым искә төшә. 1943 елның кышы. Өстәлдә сукыр лампа. Әби мичкә тәгәрәтергә бәрәңгеләр юып куйган, инде кабак турый. Түрдә кайсы сәке читенә, кайсы урындыкка утырып кул эше эшлиләр. Әнием ак сарык йоныннан шәл бәйли. Маһигөл әбинең үги кызы Миңҗамал апа йон эрли. Фәрхинур апа оекбаш тоткан. Зәкия апа перчатка бәйли. Аннары әбием килеп, сүс эрләргә тотына.
 
 
Бәйрәм кичләреңдә клубка җыелгач, әлеге ак шәлләрдән клуб эчләре яктырып китә. Күңелләре китек булса да, кайгыларны бергә күтәреп яшәделәр. Маһигөл әбинең мөнәҗәте истә калган:
 
Ахырзаман җитә диләр, ниләр булгай?
 
Дөньяга төрле-төрле афәт тулгай.
 
Галимнәр чыгыр эчеп зина кылып,
 
Аннан артык нәмә хәрәм, ниндәй булгай?
 
Табышмак әйтергә бик һәвәс иде аннары әбием. Дөньяларның асты-өскә килгәнче арада хатлар йөреп торды. Аннары элемтәләр өзелде.
 
Ә менә кайнанам белән кайнатам Ахманнан Мөрәлегә кайтып йөрделәр, минем мәктәптә каникулым башлануга чыгып китәләр иде. Аннары, Мөрәледән кайнанамның апасы Кәримә әби килеп йөри иде. Умартачы әби. Бер елны моның кортлары күршеләрнең умартасыннан бал ташыган. Күршеләре зарлангач, әби умартасын сатарга мәҗбүр булган. «Берзаман кортларым буш ояга яңадан кайтып керделәр бит!» - дип көлә-көлә сөйләгән иде.
 
60нчы елларда мәктәп, кибет, клуб, медпункт, почта, хәтта саклык кассасына кадәр бар иде бездә, хәзер берсе дә калмады. Бүген авылда 33 хуҗалык. 1000 гектарга җиткән чәчү җирләренең дә бик аз өлеше генә игелә. Яшьләр калага китеп бара. Авылның киләчәге ничек булыр — моны әлегә әйтеп булмый. Бушап калган йортлар турыннан узганда аларның бакыйга күчкән хуҗалары белән сөйләшеп узам... Күңелдә истәлекләр яңара, йөрәкне әрнетеп, вакытында сорап калырга өлгермәгән сораулар калка... Шөкер, әлегә нык хуҗалыклы гаиләләр дә бар барын. Күпләп мал-туар асрыйлар, урманга җиләккә, гөмбәгә йөриләр, аучылык итәләр. Табигать биргән нигъмәтләрне Төмән базарына алып баралар. Иренмәгән кешегә яшәргә була...
 
...Гөлнур апа үз уйларына бирелеп туктап кала. Кайнанасының күзенә карап, һәр җөмләсен «әйе, әнкәй!», «дөрес, әнкәй!» дип җөпләп утырган Мәдинә килен (олы улы Равиеның хатыны) сүзгә кушыла:
 
- Менә шулай авылыбызның киләчәге өчен янып-көеп яши безнең тынгысыз әнкәй. Тарихыбызны, авылыбыз кешеләренең якты исемнәрен мәңгеләштерү өчен бер-бер артлы китаплар чыгара. 2015 елда авылыбызда зур вакыйга булды - мәктәбебезнең 100 еллык юбилеен бәйрәм иттек. Анысы да әнкәйнең инициативасы белән булды. Әзерлек барышын, төрлесе төрле елларда мәктәптә укып чыккан кешеләрне җыюны да контрольдә тотты әнкәй. Мәктәп инде күптән ябык булса да, ахманлылар һәм бездә укып чыккан күрше авыллар өчен шулкадәр тансык һәм кадерле очрашу булды ул! Күпме истәлекләр яңгырады, югалган элемтәләр яңарды. Кемнәр генә юк иде халык арасында: укытучылар, табиблар, фән, сәнгать әһелләре... Күбесе әнкәй укытып чыгарган кешеләр. И ул көннең матурлыгын белсәгез! Сәхнәне мәктәп янында, ачык һавада көйләгән идек. Оештыру эшләрендә авылыбызның бик тә булдыклы егете, әнкәйнең укучысы Инсаф Нигъмәтуллинның ярдәме зур булды. Тирә-якны шау чәчәкләргә күмдек. Кичтән яңгыр иде, иртәгесен ялтырап кояш чыкты. Безнең бәйрәм барышында һава чалт аяз торды да, бәйрәм тәмамлангач кына яңгыр сибәли башлады. Ходайның рәхмәте дими ни дисең инде моны!
 
- Туктагыз... Мәктәп дигәннән... И-и, кызларым, иң кирәклесен сөйләргә онытып торам ләбаса! Шагыйребез Хәсән Туфан кереп-чыгып, кунак булып йөргән йорт ләбаса безнең мәктәп!
 
...Менә шунда инде безнең өчен һич көтелмәгән өр-яңа кыйсса башлана...
 
«Калдыр, йөрәк, оныт үткәннәрне...»
 
- Хәсән Туфанга керешкәнче, авылыбызның мөхтәрәм кешесе Гомәр Усманов турында сөйләргә тиеш булам, - дип дәвам итте Гөлнур апа. - Мин бу мәгълүматларны бездән 15 чакрымдагы Казанка авылында яшәүче 90 яшьлек ветеран укытучы Нәркәс ападан алдым. Нәркәс апа Гомәр бабайның оныгы, Кайнәт апа кызы була. Ә Кайнәт апа — үз вакытында яшь Хәсәннең йөрәгендә гыйшык уты кабызган кыз!!!
 
Безнең өнсез калуыбызны күреп, Гөлнур апа яңа дәрт белән дәвам итә:
 
- Гомәр үзенең гаиләсе белән (хатыны Фагыйлә, уллары Мәлик һәм Рәфикъ, кызлары Кайнәт һәм Сара) 1911 елда Апас районыннан чыгып китеп, Свердловск өлкәсендәге Медный руднигына эшкә килеп урнаша. Үзе бик укымышлы, зирәк һәм искиткеч дини булуы өстенә, күп һөнәрләр белә, оста ташчы була. Медныйда тиз арада эшчеләр арасында хөрмәт казана, алдынгы карашлы яшьләр, хәтта эре промышленниклар белән аралаша.
 
Революциядән соң алар Төмән губернасы, Велижан өязе, Ахман авылына, ягъни бирегә күчеп киләләр. Гомәр биредә шәп итеп йорт сала, хуҗалык торгыза. Улы Рәфикъ бездән 6 чакрымдагы Усман авылына нигез сала. Шәхси хезмәткә корылган хуҗалык булдыра, тегермән корып җибәрә.
 
Хәзер төгәл генә әйтүе кыен, күрәсең, каядыр 1918-24 еллар арасында яшь Хәсән-Хисбулла безнең Ахманга килеп чыга. Шагыйрь биографиясендә «1914 елда ул Ахман авылында җир алып урнашкан абыйлары янына барып, бакыр колчеданы руднигында эшли» диелә, әмма бездә бакыр рудниклары юк! Аннары, Хәсәннең Гомәр Усманов гаиләсе белән аралашканы төгәл билгеле, ә алар, әйткәнемчә, безгә революциядән соң гына күчеп киләләр. Хәсән Туфанның яшь чагында, «Галия» мәдрәсәсендә укы-ганда каникул вакытларында Урал заводларында эшләве, 1918-24 елларда Себер мәктәпләрендә балалар укытуы турында мәгълүматлар бар. Кайнанам авызыннан әллә ничә мәртәбә «аннары авылга Хәсән килде» дигәнен ишеткәнем булды, әмма сүзнең шагыйрь Хәсән Туфан турында барганын белми идем бит! Каршы яктагы йортка күрсәтеп, «Хәсән шунда яшәде» дигәне дә булды. Монда ачыклыйсы нәрсәләр күп, мин бик нык эзләнәм. Кайнәт белән дуслык ничек башланган соң? Нәркәс апа сөйләвенчә, Хәсән Гомәр Усмановның улы Мәлик белән бик дус булган. Ахманга килгәндә үзешчән сәнгатьтә катнашкан, спектакльләрдә уйнаган. Менә яшьләр «Галиябану»ны куярга әзерләнәләр икән, ә Галиябану роленә кеше юк. Хәсән Мәлик янына килгәч, гөлләргә су сибеп йөрүче бик тә чибәр кызны күреп таң кала. Чыннан да, искитәрлек чибәр иде Кайнәт апа! Мәликкә: «Синең бит Галиябану роленә менә дигән сеңелең бар икән, ник аны күрсәтми йөрисең?» - ди. Кыз байтак ялындыргач кына риза була. Әлбәттә инде, Хәсән - Хәлил Галиябану - Кайнәткә гашыйк була.
 
Себер халкы су коенырга биек ярата. Ахманнар да шулай. Елгабызда Буранкыш дигән урын бар, шунда су коеналар бездә (минем үземнең дә туган авылым Эске суында коена торган урыным бар иде). Бик тә диндар Гомәр бабай, су коеныр өчен, кызларына кеше күзеннән яшерен урын әзерли, күперчек сала. Авылда «Гомәрнең кызлары яшеренеп су коеналар икән» дигән хәбәр тарала. Хәсән өчен дә кызык бит инде бу! Бер дә бер көне ул, фотоаппаратын асып, Буранкышка юнәлә. Теге урынны таба һәм куак артына посып, фотоаппартын көйләп куя. Тирә-як тып-тын. Менә берзаман каршыдагы куаклар арасыннан көймә йөзеп чыга. Көймәдә - Кайнәт. Кинәт, Хәсәннән куркыпмы, балаларын иярткән үрдәк йөзеп чыга. Кайнәт, сискәнеп, торып басарга калкына, һәм шул мизгелдә Хәсән аны фотога төшереп тә ала...
 
Бу фото Кайнәт апаның гаилә альбомында озак еллар саклана. Әмма ул Казанка авылында яшәгәндә мәктәптә янгын чыгып, мәктәп тә, Кайнәт апаның өе дә яна, бөтен архивы юкка чыга. Беләсе иде, Хәсән Туфан архивында калмады микән ул фото?
 
...30-еллар башында Гомәр Усмановлар өчен кара көннәр башлана. Гомәр белән олы улы Мәликне Төмәннең төньягына, Уват районына сөрәләр. Йортларын тартып алып мәктәп ясыйлар (мәктәп бинабыз әле дә исән, Гомәр ясаган йөзлекләренә кадәр тора әле), башка милекләрен туздыралар. Башта Янбай мәдрәсәсен, аннары укытучылар курслары тәмамлаган Кайнәт белән сеңелесе Сара Омски өлкәсенә киткән була, сөрген срогы беткәч, алар әтиләре белән Мәликне үз яннарына алып кайталар. Әниләре Фагыйлә Омск өлкәсенең Ибаркуль (Чибәркүл? — ред.) авылында үлеп кала. Гомәр карт Ахманга кайта, сеңелесе Мәхмүзә тәрбиясендә яшәп, Ахманда бакыйга күчә. Авыл халкы аны бик зурлап соңгы юлга озата.
 
Кайнәт төрле елларда өлкәнең Тарман, Акъяр, Яңавыл, Ялутор, Аслана авылларында укыта, Хәлил Якубов дигән кешегә кияүгә чыга, дүрт бала таба. 1937 елда Ахманга кайта, аннары безнең мәктәпне Казанкага күчерәләр. Кайнәт апа озак еллар шунда татар теле, химия, биология укыта. Завуч, директор, хәтта колхозда хисапчы эшләрен башкара. Исәпсез-хисапсыз җәмәгать эшләрен тарта. Үзе гомер азагына кадәр Татарстандагы хәлләрдән хәбәрдар булып яши, язучылар белән хатлар алыша. Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен Кайнәт Гомәр кызы Якубова Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Ул 1991 елда 88 яшендә Казанка авылында вафат була. Еллар узгач, Кайнәтнең абыйсы Мәлик Казанга килгән җиреннән Хәсән Туфан янына керә. Туфан аңа ачылмый, Ахманны искә төшерә башлагач: «Ярар инде, Мәлик, үткәннәрне яңадан актармый Мәликнең бик нык хәтере кала. Менә хәзер, элек яшерен булган фактлар ачыла төшкәч, Хәсән Туфанның ул чакта чишелеп китмәве аңлашыла...
 
...Алгарак китеп шуны әйтик: без киткәннән соң Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районында ныклап торып казанлыларның нәсел тамырларын эзләү, Хәсән Туфан йөргән сукмакларны барлау башланды. Димәк, алда безне кызыклы яңа ачышлар көтә дип ышанып калабыз!

---
Түгәрәк уен
№ --- | 01.01.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»