поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.12.2018 Бәйрәм

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел котлавы

Кадерле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм.

Бу тылсымлы тантана якынлашканда, гадәттә без узган елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.
 
Тырышып эшләвебез нәтиҗәсендә, 2018 ел республика өчен уңышлы булды. Заманча яңа производстволар, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсе, мәдәният һәм спорт объектлары төзелү сөендерә. Шәһәрләребез һәм авылларыбызда матур скверлар һәм парклар ачылды. Барлык социаль программалар үтәлде.
 
Күп кенә татарстанлылар бәйрәмне яңа фатирларда каршы алачак, 46 мең гаиләдә сабыйлар дөньяга килде һәм аларның барысы өчен дә бу ел истәлекле булды.
 
Чын мәгънәсендә кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр һәм спорт бәйрәменә әверелгән Футбол буенча дөнья беренчелеге уеннары һәрберебезнең хәтерендә калыр. Татарстанга дөньяның 181 иленнән кунаклар килде, бу исә республикага юлларның ачык булуын һәм аның белән кызыксынуның артуын күрсәтә.
 
ЮНЕСКОның мәдәниятара багланышлар форумы Казанда уздырылу тарихи-мәдәни мирасыбызны һәм рухи-әхлакый хәзинәләребезне саклаудагы казанышларыбызның халыкара мәйданда танылуын раслаучы гамәл булып тора.
 
Ихтыяри хәрәкәттә катнашучылар елында халыкка кызыклы һәм бай программа тәкъдим ителде. Волонтерлар хәрәкәтенең, тулаем социаль хезмәт күрсәтүнең роле сизелерлек артты.
 
Шунысы куанычлы: безнең уртак хезмәтебез, республикабызның әһәмиятле проектларын гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президентының ярдәме тормышның сыйфаты яхшыруга, аның вакыйгаларга тагын да баюына китерә. 2018 ел сайлау кампаниясендә В.В.Путин өчен тавыш бирү – әлеге курсның халык тарафыннан хуплануына ачык дәлил.
 
Узып баручы ел безгә күп шатлыклар бүләк итте, әмма, ни кызганыч, югалтулар да булды. Шулай да без елны зур планнар белән, үз көчебезгә нык ышанып озатабыз.
 
Республика башкаласында «WorldSkills Kazan 2019» дөнья чемпионатын уздыру, шулай ук Эшче һөнәрләр елында программа чараларын гамәлгә ашыру хезмәт кешесенең абруен күтәрергә, киләчәктә аеруча кирәкле булачак һөнәрләрне үзләштерү өчен шартлар тудырырга этәргеч бирәчәк.
 
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау якынлашып килүче яңа елда мөһим вакыйга, хакимиятнең законнар чыгару югары органнары һәм социаль-икътисади үсешнең гамәлгә ашырыла торган программалары өчен зур сынау булачак.
 
Кадерле дуслар!
 
Һәрберебез өчен Татарстан газиз һәм кадерле, без аны яратабыз, аның белән горурланабыз. Яхшылыкның һәрчак өстен чыгасына инануыбыз, игелек кылырга омтылуыбыз белән без һәрчак бердәм, көчле булдык һәм булачакбыз.
 
Барлык теләкләрегез, иң кыю уй-планнарыгыз чынга ашсын, барыгызга да зур уңышлар, бәхет, гаиләгезгә муллык, иминлек, илгә-көнгә тынычлык телим.
 
Яңа 2019 ел мөбарәк булсын!

---
Шәһри Казан
№ --- | 31.12.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»