поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.04.2010 Җәмгыять

2 ЯШЬ ТӘ 7 АЙДА АЛФАВИТНЫ ӨЙРӘНДЕ

Берничә ел элек Түбән Кама районының Шәңгәлче авылыннан узарга туры килде. Шулкадәр төзек, матур авылга сокланып кайттым. Өстәвенә Шәңгәлче татар дөньясына бик күп шәхесләрне биргән: “Мунча ташы” театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла, җырчы Рафаэль Сәхәбиев, шагыйрь Хәниф Хөснуллин, Казан мэры Илсур Метшин. Драматург, язучы, автор-башкаручы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәким дә анда туганын белгәч, шушы көннәрдә кабат әлеге авылга сәфәр кылдым. Бу юлы Зөлфәтнең әти-әнисе Әсфия апа белән Зөфәр абый гаиләсендә булдым.

Бәхетне епрактан эзләмәдек

 

Хәкимхановлар йорты мәктәп каршында гына. Кызыл кирпечтән салынган өй ишегалдына үтеп бик озак кыңгырау төймәсенә баскач, ишектә мөлаем йөзле Әсфия апа күренде.

 

– Бабай урамга чыгып киткән иде, мин телевизор карыйм. Кыңгырау тавышын ишетмим дә, – дип елмайды ул. Журналист икәнемне әйткәч, түргә дәште.

 

– Зөлфәт миңа, интервью бирмә, ди. Ләкин безне хөрмәт итеп Казаннан ук килгәч, ничек баш тартыйм? – дип, Әсфия апа аралашырга теләк белдерде. Үзе бик ачык, тормыш юлы, улы турында рәхәтләнеп сөйләде.

 

Зөфәр абый көзгә 80не түгәрәкли, Әсфия апага 72 яшь. Икесе дә Шәңгәлчедә туып-үскән.

 

– Бәхетне ерактан эзләмәдек, туган авылыбызда төпләнеп калдык, – диде ул. – Мин 40 ел укытучы булып эшләдем, башлангыч сыйныфларга белем бирдем. Мәгариф отличнигымын, фидакарь хезмәте медале белән бүләкләндем. Ирем балта остасы. Ул төзегән йортлар мәңгелек. Шофер да булды.

 

Әсфия апа 18 яшендә кияүгә чыккан. Өлешенә тигән көмеше белән иңгә-иң куеп гомер итүләренә быел җәй 54 ел тула икән. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Исфира җырчы Рафаэль Сәхәбиевның энесе Равилдә кияүдә. Бүген гаиләсе белән Түбән Камада яши. Акушерка булып эшли. Зөлфәт уртанчы бала. Төпчекләре Фәридә әти-әнисе янында гомер итә. Түбән Камадагы бер кибеттә сатучы булып эшли икән.

 

– Гел эштә булып, үз балаларыма тиешле дәрәҗәдә игътибар бирә алмадым, дип хәзер үкенеп тә куям. Ул чорда мәктәптә укучылар күп иде, күрше авылларга җәяү йөреп укытырга туры килде.

 

Лаеклы ялга чыккач, көннәр бик тиз уза икән. Аллаһы Тәгаләнең тигез картлык бирүенә сөенәм. Иртән торгач, Зөфәр урамны әйләнеп керә. Кибеткә барып әйбер алу да аның өстендә. Мин ул кайтуга тәмле итеп ашарга пешерәм. Кичен китапханәдән алган китап-журналлар укыйбыз, телевизор карыйбыз. Аеруча “Малахов+” тапшыруын яратам, – ди Әсфия апа.

 

1990 елда Хәкимхановлар әлеге йортка күченгән. Аны аларга совхоз төзеп биргән. Хуҗалыкта 12 сутый җир. Көндәлектә кирәкле бөтен төр яшелчә үсә. Мал-туарны бетергәннәр.

 

“Кечкенәдән батыр булды

 

Сөйләшүебезнең бу өлеше Әсфия апа белән Зөфәр абыйның сәләтле улы Зөлфәт хакында булды. Әни кеше хатирәләрне яңартуны баласының дөньяга тууыннан башлады.

 

– Бәбиләргә ике атналап вакыт бар иде, – дип искә алды Әсфия апа. – Зөфәр Кызыл Ключ авылына эшкә киткәч, кирәк-ярак алыйм дип, Алабугага барырга булдым. Әллә юлда йөрү ярамады, шәһәргә җиткәч, кинәт хәлем начарланды. Көч-хәл белән Кызыл Ключка кайтып җиттем. Иремнең туганнары йортында баламны тудырдым. Шактый зур иде ул. Кодача Зөлфәт исеме кушарга тәкъдим итте. Гаиләдә бер генә малай булгач, әтисе аны иркәләп, уч төбендә генә үстерде. Зөлфәт кечкенәдән бик тере, батыр бала булды. 2 яшь тә җиде ай вакытта бөтен алфавитны өйрәнде. 4 яшьтә Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әсәрен, М.Җәлилнең озын шигырьләрен укый белә иде. Мәктәптә белем алу да аңа җиңел бирелде. Начаррак укыган балаларның белемен тикшерим дип, дәрес вакытында бик теләсә дә Зөлфәттән сорамый идем. Бервакыт, әй, син укытучымыни, дип ачуланды да әле. Аның бар мавыкканы китап булды. Соңрак хоккей белән кызыксынды. Үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнде. Кечкенә чагында Илһам Шакировның “Раушаниям, бәгърем” һәм “Казакъ кызы сөйгәнем” җырын башкара иде. Апасы белән безгә концерт куйганы әле дә күз алдында. Ә менә мәктәптә укыганда җырламады.

 

Зөлфәт җыр-моңга сәләтне ике яктан да алган. Әсфия апа да, Зөфәр абый да моңлы кешеләр. Яшь чагында Әсфия апа мандолинада уйнаган. Әнисе дә матур җырлаган.

 

– Әнкәй дини иде, – дип дәвам итте Әсфия апа. – Гарәп хәрефләрен яхшы белде. Зөлфәт әбисенең намаз укып, көйләп дини китаплар укуын күреп үсте.

 

Улымның Алабугадагы педагогия институтына укырга керүен теләдем. Киләчәктә берәр төрле җитәкче булыр дип өметләндем. Ул Казан дәүләт химия-технология институтын сайлады. Соңыннан Чита якларында армиядә хезмәт итте. Табигатьне бик матур итеп сурәтләп, хатлар яза иде. Хәрби бурычын үтәп кайткач, әни, киләчәктә китабым чыгачак, дип әйтеп куйды. Моңа әллә ни игътибар итмәдем. Тора-бара Зөлфәтнең шигырьләр язганын белдек. Хәзер инде ул иҗат иткән әсәрләрнең исәбе-хисабы юк.

 

– Шундый улыгыз булу белән горурланасызмы? –дигәнгә Әсфия апа елмаеп куйды. Йөзендә балкыган нур чаткысы аның шулай икәнен раслады.

 

– Зөлфәт үзем кебек ачык, аралашучан. Әтисе аз сүзле кеше.

 

Шул арада ишектән Зөфәр абый килеп керде. Чыннан да, ул сүзгә саран булып чыкты. Күңеле бигрәк йомшак. Улы турында сорагач, күзләренә яшь килде.

 

– Зөлфәтнең безгә хөрмәте зур. Һәрдаим шалтырата. Кыш көне сирәк, җәй һәм көзен еш кайта. Аеруча көзге урманны ярата.

 

Зөфәр абый миңа 30 ел элек армиядән җибәрелгән хат күрсәтте. Анда, акыллы, тәртипле ул үстергәнгә рәхмәт белдерәбез, диелгән. Әсфия апа белән Зөфәр абый уллары турында язылган газета-журналларны да кадерләп саклый. Чыгышларын көтеп алалар.

 

Быел 11 августта Зөлфәт Хәкимгә 50 яшь тула. Юбилеен исән-сау каршы алырга язсын, иҗатында уңышлар насыйп булсын, дип теләде бәхетле әти-әни.


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ 14 | 09.04.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»