|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2018 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда сәүдә үзәгеннән 400гә якын кешене эвакуацияләгәннәр (ВИДЕО)Чаллыда “Тулпар” сәүдә үзәгендә, пәрдәләр яну аркасында, 400гә якын кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Вакыйга бүген көндез Мәскәү проспектында 28 нче йортта булган, дип яза агентлык.
Чакыру буенча килгән 54 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре пәрдәләр салонында үрнәкләрнең берсенә ут кабуын ачыклаган. Кибет хезмәткәрләре янгынны үзләре сүндергән.
Сәүдә комплексыннан 400 чамасы кеше (300 хезмәткәр һәм 100 кибеткә килүче) үзе чыккан.
Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
--- |
Иң күп укылган
|