поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.04.2010 Җәмгыять

«ӘЙДӘ, ҖИҢГИ, БИЕП КАЛ...»

Әле кайчан гына өй түренә төсле телевизор менеп «кунаклаган» иде дә, без замананың шушы могҗизасына карап шаккаткан, тулып ташкан сөенечне тыя алмый, аның тирәли әйләнгәләп йөргән идек. Гаҗәп бит! Шушы тартмачык кешене ничек бар – шулай күрсәтсен әле?! Бу бит аклы-каралы фон гына түгел!

Аның артыннан озак та көттермәделәр, яңа заман «җимешләре»нең калганнары да тормышыбызга үтеп керде. «Цивилизация!» – дип мактандык без. Алга таба да яңадан-яңа казанышлар турында хыялландык, алар пәйда була барган саен, серләренә төшенергә омтылдык. Хәтерлим әле: мәктәпкә компьютерлар кайтып төшкәч, безнең үз көенә генә барган дөньябызда чын мәгънәсендә революция булды. Алар күп түгел, шуңа да һәркем ничек тә – тәнәфес вакытындамы, дәрестән соң калып азга гына булса да – шуның экранына бераз төбәлеп утыру турында хыялланды. Аңа кадәр дә өлкәннәр, әти-әниләр безнең буын яшьләрен телевизорны күп карауда, видеодагы өч тиенгә дә ярамаган фильмнарга «кадалып ятуда» гаеплиләр иде. Укытучылар да тәрбия сәгатьләре саен газета-журналларда басылган мәкаләләрдән, яшьләрнең телевизор алдында озак утырулары, урамдагы уеннарны онытулары нәтиҗәсендә сәламәтлекләрен югалтулары кебек мисалларны китереп, «вәгазь» укый иде. Ирексездән, бу урында Туфан Миңнуллинның «Сөяркә» пьесасындагы Мөслимә карчыкның әйткән сүзләрен кыстырасы килә: «Шул телевизор баш булды адәм баласына. Телевизор ни күрсәтә, шулай эшлиләр адәм балалары. Ата юк, ана юк, бала юк. Кешенең башыннан бигрәк артын күбрәк күрсәтәләр телевизорда». Кыскасы, болай да телевизор аркасында зарланулар, сүгүләр ишетеп торган вакытта компьютерлар килеп керде дә, бөтенләй үзләренә «аудардылар» да куйдылар. Безнең өчен иң зур әһәмияте шунда – аларда кызыклы уеннар бар. Мәктәптә укыган һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша, ничек булдыра ала – шулай уртак «сөенечкә» уеннар яздыра. Дәресләр онытылды, уку икенче планга күчте: әлегә авыл күләмендә берничә генә булган шушы компьютерлар белән бергә үткән вакытны ничек тә озайту турында баш ваттык. Әйтерсең лә болар безне сихерләде. Әти информатика укытканлыктан һәм шушы «могҗиза» бүлмәсенең ачкычы анда сакланганлыктан, өметнең зурысы бигрәк тә миңа багланды. Берничә малай-егет ачкычны кулга төшерү, кич белән мәктәпкә үтеп керү һәм төне буе уеннар дөньясында «кайнау» хакында уйлаштык. Дөрес, андый этлеккә барып җитмәдек, чөнки компьютерлар тиз арада авылдагы ике-өч өйнең берсендә күренә башлады. Аның артыннан Интернет килеп җитте. Монысы инде безне тәмам «йотты». Өстәвенә болар пәйда булганнан башлап «модернизацияләү», «нанотехнологияләр», «глобальләштерү» ише сүзләр көненә әллә ничә тапкыр яңгырарга тотынды. Бу юлы инде балачакларын урамда уйнап үткәргән һәм улларын-кызларын үзләренчә – элеккечәрәк тәрбияләргә теләгән әти-әниләр дә дәшмәде. Ни әйтәсең? Телевизордан ил җитәкчелегенең һәр чыгышында шул сүзләр, «кеше булу өчен» боларны белмичә һич булмый, өйрәнсеннәр, утырсыннар, дигән киңәшләр... РФ Премьер-министры Владимир Путин гына бер чыгышында: «Интернет – интернет дисез, аның бит яртысыннан артыгын «порнуха» алып тора», – диде диюен. Ләкин инде ул виртуаль дөньяга мәктәп укучылары һәм яшьләр генә түгел, әти-әниләр үзләре дә «кереп китте». Ни хикмәт, шуның белән бергә көнкүреш тормышыбыз, андагы гадәти вакыйгалар белән яшәү артта калганлык билгесе булып күренә башлады.

 

Цивилизация, глобальләштерү, модернизацияләү, дип лаф орган саен, вак-төяк мәшәкатьләрне дә зур авырлыклар белән генә чишә башладык. Моңа кадәр сүз яисә ышаныч белән генә башкарылырга тиешле иң гади мәсьәләләрне хәл итү өчен дә әллә никадәр кәгазь тутырырга, аларның берничә алдынгы технология казанышы – җиһазы булган оешма аша үтүе, рөхсәт бирелүе, мөһер сугылуы, заман технологияләре аша сыналып чыгуы кирәк. Хәзер бит шулай: квадрат метрларны исәпләгәндә дә, җир участокларының мәйданын тикшергәндә дә, компьютер рөхсәт бирми икән – аның алдында утырган кеше җилкәсен сикертеп, шуңа төртеп аклана: «Менә бит, эш миндә түгел. Замана технологиясе рөхсәт бирми». Соңгы берничә гасыр буена табигатьтәге казылмаларны теләгәнчә файдаланучылар, терлек-хайваннар белән теләгәнчә эш итүчеләр, елгаларны борып караучылар буларак, без адәм баласын Җир шарында төп өстенлеккә ия җан иясе итеп санарга күнеккән идек. Ә бу технологияләр исә кешелекне үзенә җайлы гына буйсындырды да куйды. Тәүге вакытларда цивилизациянең матур якларын гына күрергә тырышсак, ни кызганыч, бүген тискәре мисаллар да артканнан-арта бара.

 

Иң беренчесе, әлбәттә, кеше тормышындагы үзгәрешләр белән бәйле. Соңгы ун елда гына да никадәр яңалык! Хәзер күрше белән күрше Интернет аша гына хәбәрләшә ала торган «алдынгы» замана җитте. Әмма ул үз артыннан «кара сакал»ын да ияртте: күңел төшенкелеге, депрессия, эшсезлек арту, төрле кризислар. Завод-фабрикалар эшчәнлеге гөрләп торган 70-80 нче елларда һәр эшче кул кадерле санала, үзенең кирәклеген тоя иде. Бүген байтак халыкның эше өстәл артында, компьютерлар артында утырудан гыйбарәт булганлыктан, алар белә: ул эштән китә икән, югалту зур булмаячак. Ник дигәндә, эшне бит барыбер заман технологиясе башкара. «Җан ятимләнде – цивилизациянең силикон күкрәкләреннән ясалма аң белән туенабыз», – дип язды журналист Степан Банакин. Мичкә утын ягып җылытылган кечкенә өйләрдә туган, чабата киеп йөргән, яз-көз кырдан кайтып кермәгән әби-бабайлар бүгенге көндәге уңайлыкларны мактап туймасалар да, заманга тамгалары бер – «Ахырзаман галәмәтләредер бу». Шунысы гына шүрләтә: кайчан да булса бу уңайлыклар кисәк юкка чыкмасмы? Борынгы гасыр тарихыннан, ичмасам, ташка уелган язмалар булса да калган. Ә компьютерларның бөтенесе дә сафтан чыкса, бу чордан нәрсә генә сакланыр?!.

 

Кеше хәзер алдагы еллар турында фикер йөртүдән, якын киләчәктә ниләр буласын фаразлаудан мәхрүм. Кая ул?! Иртәгә нәрсә көткәнен чамалау да кыен бит. Алдагы елларда аның һөнәрен шул югары технологияләр тартып алмасмы, шунлыктан ул җәмгыять өчен бөтенләй кирәксез кешегә әйләнеп калмасмы? Зур тизлек белән үзгәргән заман белән ничек бергә атларга? Сораулар күп, ә аларга җавап бирә алучы бармы икән? Бер бездә – Россиядә генә түгел, бөтен дөнья илләрендә дә кеше цивилизациянең тәҗрибә корбанына әйләнгән, ахры. Әмма моннан барыбер дә иң зур зыянны россиялеләр күргәндер, мөгаен. Җитмеш ел буена бер идеология белән яшә дә, кисәк кенә шушы процессларның иң «аҗаган уйнаган» өлешенә килеп кушыл әле?! Бездә һәрвакыт эчкечелекнең, наркоманиянең, эшсезлекнең, ришвәтчелекнең һәм башка шундый тискәре сыйфатларның күп булуына шаккатып сөйлиләр. Моңа аптырыйсы юк: бүгенге цивилизация дөньясы өчен кирәксез кешеләр, аңа яраклаша алмаганнар – төшенкелеккә биреләләр, җайлашканнары, ләкин иртәгә кабаттан ниндидер мәрәкә килеп чыгып, үз урынын югалтудан курыкканнары – ришвәт алып, урлап-талап баеп калырга ашыга. Кайчагында, рухи кыйммәтләр беренче урында торган чорларга кайтып, һич югы берничә дистә елга артка чигенеп, шушы көннәргә әкренрәк тизлек белән якынлашасы килә башлый.

 

Глобальләштерүнең башка борчулары да шактый. Бигрәк тә атом-төш серенә төшенеп, аны үзләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән электр станцияләренең теләсә кайчан шартлап, аларның Чернобыльдәге хәлләрне кабатлау мөмкинлеге куркыныч тудыра. Хәзер дөньяда биш йөзгә якын атом электр станциясе гамәлдә. Экологиянең торышы турында даими төстә чаң сугып торалар. Бүген Җир шарындагы миллиард ярымнан артык кеше эчәргә яраклы су җитмәүдән тилмерә, көн саен 150 төрдән артык хайван һәм үсемлек юкка чыга бара...

 

Шуларны уйлаганнан соң, татар халкының: «Әйдә, җиңги, биеп кал» дигән җыры хәтергә килә. Телләр «йотылган», гореф-гадәтләр онытылган һәм бергә укмашкан бер заманда ул җыр моңсу булып ишетелә, чөнки аңлыйсың: бу процессларга каршы бару әлегә мөмкин эш түгел. Болай дәвам итсә, кеше бик тиздән үзе үк җитештергән технологияләрнең ялчысына гына әйләнеп калачак.


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»