|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2018 Мәдәният
XI Халыкара «Филармониада» фестиваленең дүртенче концерты узаБүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясепндә XI Халыкара «Филармониада» фестиваленең дүртенче концерты. Филармония сәхнәсендә «Folk The Rock» программасы белән «Русский стиль» шоу-оркестры чыгыш ясый. 12 яшь артисттан торган әлеге уникаль коллектив – дөньякүләм музыкаль мирас һәм рус фольклоры синтезын тәкъдим итә, стереотипларны юк итеп, халык уен коралларының гадәти яңгырашын капма-каршыга үзгәртә.
Матбугат әлеге оркестрны шаяртып «ШОК- оркестр» дип атый. Музыкантлар сәхнәдә бииләр, дирижер – самокатта чыга, тамашачылар өчен интерактив уеннар оештырыла… Оркестрның тере тавышка уйнавы хакында инде әйтеп тору да артык.
Оркестрга 5 яшь. Шул еллар эчендә ул инде Крокус Сити Холл, Gagarin Space, Эстрада Театры сәхнәләрен дә күргән. Безнең шәһәрдә Оркестр беренче тапкыр чыгыш ясый.
Казан тамашачысы өчен Татар филармониясе сәхнәсендә булачак бүгенге концерт – эксклюзив!
--- |
Иң күп укылган
|