поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.12.2018 Ана теле

Елмаю, көлү, елау тел чарасымы? Мәгънә белдерәләр бит!

Сөйләмдә мәгънә, хис белдерү чараларыннан ритм дигән төшенчә-категорияне искә төшергәлибез. Без бу терминга тавыш, өн, интонация, аһәң төшенчәләре белән бәйле рәвештә диккать иткәләдек инде. Ул хәрәкәт чаралары белән дә бәйле икән.

Риторика фәнен өйрәнгәндә күрдек: хәрәкәт тә (гәүдә, аның әгъзәләре, төрле предметларның – дирижер таякчыгы, артист, укытучы, лектор кулындагы теләсәнәрсә – акбур, карандаш, кульяулык, эшләпә, күрсәткеч таяк һ.б.), көй, музыка да, текст (проза, шигырь, рәсми документ, хат, газет тексты, радио, телевидение тапшыруы һ.б.) – барысында да ритм сөйләм барлыкка китерү чарасы гына түгел, ә бәлки тәэсир итү, ышандыру-инандыру чараларының иң мөһимнәреннән дә. Ритм әле ул сүздән кала да күләмлерәк, универсальрәк тә, ул сүзсез – вербаль булмаган чараларда да (әйткәнебезчә, төрле ым, ишарә, хәрәкәтләрдә дә) төп урында. Тик, ни кызганыч, ритм төшенчәсе безнең аңда көй-музыка белән, шигырь төзелеше белән, инде күп дигәндә сәнгатьле сөйләм, сәнгатьле уку белән чикләнә дә шикелле.  Заманында сәнгатиуку белгече, күренекле шагыйрь һәм галим Әхәт Нигьмәтуллин болай дип борчылган иде: “Кайберәүләр ритмны ни өчендер поэзиягә генә кайтарып калдаралар. Бу дөрес түгел. Әгәр, мәсәлән, “Тирән тамырлар”ны, “Кызыл чәчәкләр”не интонация белән укып карагыз, ритмик яңгырашны тоймый калмассыз. Димәк, ритм прозада да (шулай ук драматургиядә дә) бар дигән сүз”.
   
Ритм төшенчәсен сөйләмнең теләсә кайсы паралингвистик чарасы белән бәйләп күзәтү әһәмиятле. Без бүген шундый чаралардан елмаю, көлү, елау чараларына тукталып алырга булдык. Татар холкы-табигатенең елмаю, көлүдән аерылгысызлыгы һичшиксез аның сөйләмендә дә чагыла. Риторик сөйләмдә исә елмаю-елмайдыру, көлү-көлдерү ул төп ышандыру, тәэсир итү чараларыннан саналырга хаклы. Иң башта без көлүнең уңай мәгънәле (“көлү гомерне озайта”, “көлгән авыз күрекле”, “күңел калса, көлкегә бор” һ.б.) һәм тискәре мәгънә-хисле ( “көлмә кешедән, авызың өшегән”, “кеше көлкесе кешедән көлә” һ.б.) күз алдында тотарга тиеш. Уңай мәгънәле көлү генә кешегә уңай тәэсир итә. Шул ук вакытта сөйләм оештырганда көлүнең психологик күренеш буларак бөтен рәвеш, сыйфатларын, төрләрен яхшы тоемларга кирәк. Әйтик, Гомәр Бәширевнең “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә көлү-көлдерү белән бәйле менә мондый гыйбарәләргә юлыгабыз; Шуларның мәгънә-хис төсмерләрен үзебезгә ачыклап китик әле: тавышсыз көлү, егылышып..., күңеллеләнеп..., авызын ерып..., пырх-пырх..., ягымлы..., хәйләкәр..., кет-кет көләргә тотыну, көлеп җибәрде, көлгән була, иптәшләре үк теш ыржайтып тора, көлкегә калу һ.б.
   
Әдәбият теориясендә дә, лингвистикада, сөйләмияттә дә көлү-көлдерү чаралары берникадәр системага салынган. Сөйләм мотивлары белән бәйле күзәткәндә сөйләм нияте буларак бу чара менә мондый термин-төшенчәләр белән белдерелә: мәзәк, юмор, ирония, сатира, пародия, комиклык, көлкелек, көлемсар, көлемчак, сарказм һ.б. Эчтәлек төсмерләренә килгәндә, инде саналганнарына тагын да берничәне өстик: елмаю, елмаеп көлү, җиңелчә көлү, шатланып..., риясыз ..., шуклык, шаярып көлү, дусларча шаярып..., авыз еру, мыек астыннан ..., төрттереп...,  астыртын ..., ачы..., нәфрәтле ..., көйдереп, усал итеп, каһкаһәле..., мыскыллап..., үтергеч ..., коры шаярту, сүз уйнату, тапкыр сүз әйтеп остару, үчекләп көлү һ.б.   
   
Тавышның тембрына, авыз, ирен, карашына мөнәсәбәттә, йөз кыяфәтенә карап, көлүнең төрләре: яңгыратып, кычкырып, шаркылдып, кеткелдәп, ихахайлап, авыз ерып, авыз күтәреп, авыз эченнән, авызы колагына җиткәнче, ирен читен ерып, күзен кысып көлү һ.б.
   
Көлдерү чараларына килгәндә, иң башта бу төр сөйләм ниятен белдерүдә тел чаралары белән мантыйкый чараларның үрелеп бару үзенчәлеген әйтергә кирәк. Менә кайберләре: – кире мәгънәдә, ягъни яманны яхшы, ямьсезне чибәр дию: – мактанган яки акланган булып кылану;– ике күренешне кара-каршы куеп яисә чагыштырып күрсәтү; – алогизм күренеше һ.б. (Бу тезисларны җәенке күзәтү, аларга күп санлы мисаллар: И.Низамовның “Уем – тел очында (Татар сөйләменең нигезләре. Казан: Татар.кит.нәшр., 1999.– 117–119 б.).
   
Янә бер чарага төпченебрәк тукталыйк. Елау. Ул кешенең тән һәм җан авыруына, борчылу-кайгысына, башына төшкән фаҗигагә бәйле тетрәнү хәләте. Елау күренеше мәгънә һәм, иң башта, хис белдергәнгә күрә ышандыру чараларыннан саналырга хаклы. Елау үзе табигый күренеш булса да, еларга өйрәнү мәҗбүри булган кешеләр дә бар. Беренче чиратта артистлар. Андый хисне белдерү чарасын аларга (һәр бәндәсенә насыйп иткән кебек) табигать үзе биргән булырга тиеш. “Кайгылы-хәсрәтле нәрсәләр хакында сөйләгәндә хатыйбның күзләре кызара, яшь белән тула”, ди мәдрәсә шәкертләренә риторика-хатыйблык дәреслекләре язган Җиһангир Абызгилдин.
   
Гадәттә, әйтмә һәм әйтмә-күрсәтмә сөйләм барышында (радио,-телевидение тапшыруында, спектакльдә, кинофильмдә һ.б.) елау үзе мөстәкыйль чара булып, ирен, авыз һәм башка әгъзәләр хәрәкәте белән, күз яше белән, авыр, сузынкы тавыш, сулкылдау, ахылдау-уфылдау өннәре белән белдерелсә, язмада исә ул тел чаралары һәм башка пара ,-экстралингвистик чара-хәрәкәтләр белән тасвирлана. Менә  Г.Бәширевнең  “Туган ягым – яшел бишек”тә бу хәләтне белдергән-тасвирлаган кайбер сүз, гыйбарәләр: сулкылдау, елаганда әйтү, авыз күтәрү, еламсырау, еларга җитешү, елый-елый һ.б. Елау хәләтен белдерә-торган  чараларның шактый җентекле классификациясе И.Низамовның “Уем – тел очында...” хезмәтендә бәян ителгән.
   
Фикерне, хисне хәрәкәт ярдәмендә күрсәтеп белдерү чараларын белү, аларны урынлы куллану һәркемгә кирәк. “Йөз кат ишетүдән бер кат күрү яхшырак” мәкале, әлбәттә инде, гасырлар буе күзәтүдән барлыкка килгән. Алар фәндә паралингвистик чаралар дип йөртелә. Куллану алымнары да шактый барланган, өйрәнелгән. Әдәби әсәрләргә нигезләнеп, бик кыска гына күзәтү ясап алыйк: – ым, ишарә, хәрәкәт тел чаралары белән аралаша: “Әхәт абый тегене куып тормады. Сәлимгә таба бармагы белән күрсәтте дә кисәтеп кенә куйды: – Әйтегез әле шул сасы көзәнгә. Тагын да телен тыя алмаса, билләһи дип әйтәм, чебеш урынына муенын борып ыргытам,- диде (Г.Бәширев. “Туган ягым... 208 б.); – ым, ишарә, хәрәкәт тел чаралары һәм экстралингвистик чаралар белән аралаша ( мәсәлән, әгъзә хәрәкәтнең, тын алу, уфылдау, ахылдау, пышылдау, сызгыру кебек сулыш, тавыш хәрәкәтләренең күз карашы, кул һәм башка әгъзәләр хәрәкәте белән аралашуы): Лапас артында тыела алмыйча мин елыйм. Шунда әни килеп чыкты: –Тукта, улым, тагын булыр колының, булыр,– диде, башымнан сыйпап, аркамнан сөйде (Шунда ук, 7 б.).
   
Әйү, язу, күрсәтү чараларын синтез-комбинациядә (бердәйлектә) куллана белү осталыгы сәхнә, телевидение сөйләмендә аеруча тәэсирле. Мондый сәләт көндәлек аралашу өчен дә ярап куя. Күбрәк нинди хәрәкәтләр сөйләм оештыруда актив кулланыла?  – тулаем гәүдә, тән хәрәкәтләре (килү, китү, йөренү, иелү-бөгелү, боргалану, йөгерү, очу кыяфәте ясау, арка белән борылу, гәүдәнең берәр әгъзәсенә  ишарәләү яисә күрсәтү, тыпырдап кую, борылу, таптану, ян белән борылу һ.б.); – гәүдә әгъзәләре белән (баш, муен, кул, аяк, йодрык, бармак, авыз, ирен, күз, каш һ.б. белән) хәрәкәт ясау. Мәсәлән, күз, караш белән – карап алу (ягымлы, усал итеп һ.б.), күз кысу, күзен елтыратып, күзе уйнаклый, караш ташлау, туп-туры карап, чырае яктыру һ.б. Яисә кул белән хәрәкәтләр: кул селтәү, кул җылысын тою, йодрык күрсәтү, йодрык айкау, җиң сызгану һ.б.; – ым, ишарә, хәрәкәтнең үз гәүдәң тирәсе белән генә чикләнмичә, әңгәмәдәшеңә, аудиториягә бәйләнеп китү, хәрәкәтне төрле әйбер белән кушып ясау ( күрсәткеч таяк, күзлек, кульяулык, бүрек, яулык, эшләпә, акбур, акча, көрәк-сәнәк, балта-пычкы һ.б. Гыйбат абзый, таягы белән кешеләрнең ягына суга-суга мәйданны киңәйтергә тотынды: –Чиген, чиген! Күрмисезмени, кысып бетердегез!.. (Г.Бәширев. “Туган ягым – ...);
   
Ым, ишарә, хәрәкәт чараларының, сүз, тавыш-интонация кебек үк мөстәкыйльлеге аның милли күренеш булуы турында да сөйли. Аралашу барышында, ышандыргыч сөйләм оештырганда аудиторияне күз алдында тотканда моны да истән чыгармаска кирәктер. Милли мимика, ишарә булуын раслаучы галимнәр арта бара. Заманында инглиз психологы Майкл Аржайл җир шары тирәли сәяхәтендә ишарәләрне өйрәнгән. Ул менә нинди нәтиҗә ясаган: бер сәгатьлек әңгәмә барышында фин бер тапкыр, итальян – 80, француз–120, ә мексикалы 180 тапкыр ым, ишарә ясый икән. (Знание –сила,1985, №1, 46 б.). Галимнәрдән Аллан Пиз, А.Акишиналар да милли мимика барына бихисап мисаллар китерә. Безнең бик тә борыңгы бабаларыбыз – Дунай буе болгарларының  “кил” дигән ишарәсе безнең “кит”кә туры килә икән.
   
Татарның да үз холкы-фигыле, менталитеты, мәдәниятенә муафыйк килгән ым, ишарәсе, хәрәкәтләре булуы бәхәссез. Әйтик, аның рәхмәт әйтүне баш ию, ияк кагу хәрәкәте белән белдерелүенә бик урынлы рәвештә Г.Тукай да киная ясаган: кәҗә рәхмәт әйтә, сакалын селкетә, дигән. Хәрәкәт чаралары турында янә И.Низамовның “Уем – тел очында...” хезмәтендә җентеклерәк танышырга була.
   
Йомгак урынына күренекле шагыйребез Шәүкәт Галиев фикерен китерик: Җанлы сөйләм, фикер алышу иң төгәл диалог тудыра, соңыннан шуны терелтеп язу кыенрак. Сүз араларын җылы сулыш, тын белән тутырырга, көен сакларга кирәк...”. Күрәсез, фикер агышының, сөйләмнең чишмә башы дип шагыйрь тынны, сулышны, көйне, ягъни пара,-экстралингвистик чараларны саный.
                                                     Илдар Низамов,
                                             филология фәннәре докторы.
Фото: Пиксебай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 06.12.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»