поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.12.2018 Язмыш

"Нидəн шулай булганны əле дə булса төгəл аңлатып бирүче белгеч юк"

Мəрхəмəтле, сабыр, уңган, акыллы, зирəк, тапкыр, белемле, кыю, тəвəккəл, тырыш, талантлы, көчле, сөйкемле, изге- əнилəр турында сөйлəгəндə бу исемлекне тагы да күпкə озайтырга мөмкин һəм җир йөзендəге һəрбер ана бу төшенчəлəргə лаек, һəрбересенең холкына хас алар. Ана баланы бəхетле, ризыклы, уңган, акыллы булсын дип тудыра, картайган көнемдə терəк булсын, бар ышанычларымны акласын дип тели.

Əмма кайчак тормышта киресенчə дə була шул– бала əнисе ярдəменə мохтаҗ булып гомер итə, əти-əнисе бу сүзнең туры мəгънəсендə аның терəге. Аңлаганыгызча, сүз инвалид балалар турында бара. Кызганычка, андыйлар юк түгел, ə соңгы елларда күбəя генə башлады. Нəселдəн килгəнме, елдан-ел начарая барган экология йогынтысымы– төгəл белеп булмый, əмма аларны Ходай Тəгалə шундый итеп яраткан һəм без аларны кабул итəргə тиеш. Ə инде əти-əнилəре өчен, нинди булуларына карамастан, алар газиз, кадерле балалары, бəгырь кисəге һəм моны Аллаһы биргəн бер сынау дип кабул итəлəркүбесе очракта.
 
Грибанда яшəүче Хөсәеновлар гаилəсенə дə шундый сынау аша узарга язган– олы кызлары Лəйсəн тумыштан гарип. Камилə белəн Илдар икесе дə Грибанныкы, бала чактан бер-берсен яхшы белеп, яратышып өйлəнешəлəр, Камилəнең йөкле булганын белгəч, шатлыклары чиктəн аша, түземсезлəнеп, беренче мəхəббəт җимешлəрен көтəлəр. Лəйсəн1999 елның матур яз аенда – 10 апрельдə дөньяга аваз сала. Башта бүтəн балалардан берни белəн дə аерылмый ул, берəр айдан гына үсешендə булган тай-пылышлар күренə башлый. Менə шуннан башлана инде берөзлексез диярлек хастаханəлəр, табиблар буенча йөрү. Əлбəттə, берсенə дə җиңел булмый, шулай да күбесе авырлык Камилə җилкəсенə төшə, чөнки Лəйсəн янында һəрчак ул була. Илдарга гаилəсен тəэмин итəр өчен тырышырга кирəк, əлбəттə, ə инде өй эшлəрен аның əнисе Гафирə апа башкара (алар дус-тату булып ике дистə ел бергə гомер итəлəр). Лəйсəн аң ягыннан яшьтəшлəреннəн калышмый, ə менə физик яктан күпкə аерыла. “Врожденная мышечная дистрофия” дигəн диагноз куйды табиблар, тик нидəн шулай булганны əле дə булса төгəл аңлатып бирүче белгеч юк”, - ди Камилə. Бу авырудан əлегə дəва табылмаган һəм чынбарлыкны кабул итəргə генə кала.
 
Алар шулай эшлилəрдə, Лəйсəннең һəр хəрəкəтенə, əйткəн сүзенə, елмаюына шатланалар. “Табиблар да безне гел мактый иде, ни хəл итəргə соң, төшенкелеккə бирелүдəн бит берни дə үзгəрми, Лəйсəнгə генə тагы да авыррак булыр иде, ə аңа без терəк булмасак, кем булыр”, - ди Камилə. Əйе, баланы бит нинди дип кабул итəсең, ул шундый итеп хис итə дə үзен. Кайчак исəн-сау балалар да кимчелекле итеп сизə үзен, ə биредə Лəйсəнне бер җиребелəн дə аерылмый торган итеп үстергəннəр, укытканнар, əле дə ул дистанцион рəвештə Мəскəү колледжында белем алуын дəвам итə. Башлангыч белемне аңа ул чакта Грибан мəктəбендə укытучы булып эшлəгəн авылдашы Ринат Сөннəтов биргəн, өйгə йөреп укыткан, бүтəн укытучылар да килеп йөргəн. Авылда мəктəп ябылгач, Лəйсəн дə Янау мəктəбендə теркəлə, ə белемне аңа өлкə үзəгендəге ресурс үзəк укытучылары онлайн рəвештə бирə. “Əлбəттə, хөкүмəтнең дə ярдəме аз түгел, онлайн, дистанцион белем алу өчен тиешле җиһазлары, компьютеры булырга тиеш, аларын безгə шул үзəктəн китереп, көйлəп бирделəр.
 
Хəзер инде Лəйсəн Мəскəү уку йортында белем алса да, əлегə җиһазларны алганнары юк”, - ди Камилə. Алар балабыз гарип дип, өйдə генə тормыйлар, төрле чараларга, концертларга йөрилəр, шуңадырда Лəйсəн дə үзен бүтəннəрдəн ким сизми– укый, эшли. Əйе, ялгыш əйтмəдем, эшли– авылдашы, меценат Рəис əфəнде Гафуров аны реклама буенча менеджер итеп үзенең фирмасына алган, официаль рəвештə теркəлеп, хезмəт кенəгəсе буенча хезмəт итə Лəйсəн, тулы күлəмдə эш хакы ала.
 
Элек, əлбəттə, мөмкинлеклəре чиклəнгəннəргə мондый шартлар юк иде, хəзерге компьютер заманында барысы да мөмкин. Төп вазифасыннан гайре, бүтəн эшлəр дə башкара Лəйсəн, Рəис абыйсы кыскартылган эш тəртибе тəкъдим итсə дə, сигез сəгатьлек эш көнен сайлаган. Əлбəттə, үзен бүтəннəр кебек үк кирəкле хезмəткəр итеп тою да Лəйсəнгə яшəү көче бирə һəм моның өчен Хөсəеновлар мəрхəмəтле авылдашларына бик рəхмəтле. “Лəйсəнебезне барлык авылдашлар бик ярата, бер генə дə начар сүз ишеткəнебез, кырын караш сизгəнебез юк, ə инде ике яклап күп санлы туганнарны əйткəн дə юк”, - ди Камилə.
 
“Лəйсəн безнең өебезнең яме, матур чəчəгебез”, - дип сүзгə кушыла Гафирə əбисе дə. Бүгенгесенə алар Ходайга мең рəхмəтле, əмма болар бит тик торганда булдырылмаган, күп көч ку-ярга туры килгəн һəм монда инде əти-əнисенең, бигрəк тə Камилəнең сабырлыгы һəм тырышлыгы талəп ителгəн. Һəрхəлдə, инвалид бала тəрбиялəүче аналарны мин батырларга тиңлəр идем. “Кул кушырып утырсаң, кем дə китереп бирми тырышырга, йөрергə кирəк. Лəйсəн бала чакта бигрəк авыр иде, бик еш чирлəде, хəзер инде бераз чыныга төште, шулай да елына ике тапкыр хастаханəдə ятып чыгабыз.
 
Нəрсəгə кагылма, шул ук укуы булсын, күптөрле документ җыярга кирəк, шунда да зур түземлелек талəп ителə”, - ди Камилə. Мин аның белəн соклануымны яшерə алмадым– ябык кына гəүдəле, яшь ханым, ə нинди зур рухи көчкə ия! Ходай Тəгалə сынауларын бирсə, аларны ерып чыгарга көчен дə бирə икəн шул.
 
Бернигə карамастан, Камилə белəн Илдар тагы бер тапкыр язмышларын сынап карыйлар– 2004 елда кызлары Əлфияне алып кайталар. Алланың рəхмəте белəн ултаза-сау, дүрт ягы төгəл булып туа, хəзер төсе-буе булган чибəр кыз Янау мəктəбендə8 класста“4-5”ле билгелəргə генə укый. Апасы белəн алар ахирəтлəр, бар эшлəре, барсүзлəре бергə. Лəйсəн бик аралашучан булганга, дуслары күп– виртуаль рəвештəдə, реаль тормышта да. Чыгышлары белəн Актуктан булган билгеле җырчылар, өч туган Яруллиннар белəн бик тə танышасы килгəн һəм бу хыялы тормышка ашкан– Ринат, Гөлнара, Марат аңа кунакка килгəннəр, бүлəклəр биргəннəр, хəзер дə интернет аша гел аралашалар икəн, һəр концертларына чакыру җибəрəлəр. Үткəн җəйдə Уразавылдагы концертларына барган да булганнар. «Бигрəк ачык күңелле, гади кешелəр, рəхмəт үзлəренə Лəйсəнебезне шулай якын иткəн өчен”, - ди Камилə.
 
Менə шундый гаилə яши Грибанда, Ходай тарафыннан бирелгəн сынауны бергəлəшеп ерып чыга баралар. Ə инде Камилəне мин герой-ана дияр идем, аның кебеклəргə хөкүмəт тарафыннан махсус медаль бирелсə дə, артык булмас иде. Энергиясе ташып тор-ган яшь, матур, булдыклы ханыма өйдə утыру җиңел түгелдер, əмма ул бер дə зарланмый, тормышын тулаем Лəйсəненə, балаларына багышлаган. “Лəйсəн белəн хастаханəлəрдə ятканда нинди генəме бала күрмəдек, безнеке əлдə Аллага шөкер дисең”, - ди ул.
 
Үзең кебек əнилəргə нинди киңəш бирер идең дигəч: “Иң мөһиме – үз эчеңə биклəнмəскə, төшенкелеккə бирелмəскə, ник соң миңа бу сынау бирелгəн дип зарланмаска, балаңа терəк-таяныч булырга кирəк. Нинди булса да, ул бит синеке һəм аны бөтен барлыгы белəн яратыр-га һəм кабул итəргə кирəк”, - дип җавап бирде.
 
25 ноябрь Əнилəр көне буларак бəйрəм ителə, бу көнне, юк, бу көнне генə түгел, һəрвакыт барча əнилəр иң олы ихтирамга һəм мактау сүзлəренə лаек. Ə Камилəгə, инвалид бала тəрбиялəгəн бүтəн əнилəргə икелəтə ихтирам белде-реп, аларның алдында баш иябез һəм сабыр, түзем, мəрхəмəтле, нык рухлы булганнары өчен рəхмəт белдерəбез.
 
Шулай ук Камилəне, аның йөзендə барлык əнилəрне бəйрəм белəн котлап, дөнья йөзендə булган изге телəклəрнең барысын да юллыйбыз, ə иң мөһиме– балаларыгыз исəн-сау булып, гел шатландырып кына торсын.
 
Язмамны Роберт Миңнуллинның шигъри юллары белəн тəмамлыйсым килə:
 
Көннəр якты булсын өчен,
 
Бəхет, шатлык артсын өчен,
 
Əни кирəк, əни кирəк,
 
Иң кадерле кеше җирдə
 
Əни, димəк.
 
 

Наилə ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 06.12.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»