|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2018 Спорт
Батырларны искә алдылар22 ноябрьдə Уразавыл мəдəният йортында күптөрле сабантуйлар чемпионы, оста көрəшче, хəзер инде мəрхүм Мидихат ага Хөснетдиновның 85 еллыгы уңаеннан аның якты истəлегенə багышлап, балалар һəм яшүсмерлəр арасында билбаулар белəн көрəш буенча районара турнир узды. Аны Кызыл Октябрь районының мəгариф, спорт һəм яшьлəр эше буенча комитеты оештырды. Шушы якты шəхесебез 1950 елдан алып 1978 елгача көрəшүе дəверендə байтак кына батырларны мəйданнарда сыртка сала булган. Кызыл Октябрь, Сергач һəм Пильна районнарыннан бу истəлекле турнирда алты дистə чамасы яшь көрəшче үзлəренең көчлəрен сынады. Турнир башланыр алдыннан барча катнашучылар сафка тезелеп, колонна белəн залны əйлəнделəр. Баш судья вазифасын башкаручы Рəис Мөҗипов барча кунакларны сəламлəп, микрофонны Чүмбəли мəчете имамы Али хəзрəт Алеевка тапшырды. Имам Коръəн сүрəлəре укыды һəм мəрхүм Мидихат аганың рухына багышлап, дога кылды. Җитəкчелəрдəн беренче булып район мəгариф комитеты рəисе Фəнис Саберов чыгыш ясады, районнан чыккан сабантуй һəм дөнья чемпионнарының исемнəре белəн таныштырып чыкты. Билбаулар белəн көрəш буенча өлкə федерациясе президенты Максут Сəмиуллин, Россиянең атказанган физкультура хезмəткəре Зəки Валемеев, Рəис Мөҗипов та Мидихат Хөснетдиновны җылы искə алдылар. Махсус кунак буларак, мəрхүм Мидихат абыйны якыннан белгəн көрəш батыры, мочалилы Хасыл ага Фəйзрахманов та яшьлəр бил алышканны күзəтергə килгəн иде. Рəис Мөҗипов янында район спорт секторы инструкторы Ма- рат Ибраһимов белəн турнирның баш секретаре итеп билгелəнгəн Зəки Валемеев утырдылар. Келəмдə судьялыкны билбаулар белəн көрəш буенча беренче дөнья чем- пионы Ханнəн Мусин, Сергач командасы җитəкчесе Камил Шəймəрданов, Сафаҗай урта мəктəбенең физкультура укытучысы Рөстəм Хайретдинов һəм Рбишчадан Ансар На- сибуллин алып бардылар. Беренчелəрдəн булып келəмгə 26 килограммга кадəр категориядəге иң кече көрəшчелəр чыкты. Алар түгəрəк буенча бер тапкыр көрəшеп, финалга чыгучылар ачыклангач, музыкаль паузада Илдус Харрясов баянда уйнап, мəрхүм Мидихат ага бигрəк яратып тыңлый торган “Сандугач”ны сузды, ə Ханнəн Мусин белəн Камил Шəймəрданов аңа кушылдылар. Халык бик үтенеп сорагач, чиратлап һәркайсы берәр матур җыр башкарды. Сергач районы командаларында көрəшүче кызлар да булуын истə тотып, судьялар аларны да келəмгə чыгардылар. Кызлар малайлардан калышмыйча, оста иттереп бил алыш- тылар. Нəтиҗəдə, Камил Шəймəрданов җитəкчелегендə шөгыльлəнүче Камка кызы Диляра Тиманова җиңеп чыкты, ə Рафаэль Арифуллин тəрбиялəгəн Сергачның балалар һəм яшүсмерлəр мəктəбеннəн килгəн Анжела Григорьева белəн Евгения Кузнецова икенче һəм өченче урыннарны яуладылар. Кызлар арасында җиңүчелəрне Рəис Мөҗипов Мəскəү җəмигъ мəчете исеменнəн бүлəклəде. Барча 8 үлчəү категориясе буенча да җиңүчелəр һəм при- зерлар билгелəнгəч, келəмгə абсолют авырлыкта батырлар чыкты, Сафаҗай егете Ханнəн Камалетдинов турнир чемпионы исемен яулады, ə аның авылдашы Ришат Сəбитов белəн Илназ Халилуллин (Зур Рбишча) икенче һəм өченче урыннарны бүлештелəр. Оештыручылар тарафыннан һəр финалистка медальлəр һəм грамоталар тапшырылды, ə алар арасында һəр категориядə җиңүчелəр кубоклар белəн бүлəклəнде. Максут Сəмиуллин өлкə көрəш федерациясе исеменнəн абсолют авырлыкта көрəшкəннəрнең өчесенə дə өстəмə махсус кубоклар тапшырды. Шулай ук кайбер көрəшчелəрне аерым бүлəклəүчелəр дə булды.
Сафаҗайдан килгəн кунак Рөстəм Сəбитов 55 һəм 65 килограммга кадəр авырлыкта көрəшкəннəргə үз исеменнəн өстəмə призлар бирде, Рəис Мөҗипов Сафаҗай көрəшчесе Камил Абдулбəровка матур көрəш күрсəткəне өчен Мəскəү җəмигъ мəчете исеменнəн түбəтəй бүлəк итте. Ахырда Кызыл Октябрь районының җирле үзидарə башлыгы Рафаэль Ильясов Зəки əфəнде Валемеевка районда милли спортны җəелдерүдə актив катнашканы өчен «Бердəм Россия” партиясе исеменнəн Рəхмəт хаты белəн бүлəк тапшырды. Халит Мөхəммəтович барча оештыручылар һəм мəрхүм Мидихат Хөснетдиновның истəлеген хөрмəтлəп килгəн кунаклар исеменə рəхмəт белдерде. Районда шушы милли спорт төрен тагын да киңрəк җəелдерергə, төбəгебез һəм илебез генə түгел, дөнья күлəмендə дə миллəтебез данын таныткан башка шəхеслəрнең призларына да шундый турнирлар оештырырга кирəклеген белдерде.
Турнирда җиңүчелəр исемлеге белəн «ВКонтак те» һəм «Одноклассники» челтəрендəге «Туган як» битлəрендə таныша аласыз.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|