|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2018 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә XX Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнашаТатарстан китап нәшрияты 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Мәскәүдә узачак XX Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнаша. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Халыкара ярминкәдә 24 илдән 300 зур һәм кече нәшриятлар, китап сату предприятиеләре һәм мәдәният институтлары катнаша.
Быел ярминкә стендларында һәм программада Болгария, Бөек Британия, Венгрия, Германия һәм башка илләр тәкъдим ителәчәк. дип яза Татар-информ.
Стендларда төрле юнәлештәге – нәфис, публицистик, фәнни һәм фәнни-популяр, мемуар, эшлекле, белешмә әдәбиятның иң яхшы яңа төр басмаларын күреп булачак.
Татарстан китап нәшрияты стенды икенче катта 14 “Б” залында урнашачак. Китап яратучыларга 1000 данәдән артык 200 исемдәге китап тәкъдим ителәчәк.
Анда нәфис, фәнни-популяр һәм тарихи әдәбият, сәнгать, дизайн һәм архитектура, мәгариф өлкәсе һәм белешмә басмалар, шулай ук балалар өчен бай әдәбият ассортименты булачак.
XX Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсе 28 ноябрьдә 14.00 – 20.00, 29 ноябрьдә 11.00 – 20.00, 30 ноябрьдә 11.00 – 21.00, 1 декабрьдә 11.00 – 21.00, 2 декабрьдә 11.00 – 20.00 сәгатьләрдә Кырым Валында Үзәк рәссам йорты, 10 адресы буенча эшләячәк.
--- |
Иң күп укылган
|