поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.11.2018 Җәмгыять

Полиция капитаны Динар Мустафин: Татар телен өйрəнмичə мөмкин түгел иде

Эчке эшлəр органнары хезмəткəрлəренең профессиональ бəйрəме алдыннан Т.Новгород аэропортының линейный полиция бүлеген җитəклəүче миллəттəшебез, полиция капитаны Динар Мустафинга берничə сорау белəн мөрəҗəгать иттек һəм ул аларга бик телəп җавап кайтарды.

Динарның əти-əнисе Татар Моклокасыннан, хатыны Диана Рушан кызы – Кочко-Пожар оныгы, улы Данияр өч яшендə. Энесе Марат Россия эчке эшлəр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт идарəсендəге уголовный розыскта хезмəт итə.
 
- Динар, полициядə хезмəт итəр өчен сəламəтлегегезне яшьтəн чыныктырдыгыз булса кирəк?
 
- Əйе, үземне белгəннəн бирле мин спорт белəн дус. Эчке эшлəр органнарында хезмəт итəргə яшьтəн үк хыялландым һəм шуңа бик тырышып укыдым, мəктəптəн тыш, физкультура һəм спорт белəн нык мавыктым. Кыстау шəһəренең 6 номерлы мəктəбен 2006 елда “с отличием” тəмамладым. Ə спорттагы əзерлегемне Бөтендөнья самбо академиясенə йөреп алдым. Шуңа күрə Россия эчке эшлəр министрлыгының Түбəн Новгород академиясенə бернинди авырлыксыз кердем.
 
- Безнең карашка, Сез карьера баскычы буенча уңышлы гына атлап барасыз. Хезмəтчəн уңышларыгызны нидəн күрəсез: үз өстегездə күп эшлисезме, əллə сайлаган кəсебегезгə мəхəббəтегез шул кадəр көчлеме?
 
- Аллага шөкер, 27 яшендə мөстəкыйль полиция бүлегенең җитəкчесе вазифасына ирештем. Минем кул астында кече сержантлардан алып подполковникларга кадəр булган хезмəттəшлəр эшли. Əгəр минем хезмəтчəн казанышларым белəн туганнарым һəм гаилəм горурлана икəн, үзем эшкə сөенеп йөрим икəн, димəк, полиция хезмəтен дөрес сайлаганмын. Əти-əнием миңа яшьтəн үк əдəплелек, гаделлек һəм сабырлык сыйфатларын сеңдерделəр, шуңа күрə мин аларны уңышлы гына үз хезмəтемдə кулланам. Бүгенге көнгə кадəр отставкадагы полиция полковнигы Хайдəр Гаяз улы Какушкинга чиксез рəхмəтлемен, аны остазым дип саныйм, чөнки академиядə укыганда Хайдəр Гаязович экономик җинаятьчелеккə каршы көрəшкə белгечлəр əзерлəүче факультетны җитəклəде. Оператив бүлекчəлəрдəге җитəкче вазифаларында зур тəҗрибə туплаган остаз буларак, ул миндə чын эчке эшлəр органы хезмəткəре тəрбиялəде.
 
- “Мундир намусы” төшенчəсе Сезнең өчен нəрсə булып тора?
 
- Мундир – минем өчен дəрəҗə. Тышкы төз кыяфəте белəн аны чиста-пөхтə йөртүче кеше үз тормышында югары принциплар куллануын чагылдыручы баш киеме генə түгел, ə намуска кагылган төшенчə булып тора.
 
- Стригино аэропортына яңа исем эзлилəр. Сез моңа ничек карыйсыз?
 
- Əлбəттə, уңай. Халык телəге – мөһим нəрсə һəм без шуның өчен эшлибез дə. Татар халкы тарихында һəм Россия дəүлəтчелегендə тирəн эз калдырган шəхеслəр бар, шуларның берсе Кириша Минибаев, барыбызга да Козьма Минин буларак таныш кеше.
 
- Быел Россия футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итте, кайбер уеннар Түбəн Новгородта да узды. Шул уңайдан һава юлы белəн безгə килүче чит ил кунакларының саны мəртəбəлəп артты. Сезнең хезмəткə бу күренеш өстəмə кыенлыклар тудыргандыр?
 
- Кыенлыклардан кала, шəхсəн мин үземне шундый югары дəрəҗəдəге чараның урта- сында хис иттем. Бу чемпионатка əзерлек эшлəре алдан алып барылганга күрə, без аңа 100 процентка əзер идек. Алай гына да түгел, чемпионат буе аэропортта бəйрəм хисе тантана итте. Дөнья йөзендəге футболчы йолдызлар булган Месси, Суарез, Кавани, Мбаппе, Годин, Лаксальт, Модрич һəм Ракитич кебек шəхеслəр белəн аралашу мөмкинлеге туды. Франциянең җыелма командасы бөтен уенчыларның имзалары куелган туп бүлəк итте. Иң кызыгы – мин аларга җиңү телəдем һəм нəкъ Франция футбол буенча дөнья чемпионы булды да. Димəк, миндə чемпионнар тубы саклана, ə бу искиткеч зур шатлык һəм бүлəк. Бездə кунакта Марадона үзе дə иде. Хорватия Президентының тыгыз графигына карамастан, аның белəн дə күрешеп аралашырга насыйп булды. Алар барысы да чемпионатның югары дəрəҗəдə оештырылганлыгына һəм җирле халыкның кунакчыл- лыгына уңай бəя бирделəр.
 
- Рус мəктəбен тəмамлауга, рус мохитында яшəүгə һəм эшлəүгə карамастан, татар телен яхшы белəсез. Моның сере нəрсəдə?
 
- Бөтен каникулларны əти-əниемнең туган авылларында уздырганга күрə, татар теленə өйрəнмичə мөмкин түгел иде. Əти-əнием чепчи татар булганга, гаилəдə дə татарча гына сөйлəштек һəм сөйлəшəбез дə, сүзлексез, əлбəттə. Бездə татар теленə хөрмəт зурдан.
 
- Динар, Сез бит əле татар-мишəр көрəшенə дə битараф түгел. Сабантуйларда да, төрле турнирларда да чыгыш ясарга вакыт табасыз, хəтта җиңүлəр дə яулаганыгыз бар. Милли көрəшкə мəхəббəтне Сездə кем тəрбиялəде?
 
- Мин көрəшнең бөтен төренə ихтирам белəн карыйм, чөнки 9 яшеннəн самбо һəм дзюдо белəн шөгыльлəнəм. Ə милли көрəш аерым бер урын били. Беренче тапкыр кулыма сөлге алып, 19 яшендə көрəштем. Əйе, сабантуйларда да, бүтəн ярышларда да җиңгəнем бар. Аеруча Рамил Нуриманов, Ринат Сəбитов һəм Дамир Юсупов кебек мəртəбəле көрəшчелəр белəн бил алышырга яратам. Алар белəн көрəшкəннəн соң тəҗрибə мəртəбəлəп үсə. Безнең ведомстволар арасында узган кул сугышында, сугышчан самбо буенча, самбо һəм дзюдо ярышларында гел беренче урыннарны алып килсəм, милли көрəштə мондый уңышларым белəн əлегə мактана алмыйм. Дөрес, Ыргу сабан туенда җиңеп чыкканым бар, бездə узган федераль сабан туенда өченче урынны алдым, Россия кубогы ярышларында беренче өчлеккə кердем.
 
- Татар җырлары тыңлыйсызмы?
 
- Əйе, аеруча машинада йөргəндə. Гомумəн, безнең гаилə дини бəйрəмнəрне, татар телен ихтирам итə.
 
- Буш вакытыгызны ничек уздырырга яратасыз?
 
- Күбрəк ике яклап əти-əнилəребезгə кунакка йөрибез.

- Полиция турында сериаллар карыйсызмы?
 
- Юк дияргə була. Мине күбрəк Бөек Ватан сугышы турындагы фильмнар кызыктыра.

- Сезнең тормыш девизыгыз?
 
- Артка карамыйча алга барырга!
 
- Килəчəккə планнарыгыз?
 
- Барысы да Аллаһы Тəгалə кулында. Шулай да хезмəттə үсəсе һəм гаилəне ишəйтəсе килə.
 
- Һөнəри бəйрəмегез уңаеннан хезмəттəшлəрегезгə нəрсə телəр идегез?
 
- Безнең авыр хезмəттə иң мөһиме – сабырлык. Кешелеклелек сыйфатларын югалтмасыннар иде хезмəттəшлəрем. Эшебез куркыныч булса да, игелекле, шуңа барыбызга да кешелек дөньясында эталон булуыбызны телəр идем.
 

Олег ӘНДӘРҖӘНОВ
Туган як
№ --- | 14.11.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»