поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.11.2018 Милләт

“Мин социаль яклау бүле­ге түгел”: Гаяз Исхакый музее ябылачак?

Татарстан Дәүләт Советы­ның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында татар дөньясының иң авырткан мәсьәләләре каралды. Шуларның берсе – Чис­тай районының Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музее язмышы. Әле һаман да аны күчерү-күчермәү мәсь­­әләсенә нокта куелмаган, ремонт акчасы күләме дә ачыкланып җитмәгән. Депутатлар ремонтка ка­дәр “музейның хуҗасы кем?” ди­гән сорауга җавап эзлә­де.

 Чистайда татар әдәбиятына урын юк?..

 
Утырыш башында комитет рәисе 25 октябрьдә депутатларның Чистай районына эшлекле сәфәр кылуы турында әйтте. Районда эш алып барылмый дип тә әйтеп булмый, ниндидер омтылышлар кылына, диде ул, сәфәргә йомгак ясап. Шулай ук Дәүләт Советына Исхакый музеена кагылышлы бик күп мөрәҗә­гатьләр килүен әйтте. Иң сөен­­дергәне – музейны саклауны сорап, авыл халкы дәр­рәү күтәрелгән. 400дән артык имза куелган хатта яу­шир­мә­леләр  музейны авылда калды­руны сорыйлар. Хәер, хикмәт музейда гына түгел, авыл хал­кының бер­кай­дан да ярдәм ала алмавында.
 
“Мин социаль яклау бүле­ге түгел”
 
Музей темасына күчкән­че, авыл халкының катлаулы хәле турында берничә сүз. Бу хакта “ВТ” 2012 елдан бирле яза. Соңгысы – “Хуҗасыз авыл” (№ 147, 05.10.2018) ди­гә­не музей каралты-кура­сында янгын чыкканнан  соң  язылды. Авыл юлсызлыктан, сусызлыктан интегә. Утырышта авыл  халкы исе­мен­нән чыгыш ясаган хокук белгече Сүрия Усманова исә төр­ле матбугатта чыккан язмаларны телгә алды һәм, проблема күтәрелеп тә, түрә­ләрнең кыл кыймылдатмавына шаккатты:
 
– Яуширмәнең аяныч хәле турында язылган мәка­ләләр буенча гына аерым китап чыгарып була. Кайда соң безнең җитәкчеләр, шулка­дәр мәка­ләләр чыгып торып та, ниш­ләп андагы проблемаларны күр­миләр, ни өчен авыл кешесен беркем якламый? Хәзер инде авылны чит республика инвесторына сатып җибәрделәр. Халык безгә ярдәм булырмы дип мө­рә­җәгать иткәч, яңа хуҗа,  мин социаль яклау бүлеге түгел, миңа сезнең проблемаларыгыз ки­рәкми, җирлә­регез ге­нә ки­рәк, дигән. Менә сез авылларны саклыйбыз дип сөй­лисез. Безнең районда авылларны тарату буенча шул­кадәр оста эш алып барыла. Кайвакыт Яуширмә айда урнашкандыр дип уйлыйм. Ни өчен соң монда законнар эшләми, халык ярдәм сорап кая барырга белми? Бу авыл хәзер Звенигово совхозы карамагында. Авыл­ның хуҗасы юк.
 
Авылдагы хуҗасызлыкка Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов та игътибар иткән. “Авылда гына түгел, районда  хуҗасыз­лык сизелә. Казаннан килеп җыеш­тырмаслар  бит инде, район түрәләре  тәртипкә салыр дип уйлыйм”, – диде ул. Тәртипкә салуны юлдан башларга кирәк, билгеле. Тик  “Яңа Гасыр” телеканалы директоры Илшат Әминов авылда тәртип буласына, юл салынасына шикләнә:
 
– Бу 19 да, 20 миллион да түгел. Монда 100 миллион сумнан артыграк акча таләп ителә. Бу – бик күп акча. Әйе, авылның яшәве һәм үсүе ки­рәк. Бу –  район администрациясе эше. Безгә исә Исхакый мирасы мөһим. Исхакый – татар дәүләтчелеге нигезен салучыларның берсе. Шу­ңа күрә музейны Чистайга кү­черү отышлы. Бу – аны туристик маршрутка кертү, ди­мәк, пропагандалау, популярлаштыру дигән сүз. Мин һич кенә дә авылда, районда, хәтта Казанда Исхакыйга музей ачуга каршы түгел. Ләкин безнең андый мөмкинлек бармы?
 
“Исхакыйга акча бармы?”
 
Татарстанда музейлар саны 152гә җиткән, шу­лар­ның 81е авылларда урнашкан һәм күпчелеге ремонтлауга, яңар­туга мохтаҗ. Бу хакта мәдә­ният минис­тры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте. Урынбасар музейның 2019 елга капиталь ремонт программасына кертелүен дә әйт­те. Ул шулай ук  ми­нистр­лыкның музейны авылда калдыру вариантын хуплавын да искәртте. Һәм  туристларны җәлеп итү буенча берничә тәкъдимен җит­керде. Әй­тик, 16 яшькәчә мәктәп балаларын музейга бушлай йөр­тү программасын әзер­ләү. 
 
Күренгәнчә, нинди генә тәкъдим яңгыраса да, барысы да юлсызлыкка килеп төртелә. Шул ук балаларны авылга автобуста алып килеп булмый бит. Бу фикерне Чистай музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин да куәтләде. Әйтүенә караганда, туристларны йөртүче автобуслар, авыл юлын күреп, кире борылып киткәннәр икән. Юл са­луның чыгымнары зур булганга, район түрәләре музейны район үзәгенә күчерүне кулай күрә. Чистай башкарма комитеты рәисе Эдуард Хәсә­нов исә  бу фикерне хуплый да, хупламый да:
 
– Чистайда мәдәни мирас объектлары шактый. Ки­лә­чәктә татар үзәген булдыру һәм анда Гаяз Исхакый музеен урнаштыру планнары да бар. Хуҗалык җитәкчесе буларак, мин шушы якны хуп­лыйм. Ләкин үзем Яу­шир­мәдә туган кеше буларак, му­зейның авылда калуын телим. Сугыштан соң шушы авыл­да   рәис булып эшләгән бабам ул музейны район үзә­генә күчерүне гафу итмәс иде. Шуңа күрә комиссия яр­дәме кирәк.
 
Бу сүзләр Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратниковага “тиде”:
– Мин музейны урынында саклап булмый, авылга юл салып булмый дигән фикер бе­лән килешмим. Безнең юл төзү буенча уңышлы эшләп килә торган программабыз бар. Үзем Кукмара, Балтач районнары өчен җаваплы һәм без анда 100 хуҗалыклы кечкенә авылларга кадәр асфальт юл китереп җиткердек. Бу район хакимияте телә­геннән тора. Шуңа күрә Эдуард Хәсәновның, Яуширмәдә туган кеше буларак музейны авылда калдырасым, җитәкче буларак, районга күчерәсем килә, дип әйтүен аңлап бетермим. Димәк, сез һаман үзе­гезгә нәрсә кирәген аңла­мыйсыз. Ни өчен юллар программасына эләгергә тырышмыйсыз? Мин моны аңла­мыйм. Чистайда, чыннан да, татар тарихына илтифат юк. Анда әле безнең тарихи Юкә­тау каласы урыны бар, ул да – яклауга мохтаҗ. Халыкка битарафлыкны  да аңламыйм. Үзәк каналдан әнә бер түрә, дәүләт бала табарга кушмаган, үзегез тапкансыз, үзегез тәрбияләгез, дип әйткән, аны шундук эшеннән алдылар. Бу бит – бик куркыныч фикер сө­реше.
 
Чистай Татарстан шәһәре түгелмени?
 
Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин: “Чистай районы әллә Татарстан тү­гелме?” – дигән соравы белән утырышны дөрләтеп җи­бәр­де. Һәм, Яуширмәдәге музейны саклап, Чистайда татар мә­дәни үзәген ачарга тәкъдим итте:
 
–  Чистайда еш булырга туры килә, әйтерсең лә ул Татарстан түгел. Анда татар мәдәнияте, татар үзәге юк. Ә бит чиста татар районы. Икенче мәсьәлә татар авыллары атамасына кагыла. Яушир­мәне Кутлушкино дип атау – Россиянең географик атамалары турындагы канунын тупас рәвештә бозу ул. Әлеге документ нигезендә атамалар шунда яшәгән халык телендә  булырга һәм тәрҗемә ител­мәскә тиеш. Мин бу мәсьәләне аерым утырышта күтәрергә тәкъ­дим итәм. Чөнки бу – бөтен Татарстан авыллары­ның бә­ласе.
 
Депутатлар ахыр чиктә Чистайда татар мәдәни үзәге төзелергә, музей йорты авыл­да калырга тиеш, дигән фи­кергә килде. Галимә Лена Гайнанова Исхакыйның томлыкларын яңадан чыгару темасын да күтәрде. Мин 15 томлыгын әзерләгәндә, аның 30-35 томны колачларлык иҗаты барын белә идем, диде ул. “Чеховның Рос­сиядә генә дә 15 музее булганда, нишләп Исхакыйга бер музейны күп­сенәбез?” – дип, сорауны кабыргасы бе­лән куйды. Галимә Тукай юлбашчы дип атаган Ис­ха­кыйның урыс классикларыннан ким түгел икәнен мисаллар яр­дәмендә раслады. Боларны тыңлап утырган Александр Славуцкий: “Мин Исхакыйны белмим, аны укымадым”, –дип шаккатырды. Разил Вәлиев: “Чөнки ул тыелган язучы иде”, – дип аңлатуны ки­рәк тапты. Славуцкий, авылда йорты калсын, Чистайда музее ачылсын, дигән тәкъ­димен әйтте. Мәсьәләне тирәнтен өйрәнгән кешеләр музейны район карамагында калдыруга шикләнеп карый. Сүрия Усманова, мә­сәлән, аны Милли музей филиалы итү тәкъдимен кертте.
 
Утырышта Ризаэддин Фәх­ретдин музее мәсьәләсе дә күтәрелде. Музей директоры Диләрә Гыймранова әйтүенчә, музей мунча кадәр генә бинада урнашкан. Ул, музейга яңа бина сорап, 2009 елдан хатлар яза башлавын сөйләде. “Татнефть” гендиректоры Наил Мәганов бу мәсьәләдә ярдәм итәргә дә әзер, ләкин бездә һәрвакыт татарча килеп чыга: тендерны музей проектлый белми торган оешма ота. Диләрә ханым олуг мәгърифәтченең юбилее уңаеннан да, бина проекты җәһәтеннән дә  аптырашта икәнен сөйләде. Хәер, монысы инде – аерым тема...

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.11.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»