поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.11.2018 Шоу-бизнес

Данир Сабиров: Яшисе килмәгән чак булды

"Данир Сабиров — иң талантлы укучыларымның берсе”, — ди җырчы Салават Фәтхетдинов. Чыннан да, ул — күпкырлы сәләт иясе: оста пародист, алып баручы, шәп биюче һәм җырчы да...

— Данир, тормышыңны ничек бәялисең? 
— Тормышның төбеннән күтәрелдем. Яхшы шартларда яшәргә мөмкинлек тудырганы өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Уңышка ирешү өчен 95 % тырышлык кирәк. Сәләт 5 % кына роль уйный. 
Бәхет елмаюда гаиләнең дә тәэсире зур. Миләүшә төпле, акыллы. Ул күп укый. Һөнәре буенча социолог. Акчаны тота белә. Шуңа күрә ул аның кулында. Уртак эштә мин — иҗат өлеше, ул матди як өчен җаваплы. Миләүшә — иҗат төркемемнең директоры. Концерттан соң керемне кассадан ул ала. Акча санап утырырга яратмыйм. Кайчак күпме кергәнен дә белмим. Соңыннан бергә киңәшәбез. Миләүшә минем рөхсәттән башка берни алмый. 

— Сүзгә килгән чаклар еш буламы? 
— Кайчак артык күп сорау биргәненә ачуым килә. Хәзер талашканда да шаяртырга тырышам. 
Данир белән Миләүшә ике кыз тәрбияли. Олысы Мәрьямгә 8 яшь. Ул 3 яшь ярымнан нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Бик күп ярышларда җиңүче. Анда чыгыш ясау өчен тектергән бер купальнигының бәясе — 25 мең сум. Кечесе Дания 4 яшьтә. Бию, вокалга йөри. Хәзер Данир кызлары белән татарча аралаша...
 
2017 ел башында, юбилей концерты алдыннан, Данир Сабиров, бозымга эләгеп, төшенкелеккә бирелә. Бер ел хастаханә юлын таптый. Файдасы булмый. Мәчеткә йөреп, догалар өйрәнгәч, намаз укый башлагач, өшкерелгәч кенә, әлеге халәттән чыга. 
 
— Ел ярым күңелем тынычлык таба алмады, — дип сөйли Данир. — Кәеф юк, эшлисе килми. Ашап булмый. Күздән нур югалды. Дөньяның яме бетте. Гастрольгә чыкмыйм, дигән карар кабул иттем. Хәтта яшисе килми башлады. Моны күреп, якыннарым борчылды. “Сиңа күз тигән, мәчеткә барырга, өшкертергә кирәк”, — диде хатын. Тыңламадым. Дөресрәге, атеист гаиләсендә үскән кеше буларак, сүзләренә ышанмадым. 
Соңрак бозымга эләгүем билгеле булды. “Бик каты бозганнар. Дөньяның ямен күрмәсен өчен, шулкадәр тырышканнар”, — диде. Бозымны чыгаргач ышандым. Хәзер намаз укыйм. Иртән һәм кич чиста су, ә концерттан кайткач, тозлы су белән коенам. Күзсенүдән саклану өчен иң яхшы ысул — госелле булу. 
 
Хәзер кеше кулыннан әйбер алмыйм, концертка китергән ризыкларны ашамыйм, төркемдәшләргә таратам. “Өшкерелгән дисбе, тагып йөрегез”, — дип бирәләр. Кирәкми, үз өшкерүчем бар. 
 
Бүген Ходайдан, рухый һәм психологик яктан көчле булыйм, дип сорыйм. Яшисе, эшлисе килү — зур бәхет... 
 

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 08.11.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»