|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2018 Фаҗига
"Банкетка ашыкты. Үпкәләмә, китәм инде, ашыгам, диде" (Шәфәгать Салиховның соңгы ФОТО һәм ВИДЕОсы)Танылган музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салаватның баянчысы Шәфәгать Салиховның авариядә һәлак булуы турында кайгылы хәбәр бүген яшен суккандай булды. Шәфәгать абый белән эшләгән, дус булган җырчылар, иҗат әһелләре шок кичерә. "Дөрес хәбәр түгелдер, ялгандыр" диючеләр дә бар. Әмма, ни кызганыч, чын хәбәр. Җырчы Энҗе Шәймурзина Шәфәгать абыйның юклыгына ышана алмый. Бүген генә, ничә сәгать элек кенә күрештек, ди ул. "Казандагы бер банкетка мин килдем, ә ул китте. Башка банкетка ашыкты. Үпкәләмә, китәм инде, ашыгам, диде", - дип сөйләде "Матбугат.ру"га Энҗе Шәймурзина. Шәфәгать абыйның Мамадыш ягына ашыгуы булган. Автомобиле йөк машинасы белән бәрелә. Баянчы машинада үзе генә булган. Кызганыч, куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Шәфәгать Салиховка быел 60 яшь тулган иде. Аның балигъ булмаган ике баласы калды. Бик кызганыч. Бу видео һәм фото бүген төшерелгән. Мөгаен, иң соңгыларыдыр...
--- |
Иң күп укылган
|