|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2018 Әдәбият
Факил Сафин Абдулла Алиш премиясе лауреаты булды2018 елда Абдулла Алиш премиясенә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (1999) язучы Факил Сафин лаек булды. Бүләкне язучыга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды. Факил Сафин - «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» (1999) романы, «Саташып аткан таң» (2002) роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр; публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы. 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
--- |
Иң күп укылган
|