|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2018 Криминал
Казанда танылган эшмәкәрне шартлатканнарКазанда танылган эшмәкәр Михаил Скоблионкны шартлатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте. Скоблионк һәм аның ярдәмчесе шартлау вакытта Аркылы Базар урамындагы офиста булган. Агентлык мәгълүматлары буенча, эшмәкәргә шартлаткыч салынган посылка биргәннәр. Шуны ачкач, шартлау яңгыраган, дип яза агентлык.
Чаганак мәгълүматлары буенча, эшмәкәрнең бите янган. Ул хәзерге вакытта хастаханәдә офтальмология бүлегендә дәвалана.
Фото: kazan24.ru
--- |
Иң күп укылган
|