|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2018 Җәмгыять
Сериал төшерелгәнгә Казанның төп урамнарының берсе ябылачакКазанда “Зөләйха күзләрен ача” фильмы төшерелү аркасында, вакытлыча Кремль урамында хәрәкәт чикләнеләчәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми порталы. Хәрәкәт ике юнәлештә дә 5 нче октябрьдә сәгать 7.00 алып 10 нчы октябрьнең сәгать 18.00 кадәр Университет урамыннан Астрономия урамына кадәр чикләнеләчәк.
“Россия 1” телеканалы заказы буенча төшерелгән 8 серияле фильмны сентябрь аенда Татарстанның Лаеш районында төшерә башлаганнар иде. Фильмдагы төп рольне театр һәм кино актрисасы Чулпан Хамматова башкара. Шулай ук төшерү эшләре Казан Кремлендә, Карл Маркс урамында да булыр дип көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|