|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2018 Хәвеф-хәтәр
Исерекләргә кисәтү ясау фаҗига белән тәмамлана30 сентябрь көнне Мәскәүнең Дербеневская урамындагы 10 санлы йортта яшәүчеләр, балалар мәйданчыгында исерткеч эчемлекләр эчеп утырган ике ир аркасында төнлә йоклый алмагач, 112 номерына шалтырата. Хулиганнар кайсыдыр моментта травматик пистолеттан да ата башлаган. Янәшәдә 3 кешедән торган компания үтеп бара. Узгынчы ирләр эчүчеләргә искәрмә ясый. Ирләр сугыша башлый. Травматик пистолет сугышуга нокта куя. Полицейскийларның берсе Пятигорскидан 25 яшьлек Юрийга ким дигәндә өч тапкыр ата. Юрийны дуслары эскәмиягә яткызып сала, ул аягына басалмый. Аны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Операция кичерә, әлеге моментта реанимациядә.
Полицейскийлар исә, исерек булуларына карамастан, шундук кача. Оперативниклар аларны (әйткәндәй, полицейскийлар эчеп утыруларын дәвам иткән чакта) шул ук көнне кулга ала. Сәрхүшләрнең берсе - полиция лейтенанты (эчке эшләр министрлыгында 2005 елдан бирле хезмәт итә), икенчесе – өлкән сержант (эчке эшләр министрлыгына 2007 елда килә). Бер полицейский - бюллетеньдә, икенчесенең ял көне була. Икесе дә гражданнар киемендә.
Мәскәү буенча ЭЭМның Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гаепләре дәлилләнгән очракта полиция лейтенанты һәм өлкән сержанты эчке эшләр органнарыннан җибәреләчәк һәм закон белән каралган җәзаны алачак, ә аларның җитәкчеләрен каты дисциплинар җаваплылыкка тарттырылачак.
--- |
Иң күп укылган
|