поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.09.2018 Җәмгыять

Айваз Садыровның Инстаграмда татар теле бетүенә йөрәге әрни

"Татар радиосы" баш мөхәррире Айваз Садыров Аяз Гыйләҗевнең улы - Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗевнең чыгышын тыңлаганнан соң, инстаграмда бик үзенчәлекле пост урнаштырган. Ул интернет һәм социаль челтәрләдә татар теленең хаталы куллануына сыкранып болай дип яза (үзгәртми бирәбез):

""Хәзерге көндә, 80нче еллар белән чагыштырганда, наданнар күп" - диде ул (Искәндәр Гыйләҗев - ред). Килешмичә булмый шикелле. Бүген кеше көзгесе - социаль челтәрләр, бигрәк тә, instagram. Өлешчә, кайбер очракта тулысынча, аның фикер сөрешен, белем дәрәҗәсен постлар, алар астындагы язмалар сурәтли. Камил, грамматик, лексик хаталарсыз язучылар сирәк хәл бит, чыннан да. 

Хәзер интернетны олы буын вәкилләре актив яулап килә. Инстаграмны өйрәнделәр, дөрес язарга юк, ахры. Алар татарча язганда күп хаталар җибәрүне күзәтәм. Еш очрак - "Ә" урынына "Е" хәрефе куллану. (сөйлЕшЕм, егетлЕр) Яхшы, татарча клаватура юк дияр идек телефоннарда, транскрипциягә таянып, "Э" куйсалар була бит. Ярый, алар мәктәпне күптән тәмамлаган, онытыладыр күп әйбер, ә кичә генә мәктәп тәмамлаган яшьләр кайчан онытырга өлгергән грамматиканы!? Күпчелегенең язмаларын кызармыйча карау мөмкин эш түгел. Аеруча яшь кызларның хаталы язуы ачуны чыгара. 

Тагын бер инстакатлам - сәнгать, эстрада әһелләре, артистлар. Халык өчен үрнәк булырга тиеш кешеләр арасында да камил сүзләр, җөмләләр язучылар аз бит. 
 
Тыныш билгеләре, да-дә кушымчаларының хаталы кулланылышы турында әйтеп тә торасы юк. Кая карама - хата! 
 
Әйе, үзем дә гөнаһ шомлыгына каршы, ычкындырам хаталар. Игътибарсызлык та китә. Тик мин постны куяр алдыннан ныклап тикшерергә тырышам язмаларны. 
 
P.S. Язылучылар саны 3000нән арткан аккаунтларны ММЧга тиңләү турында сүз йөри. Хаталы интернет нормага әйләнгәнне, хаталар белән тулган ММЧ нормаль күренешкә әйләнер микәнни?..
P.P.S. Чи татарларның, татарның күренекле вәкилләре русча гына язуы аерым тема..."

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»