поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.08.2018 Мәдәният

Татарстанның 16 фильмы XIV Казан кинофестиваленең бәйге программасына кергән

Татарстан режиссерлары төшергән 16 фильм 4-10 сентябрьдә узачак XIV Халыкара мөселман киносы фестивале бәйге программасының төрле номинацияләрендә катнаша. Бәйге программасына дөньяның 56 иленнән килгән 967 гариза арасыннан сайлап алынган 65 фильм кергән.

Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәровның “Мулла” фильмы төп бәйге номинациясе – “Тулы метражлы нәфис фильм” номинациясендә катнаша. Тагын бер Россия кинотасмасы (Вера Глаголеваның “Не чужие” фильмы) һәм Иран, Бангладеш, Мисыр, Һиндстан, Шри-Ланка, Төркия, Кытай, Казахстан кино эшләре белән беррәттән «Мулла» иң яхшы режиссура, сценарий, оператор эше, хатын-кыз һәм ир-ат рольләре кебек төп бүләкләргә дәгъвалый.
 
«Яшь Россия» номинациясендә (илнең яшь авторларының дебют фильмнары) бүләк-статуэтка өчен Әмир Галиәскәров һәм Нәсүр Юрушбаевның “Нигез йорт” кинотасмасы көрәшәчәк.
 
Казан кинофестивалендә соңгы елларда танылган “Милли бәйге” номинациясе 2018 елда берьюлы 15 төрле форматтагы фильмны үзенә җыйган. Алар –Татарстанга багышланган яки Татарстан авторлары тарафыннан төшерелгән Айдар Габдрахмановның “Яу”, Елена Ермолинаның «Гульназек - победитель дивов», Рамил Хадиуллинның «Я за отца досматриваю сны», Марсель Мәхмүтов һәм Рафил Галимуллинның «Свет веры», «Зачем я это делаю» (режиссеры – Alesha), Юрий Гвоздьның «Личное дело Фикрята Табеева», Зөфәр Хәйруллинның «Триптих», Сергей Киатровның «Век Татарстана», Даниил Фәйзрахмановның «Домой», Влада Васильеваның «Рабочий момент», Әмир Гатауллинның «Коран: от ниспослания до Казанского издания», Александр Ширмановның «На первый этаж», Рудольф Хайнуровның «Пять ответов до дна» һәм Нурания Җамалиның «Үксезләр» фильмнары. Тагын бер кинотасманы – «Чистополь. Из жизни малого города» фильмын Россия режиссеры Галина Долматова төшергән. Республиканың бер шәһәренә багышланган әлеге фильм шулай ук “Милли бәйге” номинациясенә кергән.
 
Татарстан авторларының тагын ике дистәдән артык кинотасмасы фестивальнең бәйгедән тыш секцияләрендә теркәлгән: «Балачак киносы дөньясы» (аниматорлар Сергей Киатров һәм Эдуард Гыйбадуллинның кино эшләре), «Мәдәниятләр диалогы» (Әмир Гатауллин һәм Айназ Мөхәммәтҗановның «Мәрҗәни», Алексей Барыкинның «Осанна» фильмнары), «Кинопробы» (Солтан Сөнгатуллинның «Склад», Динар Әхмәтҗановның «Феномен русской неулыбчивости», Екатерина Сидорочеваның «Никогда не поздно» фильмнары). Шулай ук Илдар Ягафаровның «Байгал» кинотасмасы аерым күрсәтеләчәк.
 
«Казан премьералары» махсус проектында «Упертый/Кире» фильмы (режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитов, фильмны актер Камил Ларин тәкъдир итәчәк), Ренат Кәримовның «Остазбикэ» фильмы, Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмы, Алексей Барыкинның «Су анасы. Фильм турында фильм» кинотасмасы, шулай ук 2016 елдан уздырылучы “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале турында Солтан Сөнгатуллинның “Ветер перемен” документаль фильмы тәкъдир ителәчәк. Кино яратучылар соңгы арада республикада җитештерелгән барлык кинопродукциясе белән диярлек таныша алачак.

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»